«Һибәтел-хәкаик» («Хакыйкать бүләге») — XII гасырда Әхмәд Йүгнәки тарафыннан язылган әсәр. Әсәр поэма жанрында. Ул гарәп һәм уйгыр язуларындагы күчермәләрдә килеп җиткән.

Поэма якынча 500 шигъри юлдан тора. Китапны күчерүчеләрнең берсе әсәрнең 14 бүлектән торганлыгын искәртә. Әмма безгә мәгълүм кулъязмаларда аның 7 бүлеге генә бар. Әсәр традицион багышлаулардан, төп өлештән һәм бетемнән гыйбарәт.

Төзелеше, идея-эчтәлеге белән әсәр «Котадгу белек»кә бик якын. Шулай ук хикмәтле сүз әйтү, камил кеше идеясе, белемлекне зурлау кебек темалар күтәрелә.

Китапның тәүге басмасы 1917 елда Истанбулда нәшер ителә.

Шулай ук кара үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Әдәбият. 9 сыйныф өчен дәреслек. Миңнегулов Хатыйп, Садретдинов Шәйхлислам.