Әхмәт Галиәкбәров

Әхмәт Галиәкбәров, тулы исеме Әхмәдулла Әхмәтгәрәй улы Галиәкбәров — драма актеры, ТАССРның атказанган артисты 1968 ел.

Әхмәдулла Әхмәтгәрәй улы Галиәкбәров
Туган телдә исем Әхмәдулла Әхмәтгәрәй улы Галиәкбәров
Туган 10 июнь 1915(1915-06-10)
Томск
Үлгән 10 ноябрь 1992(1992-11-10) (77 яшь)
Яр Чаллы
Ватандашлыгы / ССРБРоссия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре драма актеры, ТАССРның атказанган артисты.1968 ел .

Тормыш юлы үзгәртү

Әхмәт Галиәкбәров 1915 елда туа. Сәхнә эшчәнлеген ул 1930 елда туган шәһәре Томскида үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөреп башлап җибәрә. 1939 елда, армия хезмәтеннән соң, Ташкәнт татар дәүләт драма театрында актер булып эшли башлый. Театр ябылгач, 1940 елда Мамадыш драма театрына килә. Аннан фронтка китә һәм 1945 елның декабрендә генә әйләнеп кайта. “Алтын йолдыз” ордены, медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Әхмәт Галиәкбәров Буа колхоз-совхоз театрында эшли, төп рольләрне башкара. 1949 елда ул Әлмәт театрына күчә һәм 1971 елга хәтле шунда эшли. Төп рольләрне башкару өстенә бик матур итеп җырлау сәләте аңа музыкаль әсәрләрдә дә уйнарга мөмкинлек бирә. Әхмәт Галиәкбәров иҗат иткән образларның саны 52 гә җитә. “Ул кайтты”да Тимербулат, “Бөдрә тал”да Барый, “Рамай”да Рамай, “Тальян гармун”да Илдар, “Аршин мал алан”да Әскәр, “Урланган бәхет”тә Алексей Бабич, “Яшь йөрәкләр”дә Хәйретдин, “Зәңгәр шәл”дә Ишан – ул башкарган рольләрнең кайберләре генә. Әхмәт Галиәкбәров Әлмәт театрының авыр, күчмә эш шартларында төптән җигелеп тартучы иҗат көчләренең берсе була.

Артист 1992 елда Чаллыда вафат була.

Театрда рольләре үзгәртү

Роле
Хәлил «Галиябану» да М. Фәйзи
Самат "Бүләк" Р. Ишморатов

Барлыгы 52 роль уйналган. Уенның сәхнә манерасы өчен лирик башлангычның тормыш чынбарлыгы белән ярашуы хас. Аның матур тавышы Театрның музыкаль спектакльләрен бизәде. Актерларның истәлекләре буенча, тынгысыз хезмәтчән күчмә театрның катлаулы тормышына рух күтәренкелеге керткән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1968 - ТАССРның атказанган артисты

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Әлмәт татар дәүләт драма театры Автор һәм төзүче - Җәмит Рәхимов. Әлмәт, 1994;
  • Әлмәт татар дәүләт драма театры. Төзүчеләр: Д.Гыймранова, А. Таһирова, Ф. Исмәгыйлева, Р. Мөхәммәтҗанова. К., 2014.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү