Әйтенү — кош-кортларга, бөҗәкләргә карата яки көнкүрешендәге берәр вакыйгага, шөгыль уңае белән (мәсәлән, су кергәндә, балык тотканда һ.б.) башкарыла торган әсәр.

Әйтенүләрнең эчтәлегенә караганда, аларның байтагы борынгы анимизм чорында, кешеләр тылсымга, сүз магиясенә ышанган вакытларда килгәнлекләре аңлашыла. Алар баштан халыкның гомуми репертуарында булган, соңрак тылсым мәгънәләре онытылып, күңел ачу сүзләре булып балаларга күчкән. Шулай ук балаларның үзләре тарафыннан иҗат ителгән әйтенүләр дә очрый.

Балалар аларны бик яратып башкара һәм яңалары хәзер дә иҗат ителә.

Мисал өчен әйтенүләр үзгәртү

Яңа ай күргәндә:

Ай күрдем айман белән,
Авызым тулы иман белән.
Айга яулык,
Миңа саулык.

Су коенып чыкканда:

Су анасы, су бакасы
Миңа ияреп чыкмасын!

Аулыгым, байлыгым,
Исәнлегем, саулыгым (өч тапкыр суга чумып әйтелә).

Азыккы чумуым,
Тазарып чыгуым.

Юлга чыкканда:

Ак таш, кара таш,
Язмышым минем белән юлдаш.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.