Әбүлһәсән Әләкбәрзадә

Әбүлһәсән Әлибаба оглу Әләкбәрзадә( әзери. Əbülhəsən Əlibaba oğlu Ələkbərzadə 12 март, 1904 - 1986 ) - азәрбайҗан һәм совет язучысы, журналисты. Совет Азәрбайҗанының беренче романы авторы. 1934 елдан, Азәрбайҗан ССР Язучылар берлеге әгъзасы, Азәрбайҗан халык язучысы ( 1979 ) [1] . Ул Хөрмәт билгесе ордены белән бүләкләнгән .

Әбүлһәсән Әләкбәрзадә
Туу датасы: 12 март 1906(1906-03-12)
Туу урыны: Шәмахы, Бакы гөбернәсе, Россия империясе
Үлем датасы: 1986
Үлем урыны: Бакы, СССР
Эшчәнлек төре: язучы

БиографиясеҮзгәртү

Әбүлһәсән Әләкбәрзадә Шәмәхы районы Баскал авылында 1906 елнвң 12 мартында туган . Баскалда ул 4 еллык рус-татар мәктәбендә укыган, аннары өч айлык укытучылар курсын тәмамлаган. 1921 елда ул Бакы укытучылар семинариясенә укырга керә, аннары Дербентта укыта башлый. 1932 елда ул Бакы педагогик институтын тәмамлый.

Ул Азәрбайҗан кинематография комитетының баш мөхәррире була, ике тапкыр төрле вакытта "Азәрбайҗан" журналының баш мөхәррире булып эшли.

Бөек Ватан сугышында катнашкан .

Хәрби һәм әдәби эшчәнлеге өчен ул өч тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1966, 1971, 1976), Мактау грамоталары һәм хәрби медальләр белән бүләкләнгән.

Ижат юлыҮзгәртү

Әбелһәсән Әләкбәрзадә әдәби ижатының беренче елларында күбрәк шигрыять белән шөгыльләнгән. 1925-27 елларда «Мариф йолу» журналында аның тәүге шигырьләре басыла. Бу әсәрләр лирик характерда һәм, нигездә, табигать күренешләренә багышлаулардан тора [2].

Хәзерге азәрбайҗан романының беренче үрнәге - "Күтәрелеш"не Әбүлһәсән Әләкбәрзадә язган. Роман авылдагы күмәк хәрәкәткә багышланган. 1930 елда чыккан «Күтәрелеш»нең беренче өлеше 1933 һәм 1938 елларда автор тарафыннан эшләп бетерелә. Язучы роман өстендә иҗади эшен дәвам итә һәм 1962 елда әсәрнең икенче өлешен бастыра[3].

1933 елда язылган «Дөнья җимерелә» романында Азәрбайҗан эшчеләренең яулап алу һәм революцион дәүләт төзү процессы тасвирлана. «Дөнья җимерелә» - авторның да, ул чактагы азәрбайҗан прозасының да зур казанышы була, бу әсәр шулай ук берничә тапкыр яңадан эшкәртелеп, яхшыртыла. 1980 елда ул аны «Өч елдан соң» дигән исем белән бастыра[4].

ВафатыҮзгәртү

Әбүлһәсән Әләкбәрзадә 1986 елда Бакыда вафат булган.

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Очерк истории азербайджанской советской литературы, М., 1963, с. 461—76.
  • İsmayılov Y. Əbülhəsənin yaradıcılığı. Bakı: Elm, 1986, 208 səh.
  • Cəfərov M. Ə.Əbülhəsənin nəsrinin dili. Bakı: APU, 1992, 97 səh.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Respublikanın ədəbiyyat xadimlərinə Azərbaycan SSR fəxri adlarının verilməsi haqqında Azərbaycan SSR Ali Soveti Rəyasət Heyətinin 30 iyul 1979-cu il tarixli Fərmanıanl.az
  2. Müasir Azərbaycan ədəbiyyatı, I cild, Bakı-2007, s.297
  3. Müasir Azərbaycan ədəbiyyatı.I cild, bakı-2007,s.299
  4. Müasir Azərbaycan ədəbiyyatı. Bakı/2007,s.303

СылтамаларҮзгәртү

  • Абульгасан// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 1-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.