Әл-Гомәри (12 июнь, 13011349) (тулы исеме гарәп. العمري شهاب الدين احمد ابن يحيى ابن فدل الله العمري الدمشقيШиһабетдин Әхмәд ибне Яхья ибне Фәдлаллаһ Әл-Гомәри әд-Димәшкый) — гарәп галиме, географ, тарихчы, энциклопедист.

Димәшкъта 1301 елда туа. Мисырда белем ала. Мисыр солтанының сәркатибе вазифасын әтисенең дәвамчысы буларак ала. Мәмлүкләр дәүләтенең архивын куллану мөмкинлегенә ия була. Аның әсәрләрендә тасвирланган хәбәрләр башка бер авторда да очрамый.