Әмир Нәҗип – күренекле шәркыятьче галим, тюрколог. СССР фәннәр академиясенең Азия халыклары институтының өлкән фәнни хезмәткәре. Филология фәннәре докторы (1966).

Әмир Нәҗип
Туган телдә исем Әмир Нәҗип улы Нәҗип
Туган 10 март 1899(1899-03-10)
Җидесу өлкәсе Лепсе өязе, Бакты авылы
Үлгән 28 март 1991(1991-03-28) (92 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
/ Русия республикасы (ингл.)
/ Совет Русия республикасы
ССРБ
Һөнәре шәркыятьче-лингвист
Эш бирүче РФА Шәркыятьчелек институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Тәрҗемәи хәл

үзгәртү

Әмир Нәҗип улы Нәҗип 1899 елның 10 мартында Төркестан генерал-губернаторлыгына кергән Җидесу өлкәсе, Ләпсе өязе (хәзерге Казакъстан Республикасы, Симәй өлкәсе, Манакчы районы) Бакты авылында мөгаллим гаиләсендә туган.

Атасы патша хөкүмәтенә каршы 1916 елгы баш күтәрү хәрәкәтендә катнашканы өчен рәсми хакимият тарафыннан кулга алынып, 1917 елгы Февраль инкыйлабына кадәр Ләпсе төрмәсендә мәхбүслектә була.

Ә. Н. Нәҗип башлангыч белемне үз авылындагы мәдрәсәдә ала. Аннан соң ул укуын Чәүчәүк (Чүгүчәк) шәһәрендәге (хәзерге Кытай Халык Республикасының Шеңҗан-Уйгыр автономияле районында) рус консуллыгы каршындагы һәм Симәйдәге мәктәпләрдә дәвам итә.

1917 елгы Октябрь түнтәрелешеннән соң Ә. Н. Нәҗип Симәй шәһәрендә, Г. Мусин белән берлектә, «Халык сүзе» дигән газета чыгаруда катнаша, Барнавыл шәһәрендәге механика-технология институтына укырга керә. Озакламый эрудицияле яшь егетне Ленинградтагы Шәрекъ телләре институтына укырга җибәрәләр. Анда аңа гарәп, фарсы һәм төрки телләрне тагын да тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлекләр ачыла. Шул вакытларда аңарда төрки телләрнең һәм әдәбиятларның тарихына карата зур кызыксыну барлыкка килә. Студент елларында ук ул Урта Азиядәге һәм башка төбәкләрдәге төрки республикаларга, өлкәләргә кадрлар әзерләү өчен РСФСР Халык мәгарифе комиссариаты каршында (соңрак ВКП(б) ҮК карамагына күчерелә) оештырылган Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетында укыта башлый, Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының Кырым буенча комиссиясе составында төбәктәге мәдәни-агарту эшләрен гамәлгә ашыруда турыдан-туры катнаша.

1923 елда Шәрекъ телләре институтының фарсы һәм төрек бүлеген тәмамлаган Ә. Н. Нәҗипне Бохара Халык Совет Республикасына эшкә тәгаенлиләр. Ул анда укытучылар әзерләү институтында һәм совет-партия хезмәткәрләре әзерләү мәктәбендә укыта, беренче дәүләт нәшрияты оештыруда катнаша, төп эшеннән аерылмыйча, «Азад Бохара» газетасы мөхәрриренең урынбасары вазифасын да башкара.

1924-1933 елларда Ә. Н. Нәҗип Мәскәүдә, Сәмәркандта һәм Ташкәнттә эшли. Ул СССР халыкларының Үзәк нәшриятында башта казакъ, соңыннан Урта Азия секторын, Үзбәк һәм Таҗик дәүләт нәшриятларында редакция-нәшрият бүлекләре белән җитәкчелек итә, Урта Азия мамык-сугару политехник институтында, әлеге югары уку йорты үзгәртелгәч — Урта Азия инженерлар һәм сугару техниклары институтында тел һәм әдәбият кафедрасы мөдире була. Ул шул вакытларда урта мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен математика, физика, химия, теоретик механика буенча кулланма әсбапларны тәрҗемә итә. Шулай ук үзбәк һәм каракалпак телләрендә тармак терминология сүзлекләре төзи.

1933-1939 елларда ул ВКП (б) Үзәк Комитеты каршындагы партия нәшриятының тәнкыйть-библиография бюросын, Эчке эшләр халык комиссариаты Картография дәүләт Баш идарәсенең төрки республикаларны укыту һәм сәяси карталар белән тәэмин итүче төрки-татар секторын җитәкли. Бер үк вакытта СССР Үзәк Башкарма комитеты каршындагы тарих, совет төзелеше һәм хокук буенча Кызыл профессорлар институтында төрки телләр, ВКП (б) Үзәк комитеты каршындагы марксизм-ленинизм классиклары әсәрләрен тәрҗемә итү һәм редакцияләү буенча Үзәк курсларда үзбәк теле, Театр сәнгате дәүләт институтында каракалпак теле укыта. Яңа алфавит төзү буенча Үзәк Комитетның Көнбатыш Себер һәм таҗик секторлары җитәкчесе буларак, дөресъязу принципларын эшләүдә актив шөгыльләнә.

1940 елда СССР Фәннәр академиясенең Үзбәк филиалы ачылгач, Ә. Н. Нәҗип Тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми сәркатибе, 1941 елның гыйнвар аеннан — директор урынбасары, 1942 елдан — директор, 1943 елда Үзбәкстан Фәннәр академиясе оештырылгач, аның нәшрияты директоры була (1944). Ул тәүге русча-үзбәкчә һәм үзбәкчә-русча сүзлекләрне төзүдә турыдан-туры катнаша.

Үзенең тел өлкәсендәге күп еллык тикшеренүләре нәтиҗәсендә, Ә. Н. Нәҗип 1944 елда «Хәзерге уйгыр матбугаты лексикасы», дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

Галимнең фәнни тикшеренүләре аның педагогик эшчәнлеге белән тыгыз үрелеп бара. 1944 елдан башлап ул Кызыл Армиянең Чит телләр хәрби институтында уйгыр теле, 1945 елдан М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультетында уйгыр, төрек, казакъ; тарих факультетында төрек һәм гарәп телләре укыта, 1949 елдан Тышкы сәүдә институтында Ерак Көнчыгыш телләре кафедрасында эшли. Бу чорларда галим югары уку йортларында укучы I-V курс студентлары өчен «Уйгыр теле» дигән уку әсбаплары (1945-1954), «Хәзерге уйгыр теленә кереш курсы» (1945), «Тәрҗемә бүлеге өчен уйгыр теле буенча программа» (1946), «Уйгыр теле буенча теоретик курс программасы» (1954), «Урта Азия төрки халыкларының язма әдәбияты тарихы буенча курс программасы» (1954) һәм башкаларны төзеп бастыра.

1953-1958 елларда Ә. Н. Нәҗип СССР Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли, 1956-1958 елларда ул Мәскәү университеты каршындагы Көнчыгыш телләре институтында уйгыр теле буенча теоретик курслар, урта гасыр төрки язма әдәби ядкярләре буенча махсус курслар алып бара. Аның 1958 елдан соңгы фәнни эшчәнлеге Көнчыгыш ны өйрәнү институты белән бәйле.

Галим Кытай Халык Республикасының Шеңҗан Уйгыр автономияле районында яшәүче уйгырлар теленең грамматик төзелешен өйрәнү нигезендә, 1960 елда, «Хәзерге уйгыр теле» дигән монографиясен бастырып чыгара. Утыз өч мең сүзне эченә алган, мәкаль-әйтемнәр, фразеологик берәмлекләр белән иллюстрацияләнгән «Уйгырча-русча сүзлек» (1968) — аның тарафыннан зур көч куеп, унбиш ел дәвамында алып барылган эшнең нәтиҗәсе.

Ә. Н. Нәҗипнең гыйльми эшчәнлегендәге тагын бер бик мөһим юнәлеш — борынгы һәм урта гасыр төрки язма истәлекләрне, аларның тел үзенчәлекләрен тарихи планда өйрәнү, ядкярләрне текстологик яктан эшкәртеп, бастырып чыгару. Мәсәлән, ул 1957 елда ук «Совет әдәбияты» журналында (12 нче сан) «Татар әдәбиятының һәм әдәби теленең кайбер онытылган язма истәлекләре турында (татар әдәби теленең һәм әдәбиятының формалашу тарихына карата)», дигән күләмле мәкаләсендә Алтын Урда һәм мәмлүкләр Мисырында барлыкка килгән әдәби әсәрләргә, башка характерда булган язма истәлекләргә тәфсилле анализ ясап, Алтын Урда әдәби теленең һәм әдәбиятының формалашу фактларын ачыклый.

Галим соңыннан да Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Сәйф Сараиның «Гөлстан бит-төрки», Харәзминең «Мәхәббәтнамә», Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел-фәрадис» һәм башка язма ядкярләрне тикшерүгә күп санда әтрафлы мәкаләләр багышлады.

1961 елда Ә. Н. Нәҗип Харәзминең «Мәхәббәтнамә» әсәрен кириллицада транскрипцияләп, текстны русча тәрҗемәсе, бай шәрехләүләр белән аерым китап итеп бастырып чыгарды. 1965 елда ул «XIV йөз мәмлүкләр Мисырының кыпчак-угыз әдәби теле», дигән темага докторлык диссертациясе яклый. Анда Алтын Урдада һәм мәмлүкләр Мисырында барлыкка килгән күп сандагы әдәби әсәрләр, төрле сүзлекләр һәм башка язма истәлекләрнең тел үзенчәлекләре чагыштырма-тарихи планда тикшерелә.

Ә. Н. Нәҗип Сәйф Сараиның «Гөлстан бит-төрки» әсәрен тарихи-әдәби, чагыштырма лингвистик планда тикшерүгә ике кисәктән торган монография багышлады һәм ул 1975 елда Алматыда нәшер ителде.

Галимнең янә зур хезмәтләреннән берсе — күләме дүрт томга исәпләнелгән «XIV йөз төрки телләренең чагыштырма-тарихи сүзлеге»ннән Котбның «Хөсрәү вә Ширин» әсәре материаллары нигезендә башкарылган беренче томы 1979 елда басылып чыкты. Анда әлеге язма ядкярнең өйрәнелү тарихына анализ ясала, текстның лексик составы төрле аспектларда тикшерелә һәм чыганаклар белән чагыштырылган сүзлек белән баетыла. Аның икенче һәм өченче томнары нәшриятка тапшырылган булуы, дүртенчесенең әзерләнеп тәмамлануы, шулай ук дүрт томлы «XI-XIV гасыр төрки телләренең тарихи сүзлеге» төзелеп, аның Совет тюркологлары Комитеты пленумы тарафыннан нәшриятка тәкъдим ителүе, ике томлы «XI гасыр төрки телләренең тарихи-чагыштырма сүзлеге», «“Котадгу белек” теленең лексик һәм лексик-морфологик архаизмнары», «XI-XIV йөз иске үзбәк классик әдәбияты үрнәкләре», дигән хезмәтләрнең дә басмага әзерләнгәнлеге турында матбугатта хәбәрләр булса да, кызганыч ки, аларның язмышлары хакында мәгълүматыбыз әлегә юк.

1981 елда Ә. Н. Нәҗипнең «XI-XIV йөз төрки телләренең тарихын тикшерү», дигән хезмәте нәшер ителде. Аерым алганда, анда Йосыф Баласагуниның «Котадгу белек», Мәхмүд Кашгариның «Диване лөгатет-төрк», Әхмәд Йөгнәкинең «Гыйбәтел-хәкаикъ», Әхмәд Ясәвинең «Диване хикмәт», Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Сәйф Сараиның «Гөлстан бит-төрки», Харәзминең «Мәхәббәтнамә», Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел-фәрадис», Әднаш Хафизның «Сираҗел-колүб» әсәрләре, Казый Борһанеддиннең «Диван»ы, Дәһли солтанлыгы ядкярләре турында фәнни очерклар тупланган. Китапка А. Н. Кононов, Г. Ф. Благова, И. В. Кормушин тарафыннан язылган кереш сүздә болай диелә: «Мәсьәләгә якын килүнең Ә. Н. Нәҗип тарафыннан тәкъдим ителгән асылы шунда ки, теге яки бу төркем язма истәлекләрнең теленә карата булган “әдәби диалект” төшенчәсе “әдәби тел” төшенчәсе белән алмашына. Әдәби телләрнең күплелеге концепциясе — төрки әдәби телләрнең күптөрлелеге һәм үзгәрүчәнлеге формалашу процессын аңлауда алга китеш булды. Ә. Н. Нәҗипнең монда казанышы һичшиксез».

Ә. Н. Нәҗип тюркологиядәге яңалыклар белән даими танышып һәм аларга карата үзенең принципиаль, әмма объектив мөнәсәбәтен матбугат аша белдереп барды. Аның күп сандагы бәяләмәләре арасында, мәсәлән, М. Г. Госмановның «XIV-XVI гасыр Җүчи Олысының ярлыкаш актлары» (1979), Н. Ш. Хисамовның «Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы» (1979), дигән хезмәтләренә карата язылганнары да бар.

Ә. Н. Нәҗип озак еллар Совет тюркологлары комитеты әгъзасы булды. Фәнни казанышлары өчен Төрек тел җәмгыятенең мөхбир-әгъзасы итеп сайланды. Аның XI-XIV йөз төрки язма истәлекләре буенча төзегән бай картотекасы хәзерге вакытта Казакъстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында саклана. Ә. Н. Нәҗип 1991 елның 28 мартында Мәскәүдә вафат булды.

Библиография

үзгәртү

Чыганак

үзгәртү