Беренче Казан ирләр гимназиясе

(1-nçe Qazan irlär gimnaziäse битеннән юнәлтелде)

Казанның беренче ирләр гимназиясе (рус. Первая Казанская мужская гимназия) — Казанда 1758 елда нигезләнгән уку йорты, илнең иң борынгы урта уку йортларының берсе, Россия империясендә өченче булып ачылган гимназия. Төбәк мәгарифен һәм мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән. Гимназиядән сайлап алынган 33 студент белән 1804 елның 5 ноябрендә Казан университеты ачыла[1]. 1932 елданКазан авиация институтының (хәзер А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты) беренче уку бинасы.

Беренче Казан ирләр гимназиясе
Ябылган:

1917

Төре:

югары мәктәп (гимназия)

Адресы:

Русия империясе байрагы Казан, Покрау (хәзерге Карл Маркс) урамы, 10

Тарих үзгәртү

 
«Беренче ирләр гимназиясе».
Н.П. Вагнер рәсеме

1758 елның 21 июле указы белән, Россия империясендә (Петербург һәм Мәскәүдән соң) өченче гимназия буларак ачыла. Баштагы елларда укытучылар белән Мәскәү университеты тәэмин итә. Беренче директоры (1758-1761 елларда) – XVIII гасырның билгеле драматургы - мәгърифәтчесе М.И. Верёвкин (1732-1795). 1824-1825 елларда гимназия белән булачак тарихи романнар авторы И.И. Лажечников (1792-1869) җитәкчелек итә.

XVIII гасырның 60нчы елларыннан гимназиядә укучылар һәм шәһәр театр сөючеләре көче белән халык алдында театр тамашалары күрсәтелә, шулай итеп Казанда театр тарихы башланып китә.

1788 елда гимназия ябыла. 1797 елда Россия императоры Павел I фәрманы белән гимназия өчен элекке Воскресенская (хәзерге Кремль урамында) бина төзелә.

Көнчыгыш телләре үзгәртү

Гимназия көнчыгыш телләре көчле укытылу белән аерылып тора. 1759 елда ук татар сыйныфы ачыла. Татар теленнән тыш, гарәп, фарсы, төрек, кытай, монгол, калмык, әрмән телләре укытыла. 1769-1785 елларда гимназиядә татар телен элек Казан адмиралтействосы тәрҗемәчесе булып торган Сәгыйть Хәлфин (1732-1785) укыта. Ул — татар мәгърифәтчеләре һәм тел белгечләре Хәлфиннәрнең гаилә башлыгы. Татар телен шулай ук М. Мәхмүдов (1820-1891), фарсы теленнән Алексей һәм Николай Казем-Беклар укыта.
1798 елдан славян телләре һәм арифметика сыйныфларында шагыйрь Н.М. Ибраһимов (1778-1818) укыта[2].
Көнчыгыш телләрен укыту, 1854 елда Казан университетының көнчыгыш факультетын Петербург универитетына күчергәч, туктала.

Азия басмаханәсе үзгәртү

1801 елда гимназия бинасында Г. Бурашев тарафыннан Азия басмаханәсе ачыла һәм, Россия империясендә беренче буларак, гарәп һәм татар телләрендә китаплар бастыра башлый. Басмаханә 109 исемдә (күбесенчә, дәреслекләр, матур әдәбият, дини әдәбият әсәрләре) татарча китап бастыра. 1829 елда басмаханә Казан университеты басмаханәсенә кушыла.

Гимназия тәмамлаучылар үзгәртү

Гимназиядә ил тарихында һәм мәдәниятендә зур урыннар алачак шәхесләр укып чыга.

Бина үзгәртү

 
1797 елда гимназия өчен махсус төзелгән бина, хәзер КДУ бинасы.

1761-1774 елларда гимназия агач бинада (хәзерге К. Маркс һәм Жуковский урамнары чаты, 43/13 йорты) урнаша. 1774 елда Казанны Е. Пугачев гаскәре алганда, агач бина яна. Янган бина урынында XVIII гасырның 70нче еллар ахырында архитектор, 1783-1791 елларда Казан губернасының баш архитекторы булып торган В.И. Кафтырев (?-1807) тарафыннан соңгы барокко стилендә, кирпечтән, турыпочмаклы итеп махсус бина төзелә.
1798 елда гимназия Воскресенская урамындагы (хәзер Кремль урамы) губернатор йортына күчерелә. 1805 елда әлеге бинада Казан университеты да урнашкач, гимназия өчен махсус бина төзергә карар кылына. 1807 елда сәүдәгәр Х.Л. Молоствовның XVIII гасыр ахырында Казан губернасының 1796-1804 елларда баш архитекторы булып торган архитектор Ф.Е. Емельянов (1761/62-?) проекты буенча төзелгән ике катлы таш йорты (хәзерге Карл Маркс урамы, 10) сатып алына. XIX гасырның 20нче елларында М.П. Варенцов (Коринфский) (1788-1851) җитәкчелегендә архитекторлар В.А. Смирнов һәм 1804-1809 еларда Казан губернасының баш архитекторы булган Я.М. Шелковников (1774-1809) бинаны үзгәртеп коралар. Бинаның фасады үзгәрешсез диярлек саклана, икенче каттагы киң почмак тәрәзәләре ике таррак тәрәзәгә алыштырыла. Төп керү юлы алты колонналы коринф портигы белән бизәлә, фронтон урынына портик өстенә зур балкон-терраса төзелә. Йортның урта өлешенә тагын бер кат өстәлә.
1836 елда гимназиядә булган Россия императоры Николай I аңа Воздвиженская чиркәвен бирергә куша [3].

Инкыйлабтан соң үзгәртү

 
КАИның 1нче уку бинасы

Октябрь инкыйлабыннан соң элекке Беренче гимназия бинасында яңа совет мәктәбе ачыла. 1932 елда Казан университетының аэродинамика бүлеге нигезендә оешкан Казан авиация институты урнаша. Яңа вузны оештыруга галим-механик Н.Г. Четаевның (1902-1959) хезмәте күп керә.
1939 елда архитекторлар Ә.Һ. Бикчәнтәев (1911-1985) һәм В.А. Дубровин проекты буенча бина зур үзгәртү кичерә: аңа неоклассицизм стилендә төзелгән янкормалар өстәлә.

Бина диварында Н.Е. Федосеев, Н.Г. Четаев, И.И. Шишкин һ.б. хөрмәтенә истәлек такталары куелган.

Моны да карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.
  2. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү