Әхтәм Фәтхетдинов

Әхтәм Сарыйм улы Фәтхетдинов (Әхтәм Фәтхи, 22 апрель 1942, Урманасты Үтәмеш, Чирмешән районы, ТАССР) — журналист, шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Әхтәм Фәтхетдинов
Туган телдә исем Әхтәм Сарыйм улы Фәтхетдинов
Туган 22 апрель 1942(1942-04-22) (81 яшь)
ТАССР, Чирмешән районы, Урманасты Үтәмеш
Ватандашлыгы ССБР байрагыРоссия байрагы
Һөнәре журналист, шагыйрь
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре
Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең мактаулы әгъзасы (2013),

Биография үзгәртү

1942 елның 22 апрелендә ТАССРның Чирмешән районы Урманасты Үтәмеш авылында туган.

Марксизм-ленинизм университетының журналистика бүлеген (1965), Казан авыл хуҗалыгы институтын (1970) тәмамлаган.

1956 елда Чирмешән районының 22 Партсъезд исемендәге колхозда колхозчы. 1961 елда механизатор булып эшләгән.

Журналистлык эшчәнлеген 1967 елда Чирмешәннең «Ленин юлында» газетасында авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып башлаган.

1971 елда әлеге басманың редактор урынбасары итеп билгеләнгән, анда 1977 елга кадәр эшләгән.

1977 елның октябреннән Әлмәттә яши: «Хезмәт байрагы» газетасы корреспонденты.

1978 елның декабрендә «Татнефтестрой» берләшмәсенең «Оргтехстрой» трестына эшкә күчәгән, техник мәгълүмат һәм алдынгы тәҗрибә бүлеге төркемен җитәкләгән.

1989 елда «Татнефтегазпроект» институтында фәнни-техник мәгълүмат бүлеге инженеры булып эшләгән.

1989 елның августында «Татнефтегазстрой» төзелеш-монтаж берләшмәсенең «Төзүче Тавышы» күптиражлы газетасы редакторы итеп билгеләгән, ул анда 1994 елның мартына кадәр эшләгән.

1994 елда «Хәзинә» «газетасы басылуга, газетаның җаваплы секретаре итеп күчерелә һәм бу вазифада 2002 елга кадәр эшләгән.

«Хәзинә» нең чишмә башында торган, Әлмәт язучыларының тормышын һәм иҗатын яктыртуга игътибар биреп, әдәби бүлек үсешенә ярдәм иткән.

2002 елдан соң үзен тулысынча әдәби эшчәнлеккә багышлый.

Иҗат үзгәртү

Әхтәм Сарыйм улы юмористик һәм лирик жанрдагы 7 җыентыкны бастырып чыгарды.Иҗатының зур өлешен Бөек Ватан сугышы темасына, татар авылы тормышын тасвирлауга, авыр сугыш елларында аның авыр язмышына багышлаган. Лирик шигырьләренә популяр эстрада җырлары язылган (барлыгы 30га якын). Алар арасында «Көзге җиләкләр», «ландышларым» (Р.Нәгыймов музыкасы), «Көзге яфраклар», «Күңелем һаман сиңа ашыга».

  • Сүзләрем ќырга күчсен»,Әлмәт, 1985;
  • Урман ташулары.Әлмәт, 1997;
  • Йөрәгемне тыңла. Казан, 2002;
  • Балачак хыяллары. Әлмәт, 2007;
  • Әтки, әнеки рухына дога.Әлмәт , 2007;
  • Адәм көлкесе. Түбән Кама, 2008;
  • Яшәеш сәхифәләре. Әлмәт , 2016;
  • Сүзләрем җырга күчә.Әлмәт , 2016;

Мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Р. Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты (2008).
  • Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең мактаулы әгъзасы (2013).

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Фәтхетдинов Әхтәм Сарыйм улы (Әхтәм Фәтхи). Туган яктан илһам алып. Туган ягыбызга рухландырган. Казан: Рухият. 2016;
  • Әхтәм Фәтхи. Илһам чишмәләре. Илһам чишмәләре. Казан., 2013;
  • Әхмәдиев Н. Журналист та, шагыйрь дә // Хәзинә. 1997, 25 апр.;
  • Вәлиуллин Р. Уйлата да, көлдерә дә // Хәзинә. 1997, 21 нояб.;
  • Әхмәтшина З. Шагыйрь һәм журналист Әхтәм Фәтхигә 60 яшь // Әлмәт таңнары. 2002, 18 апр.;
  • Мингәрәев И. «Хәзинә»дә ун ел әдәби хәзинә эзләде // Хәзинә, 2002, 18 апрель.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү