Һиндстанда, Манипурда Һинд дине

Һинд дине Һиндстанда, Манипур штатында практикаланган диннәрнең берсе. Һинд дине Ассам штатына янәшә булган Манипурның үзәк районнарында концентрацияләнгән. Һинд дине тарафдарлары булып күбесенчә Мейтей халкы, Непали халкы, Бенгали халкы тора. Һинд дине тарафдарлары халыкның 41%-ын тәшкил итә. Манипур үзәнендә Һинд дине тарафдарлары халыкның 67-74%-ын тәшкил итәләр.[1]

Тарихы үзгәртү

Манипур штаты Һинд дине булганга кадәр Канглейпак (Калып:Lang-mni) буларак мәгълүм булган.[2] Манипура (Санскрит телендә:मणिपूर) Маһабһаратам-ның өченче парвасында (Вана Парва)да искә алынган. Арджуна куылу вакытында бөтен Һиндстан буйлап сәяхәт иткән. Аның сәяхәте аны борынгы Манипурага алып килгән, табигый матурлыгы өчен мистик диярлек патшалык. Манипураның урнашуы бәхәсле. Ул Маһабһаратамның абзацында искә алынган Манипураның урнашуы дип таныла[3] ”Читрангада” (санскр. चित्रांगदा, citrāṅgadā) Һинд дине Маһабһаратамның эпосында, Манипурның принцессасы, Читраваһананың кызы һәм Арджунаның хатыннарының берсе. Аның Бабһруваһана дигән улы булган.[4] 1704 елда Патша Чарайронгба Вайшнавизмны кабул иткән һәм исемен Питамбар Сингһ дип алыштырган.Калып:Reliable[5] Шулай да, беренче Һинд дине гыйбадәтханәсе күпкә иртәрәк төзелгән булган. Ламангдонгта Вишну гыйбадәтханәсе 15-енче гасырда Шан Дәүләте браминнары тарафыннан Патша Киямба хөкеме вакытында төзелгән булган. Риваятьләр буенча гыйбадәтханә Патша Киямбага Шанның Хехомба Патшасы тарафыннан Вишну эмблемасын саклар өчен төзелгән. Пһурайлатпам Шубһи Нараян бу гыйбадәтханәнең беренче Брамин каһине булган.[6]

Гаудия-вайшнавизм йогынтысы үзгәртү

Бишнуприйя Манипури Чайтанья Махапрабхуның диненә безнең эраның 18-енче гасыр уртасында кабул ителгән булган. Әмма шул вакытка кадәр дә, алар башка Вайшнавизм формасы тарафдарлары булган, ул Кһумал Пурана буларак мәгълүм. Бишнуприйя Манипури тоткан Вишнуизм формасының Шри Шанкардэваның Вайшнавизмына мөнәсәбәте бар дип тоела; һәм Ассам халкы һәм Бишнуприя Манипурилар арасында дини мәдәни бердәмлек шул дини йогынтыга күрә. Шулай итеп без Манипурилар традицион рәвештә Вайшнавитлар дип әйтә алабыз, әмма 18-енче гасырда Шанкара фикер мәктәбеннән Чайтанья фикер мәктәбенә күчү факты бар.

Тарихи риваять үзгәртү

 
Шри Говиндаджи Гыйбадәтханәсе.

Бһагйя Чандрага (1759 елда хөкем иткән Манипур Патшасы) төшендә аңа Һинд дине Ходае Кришна килгән һәм аңа Каинада махсус джекфрут агачыннан сурәтләрне кисәргә кушкан. 1765 елда Чандраны Патша Конбаунг династиясенең (хәзер Мьянма) Алаунгпайя патшасы җиңгән, нәтиҗәдә ул Ассамда Качарга качкан һәм Техауның патшасы Суремпһаага сыенган. Шулай да Чандраның абыйсы, Бирма патшасы белән аны Манипурдан кууны оештырган кеше, Раджешвер Сингһка ул “ялган патша” дип зарланган. Ассам патшасы шикләнә башлаган һәм Чандрага каһарманлыгын һәм гаепсез дәлилләр өчен явыз фил белән көрәшергә кушкан. Патша Чандра бик дини шәхес, Кришна табынуына тугъры булып ул ярдәм сораган. Чандраның догаларына җавап итеп, Кришна аның алдында фил белән сугышканга кадәр төндә пәйда булган. Ул патшага фил белән джекфрут агачы алдында очрашырга дип әйткән, ул аның эчендә тулси тәсбихен тоткан килеш булачак. Кришна сугыштан соң ул билгеле джэкфрут агачыннан сурәтләрен кисәргә тиеш һәм аны илаһилаштырып шул максат өчен төзелгән гыйбадәтханәләрдә табынырга тиеш дип кушкан. Каинада джэкфрут агачы алдында очрашу булган киләсе көнне, кыргый фил, Бһагья Чандраны һөҗүм итү урынына аның алдында ихтирам белән баш игән. Шуннан соң Ассам патшасы Бһагья Чандрага ярдәм итәргә карар кылган. Шул ярдәм белән, Чандра армияне Манипурга алып барган һәм патшалыгын янә откан. Өенә кайткач Чандра Кришнага вәгъдәсе турында оныткан. Бер көнне Кришна Каинада хатын алдында малай киемендә пәйда булган һәм ашамлык сораган. Ул аңа Патша Чандра алдында вәгъдә турында сөйләгән. Малай шуннан соң юк булган. Бу инцидент турында патшага сөйләнелгәннән соң, патша хатасын аңлаган һәм шунда ук Каинага джекфрут агачын табып Кришна сурәтләрен ясау өчен барган. Ул агачны табыну белән тынычландырган, шуннан соң ул агачны мәшәкатьсез төбеннән алган һәм аны сурәтләр ясау өчен алып киткән. Башка юрамада әйтелгәнчә 1778 елда агач киселгәннән соң агачны Ири елгасы буе төшкән, әмма агач тиздән суда баткан; бу урын "Уруп" буларак мәгълүм булган. Хәттә филләр ярдәме белән дә, аны судан алып булмаган. Шуннан соң патша үзе кешеләргә ул су өстенә калыкканнан соң ярдәм итә башлаган. Шуннан соң Говиндаджи ихтирамына аарти башкарылган булган; бу урын "Арапти" буларак мәгълүм. Хәзерге штатның Бхагаватизм яки Вишнуизмның тарихкача кадәр формалары чагылышы булган Пураналар мәгълүматы буенча, Манипурда Вишнуизмның хәзерге заман практикалары Шан халкының Понг патшалыгының патшасы Манипурның патшасы Каямбага Вишну чакрасының муртисын бүләк иткәннән соң (Вишну яки Кришнаның символик дискы) кертелгән булган, шулай итеп 1470-нче еллардан бирле Манипур патшалары Вишнуга табына башлаганнар. Һиндстанның төп даирәләреннән көнбатыштан күп брахманнар Манипурга килгән һәм монда яши башлаган. Брахманаларның килүе әгъзалары мәгълүматы Бамон Кһунтһоклон китабында бар. Патша Каямба (1467–1523) Вишнупурда мәшһүр мандир төзегән, мәшһүр архитектура һәйкәле. 1704 елда Патша Чарай Ронгба Вайшнава традициясенә инициацияләнгән һәм шуннан соң Вайшнавизм дәүләт дине булып киткән. Бу Һиндстан белән мәдәни элемтәне тагын да көчәйткән. Патша Гариб Ниваз 1709 елдан 1748 елга кадәр хөкем сөргән һәм Кришнага иң олы Ходайга “Сваям-бхагаван“га табынучы Нароттама Даса Тһакура тарафыннан Чайтанья традициясе Вишнуизмына инициацияләнгән булган. Ул бу динне якынча егерме ел практикалаган. Күпсанлы дәгъвачыллар һәм дини сәфәр кылучылар килә торган булган һәм Ассам белән мәдәни контакт тәэмин ителгән булган.[7] Ышану буенча бөтен патшалыкны Кришна Аңына әверелдерә торган тугърылык дулкыны Гариб Нивазның оныгы Чинг-Тһанг Кһомба вакытында булган. Манипури Вайшнавалар Кришнага гына түгел, ә Радһа-Кришнага табыналар.[8] Вишнуизмның колач алуы белән Кришнага һәм Радһага табыну Манипур төбәгендә доминант форма булып киткән.[9]

Традиция үзгәртү

Һинд дине күбесенчә Мейтеилар, Непалилар һәм Бенгалилар арасында популяр. Кришна Мейтей халкында популяр Илаһ булып тора. Дурга Бенгали халкы арасында популяр Алиһә булып тора. Шива Непали халкы арасында популяр Илаһ булып тора. Вишну Бишнуприйя Манипури кешеләре арасында популяр Илаһ булып тора.


Демографиясе үзгәртү

 
Манипурның дини картасы

2011 ел халык санын алу буенча, Манипурның алты районы: Бишнупур районы (73,76%), Тһоубал районы (63,28%), Импһал көнчыгыш районы (60,27%), Җирибам районы (48%),Какчинг районы һәм Импһал көнбатыш районында (74,81%) Һинд дине тарафдарлары күпчелек булып торалар. Кангпокпи районында(15%) һәм Сенапати районында (17,29%) Һинд дине халкы саны 15-20%. Һәм тагын бер христиан дине доминирланган төбәктә кечкенә Һинд дине тарафдарлары төркеме бар (3-6%).

Манипурда Һинд дине җәмәгатьләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Gurumayum, Maheshwar. Redefining Manipuri Hindu - Imphal Times (en-gb).
  2. http://kanglaonline.com/2012/04/ancient-name-of-manipur/
  3. Manipura - AncientVoice.
  4. Shastri Chitrao (1964), p. 213
  5. https://shodhganga.inflibnet.ac.in/bitstream/10603/93320/11/11_chapter%204.pdf
  6. https://www.sahapedia.org/the-vaishnava-temples-of-manipur-historical-study
  7. Medieval Indian Literature: An Anthology. New Delhi: Sahitya Akademi. 1997. p. 327. ISBN 81-260-0365-0. 
  8. Encyclopaedia of Indian Literature - p. 4290, Amaresh Datta, Mohan Lal, 1994
  9. Shanti Swarup (1968). 5000 Years of Arts and Crafts in India and Pakistan. New Delhi: D. B. Taraporevala. pp. 183, 272. 
  10. The Great Indian Education Debate. 2013-12-16. doi:10.4324/9781315027937. ISBN 9781315027937. https://www.taylorfrancis.com/books/9781315027937.