1960 елгы Аурупа футбол чемпионаты
1960 елгы Европа футбол чемпионаты (фр. UEFA Championnat Européen du Football 1960) — 1960 елда узган беренче УЕФА Европа футбол чемпионаты. Чара 6 июльдән 10 июльгә кадәр Франциянең ике шәһәрендә (Париж һәм Марсел) үткәрелгән.
Тулылыклар | |
---|---|
Кабул итүче ил | [[]] |
Вакыт | 6 июл 1960 — 10 июл 1960 |
Такымнар | 4 |
Үткәрү урын(нары) | 2 (2 шәһәрдә) |
Урыннар | |
Чемпион | ![]() |
Икенче урын | ![]() |
Өченче урын | ![]() |
Дүртенче урын | ![]() |
Ярыш статистикасы | |
Уйналган мачлар | 4 |
Кертелгән туплар | 17 (бер мачта 4.25) |
Ярышта 4 җыелма такым катнашкан.
Ярыш финалның 1/2 өлешеннән башланып, «җиңелгән очракта төшеп калу» схемасы буенча үткәрелгән.
Чемпионатның 4 уенында 17 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Валентин Иванов, Виктор Понеделник (икесе дә - ССРБ), Милан Галич, Дражан Еркович (икесе дә - Югославия), Франсуа Үтт (Франция) - 2 туп.
Финалда ССРБ җыелмасы Югославияне өстәмә вактыта 2:1 исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр Европа чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен мачта Чехсловакия җыелмасы Францияне 2:0 исәбе белән җиңгән. Калып:УЕФА Европа футбол чемпионатлары