Әзһәр Габиди

Бөек Ватан сугышында катнашкан татар шагыйре, укытучы
(Әзһәр Габидуллин битеннән юнәлтелде)

Әзһәр Габиди, Әзһәр Сәмигулла улы Габидуллин (1926 елның 25 сентябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Чукмарлы2001 елның 22 августы, РФ, ТР, Сарман) — Бөек Ватан сугышында катнашкан татар шагыйре, укытучы.

Әзһәр Габиди
Туган телдә исем Әзһәр Сәмигулла улы Габидуллин
Туган 25 сентябрь 1926(1926-09-25)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Чукмарлы
Үлгән 22 август 2001(2001-08-22) (74 яшь)
РФ, ТР, Сарман районы, Сарман
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре шагыйрь
Бүләк һәм премияләре I дәрәҗә Ватан сугышы ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Рафаил Төхфәтуллин премиясе
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Шагыйрь 1926 елның 25 сентябрендә Татарстан АССРның Сарман районы Чукмарлы авылында туа. Гаиләдә өченче бала булганга күрә, ул авыл тормышының бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татый. Әзһәр Габиди — Бөек Ватан сугышында катнаша, 17 яшьтә ул армия сафларына алына. 1945 елда Совет-япон сугышында(рус.) бик каты яралана, бер ел дәвамында госпитальдә дәвалана. 1946 елда үз туган авылына кайта. 1950 елда Минзәлә педагогика училищесында белем ала, соңыннан Сарман районы Чукмарлы мәктәбендә 30 ел буена татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Шул вакытта аның “Без яз дуслары” исемле беренче шигырь җыентыгы дөнья күрә һәм аны алга таба иҗат эше белән шөгыльләнергә илһамландыра.

Әзһәр Габиди 20дән артык китаплар авторы, шигырьләрнең тематикасы күбрәк аның туган авылы табигатенә багышлана. Балалар шагыйре булып танылса да, аның олылар өчен язылган китаплары да бар (мәсәлән, «Урман читендәге имәннәр без» дип исемләнгән китабы). Ә.Габиди – 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Ә. Габиди I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Аңа «Халык мәгарифе отличнигы», «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1997 елда Рафаил Төхфәтуллин премиясе бирелә. Ул 2001 елның 22 августында вафат була.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү