Әлфия Авзалова

(Әлфия Әфзалова битеннән юнәлтелде)

Әлфия Авзал кызы Авзалова (15 гыйнвар 1933, Актаныш, Актаныш районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ — 15 июнь 2017, Казан, Татарстан, Россия) — татар эстрадасының күренекле җырчысы.[2]

Әлфия Авзалова
Туган телдә исем Әлфия Әфзал кызы Әфзалова
Туган 15 гыйнвар 1933(1933-01-15)
ТАССР Актаныш районы, Актаныш авылы
Үлгән 15 июнь 2017(2017-06-15) (84 яшь)
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Җиләкле бистәсе, Казан
Хөсәен Ямашев проспекты[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре җырчы
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеРСФСР атказанган артистыТАССР халык артисты

 Әлфия Авзалова Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Ул 1933 елның 15 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Актаныш авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килгән. Биш яшендә анасы үлә. Атасы Бөек Ватан сугышыннан кайталмый. Анасының сеңлесе тәрбиясендә үсә.

Солистка буларак, 1952 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакырыла. Кабатланмас матур тавышка ия җырчы тиз арада ансамбльнең алдынгы башкаручыларыннан берсе булып таныла. 1957 елда Мәскәүдә Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында ясаган чыгышы Әлфия Әфзаловага беренче зур уңыш китерә.

Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин һәм башка композиторларның катлаулы әсәрләрен, халык көйләрен һәм заманча җырларны башкара.

Җырчының таланты һәм мөмкинлекләренең тар кысаларга гына сыймавын аңлаган филармония җитәкчелеге, Әлфия Авзаловага үз иҗат труппасын оештырырга рөхсәт бирә. Шулай итеп, легендар җырчы Урта Азия, Балтыйк буе республикаларында күп тапкырлар концертлар куя, Россия шәһәрләрендә чыгыш ясый.

2017 елның 15 июнь иртәсендә мәшһүр җырчының вафаты турында билгеле булды. Әлфия ханымга 84 яшь иде.

Дәрәҗәле исемнәре һәм дәүләт бүләкләре үзгәртү

Дөнья халыклары җырларын таныткан өчен, 1960 елда җырчы «Дөнья халыклары арасында тынычлыкны ныгытудагы өлеше өчен» дигән Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул шулай ук ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия була.

Әлфия Авзалова — Татарстан АССР-ның халык (1970), РСФСР атказанган артисткасы (1983). Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1992).

2010 елда Казанда, «Мир» кинотеатрында Әлфия Әфзаловага багышланган «Моң патшабикәсе» документаль фильмы премьерасы узды.[3] Сценарий авторы һәм режиссеры — Рабит Батулла.


  ...Әлфия Авзалова — җыр сәнгатендә иң тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе. Кешенең үзеннән тора: Әлфиянең җорлыгы, тырышлыгы, тормышта югалып калмавы шушы казанышлары барлыкка килүгә нык ярдәм итте. Булганның булганы булып чыкты ул... Бөтен илне гизеп, күпме җырлар җырлап, халкыбызның моңын башкаларга җиткерү — моннан да зур эшләр кайда булыр? Әлфиянең таланты зур, ничәмә ничә миллион кешеләргә хезмәт иткән кеше начар кеше була алмый. Бу зур казаныш. Әлфиянең гомере — җырлап узган гомер. «Моң патшабикәсе» дию аңа зур бәһа дияр идем...[4]
Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе
 

Гаиләсе үзгәртү

  • Олы кызы Гүзәл (1953), АДПИ тәмамлаган.
  • Кече кызы Зөлфия, КТУ тәмамлаган.
  • Оныклары Ләйсән, Рената, Әскәр.

Хәтер үзгәртү

  • 2018, июньАктанышта Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйге уздырыла[5].
  • 2019Актаныш районы үзәгендәге район мәдәният йортына Әлфия Авзалова исеме бирелгән.
  • 2019, июнь — Казанда Әлфия Авзалова яшәгән йортта (Туфан Миңнуллин урамы, 8а йорты) истәлек тактасы ачылган[6].
  • 2019, сентябрьКазанның Яңа татар бистәсе зиратында һәйкәл-таш куелган (авторы – скульптор Фәнил Вәлиуллин)[7].
  • 2019, декабрь — Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында Әлфия Авзалова (интерактив) музее булдырылган. Музей җитәкчесе — татар теле һәм әдәбияты укытучысы Татарстанның атказанган укытучысы Ландыш Филүс кызы Әһлетдинова[8][9].
  • 2020, 30 августАктанышта, җырчы исемен йөрткән район мәдәният йорты каршындагы ял паркында һәйкәле куелды. Скульптура авторы — Фәнил Вәлиуллин[10].
  • 2021, 7 июль — Казанда, «Туган авылым» комплексында (Т. Миңнуллин урамы, 14/56), Әлфия Авзалова үзәге (рус. Центр Альфии Авзаловой) ачылган. Үзәкне Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итү чарасы узган [11][12].
  • 2022 — Казанда рус телендә Әлфия Авзаловага багышланган китап нәшер ителгән. Китап өч бүлектән тора. Беренче бүлектә «Үзем турында» әсәре. Икенче бүлектә коллегаларының истәлекләре. Өченче бүлектә – җырчы башкарган 100 җыр текст һәм ноталары белән бирелә. Китапка җырлар яздырылган аудиодиск та беркетелгән.[13]
  • 2022 — Казанда нәшер ителгән, Ә. Авзалова репертуарындагы иң популяр җырлар кергән китап музыка уку йортлары һәм җырчылар өчен кулланма буларак тәкъдим ителә. [13]
  • 2023 — «Мелодия» фирмасы (ru) җырчының 1973 һәм 1981 елларда яздырылган язмаларын берләштереп, «Җырлый Әлфия Авзалова» (Поет Альфия Авзалова) исемле пластинка чыгарган.[14] [15]

Әдәбият үзгәртү

  1. Әлфия Авзалова (төзүчесе Рабит Батулла). Казан: ТКН, 2007. ISBN 978-5-298-01533-2

Искәрмәләр үзгәртү

  1. бирелмәләр нигезе
  2. Татар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир. — Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2008—2021. — 719—655-715-?-?-611-511 б.
  3. Альфия Әфзалова: «Моң патшабикәсе»
  4. Гөлнар Гарифуллина. Минтимер Шәймиев: Әлфия Авзалова - халкыбызның газиз баласы. «Татар-информ» МА, 17.06.2017
  5. Ләйсән Тимерова. Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйге. Татар-информ МА, 30.06.2018
  6. Рузилә Мөхәммәтова. Казанда Әлфия Авзалова яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды. Татар-информ МА, 14.06.2019
  7. Рузилә Мөхәммәтова. Яңа татар бистәсе зиратында Әлфия Авзаловага һәйкәл-таш ачылды. Татар-информ МА, 20.09.2019
  8. Рузилә Хәсәнова. Сәләтле балалар өчен гимназиянең Әлфия Авзалова музее. «Актаныш таңнары», 25.01.2020
  9. Әлфия Авзалова музее укучылар һәм киң җәмәгатьчелек өчен хезмәт күрсәтә башлады. 2020 елның 6 февраль көнендә архивланган. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе
  10. Актанышта Әлфия Авзаловага һәйкәл ачылды. Татар-информ, 30.08.2020
  11. Әлфия Авзалова үзәге ачылды. Азатлык радиосы, 7.07.2021
  12. Альфред Мухаметрахимов. «Великая певица жила в пяти минутах ходьбы»: в «Туган Авылым» открылся центр Альфии Авзаловой. business-gazeta.ru, 8.07.2021
  13. 13,0 13,1 Рузилә Мөхәммәтова. Әлфия Авзаловага багышланган китап рус телендә дөнья күрде. Татар-информ, 15.11.2022
  14. Альфия Авзалова поёт татарские песни. melody.su
  15. Зилә Мөбәрәкшина. «Мелодия» фирмасы Әлфия Авзалованың 1973 һәм 1981 елда яздырылган язмаларын кабат чыгарды. Татар-информ, 23.04.2023

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү