Әлип Нуралы
Әлип Пакт улы Нуралы (каз. Нұралы Пақтұлы Әліп; 1999 елның 22 декабре, Актау, Мангистау өлкәсе, Казакъстан) — Казакъстан футболчысы, «Кайрат» клубы һәм Казакъстан җыелма командасы сакчысы.
Әлип Нуралы | |
---|---|
Туган | 22 декабрь 1999[1] (24 яшь) Актау, Казакъстан |
Ватандашлыгы | Казакъстан |
Һөнәре | футболчы |
Спорт такымы әгъзасы | Казакстан милли аяк тубы җыелмасы, Кайрат[d] һәм Зенит |
Карьера үзгәртү
Нуралы футбол белән 2008 елда «Каспий» футбол клубында шөгыльләнә башлый. Беренче тренеры — Беслан Алаев. 2015 елдан 2018 елга кадәр «Кайрат» яшьләр командалары өчен чыгыш ясый.
2018 елның 11 мартында Казакъстан чемпионаты матчында Алма-Ата клубының төп составында «Кызыл-Жар СК»га каршы уйный. Әлип кырга старт составында чыга һәм 90 минут уйный. Матч «Кайрат»ның 2:1 исәбе белән җиңүе белән тәмамлана.
Җыелма команда үзгәртү
2018 елның 26 мартында Казакъстан җыелма командасы өчен Болгария белән иптәшләрчә матчта дебют ясый.
Җыелма команда өчен матчлар һәм голлар үзгәртү
Казакъстан җыелма командасы өчен Әлип матчлары | ||||||
---|---|---|---|---|---|---|
№ | Дата | Көндәш | Исәп | Әлипнең голлары | Ярыш | |
1 | 26 март 2018 | Болгария | 1:2 | - | Иптәшләрчә матч | |
2 | 4 сентябрь 2020 | Литва | 2:0 | - | УЕФА Милләтләр Лигасы 2020/2021 | |
3 | 7 сентябрь 2020 | Беларусь | 1:2 | - | УЕФА Милләтләр Лигасы 2020/2021 |
Барлыгы: 3 матч / 0 гол; 1 җиңү, 0 ничья, 2 җиңелү.
Казанышлар үзгәртү
- Казакъстан чемпионы: 2020
- Казакъстан чемпионатының көмеш призёры (2): 2018, 2019
- Казакъстан Кубогы иясе (1): 2018
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Transfermarkt.com — 2000.
Сылтамалар үзгәртү
- Футболчы белән интервью
- Soccerway сайтында профиле (ингл.)
- Transfermarkt сайтында профиле (ингл.)
- National Football Teams сайтында профиле (ингл.)
- UEFA.com сайтында профиле (ингл.)