Һадум мәчете

Һадум мәчете (алб. Xhamia e Hadumit, серб. Хадум џамија) — өлешчә танылган Косово дәүләтенең Җакова округы административ үзәге Җакова (алб. Gjakovë, Gjakova, серб. Ђаковица, Ðakovica) шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. архитектор Синан стилендә таштан төзелгән борынгы мәчет.

Мәчет
Һадум мәчете
алб. Xhamia e Hadumit
Мәчет комплексы. 2015
Мәчет комплексы. 2015
Ил Косово
шәһәр Җакова
Дин Ислам
Бина төре бер катлы мәчет
Төзелеш еллары 15951600 еллар
Төп даталар:
1595 (төзелгән)
1999 (яндырылган)
2005 (төзекләндерелгән)
Халәте гамәлдә

ТарихҮзгәртү

XVI гасырның (1594 яки 1595 ел) соңгы унъеллыгында төзелгән. Бина мәчет төзелешенә акча биргән Һадум Сөләйман әфәнде — Һадум Ага (Госман империясе солтаны (1574 – 1595 елларда) Морат IIIнең хәрәм башлыгы, яшь чагында Җаковадан Истанбулга алып кителгән булган) исеме белән аталган. Истанбулдан кайткач, Һадум Ага шәһәрнең хәзерге Иске базар өлешендә мәчет белән мәдрәсә төзетә, Җакова шәһәре әлеге мәчет янәшәсеннән үсеш ала. Мәчет тирәсендәге бакчада Җакованың иң хөрмәтле гаиләләренә караучы төрбәләр урнашкан булган. XVIII гасырда мәчеттә бай китапханә туплана. Мәчет комплексына керүче мунча Икенче бөтендөнья сугышы вакытында җимерелә. XX гасыр ахырында госманлы һәйкәлләренә каршы һөҗүм башлангач, мәчет бинасы зур зыян күрә. Әмма иң зур зыян Косово сугышы вакытына туры килә: 1999 елның мартында Югославияне бомбага тотканда мәчеткә сизелерлек зыян килгән: серб хәрбиләре мәчеткә ут төртә, манара җимерелә, мәчет тарихы сакланган күп гасырлык кулъязмаларны үз эченә алган китапханә яндырыла. 2000 елда Согуд Гарәбстанының финанс ярдәме белән төзекләндерү эшләре башкарганда, мәдрәсә бинасы да юкка чыга. 20032005 елларда мәчет АКШның Паккард фонды (ингл. Packard Foundation) ярдәме белән «Чикләрсез мәдәни мирас» (ингл. Cultural Heritage Without Borders) җәмгыяте тарафыннан төзекләндерелә. 20082009 елларда UNESCO биргән 15.000 € акчага мәчетнең эчке диварларындагы борынгы язулар — Коръәннән сурәләр яңартыла[1].

ТасвирламаҮзгәртү

архитектор Синан стилендә төзелгән әлеге мәчетнең архитектурасы Косовода иң кызыклысы. Гөмбәзе, портиклы баскыч төбе булган бер катлы турыпочмаклы бинасы белән Косовоның госманлы архитектурасы тәэсире сизелгән классик ислам гыйбадәтханәләре рәтенә керә. Мәчетнең фасады таш блоклардан ясалган. Бер гыйбадәт залы, бер манарасы, ишегалды бар. Мәчетнең керү юлы, гыйбадәт залы диварлары арабескалар, геометрик формалар, Коръән сүрәләре, «Ислам-албан бароккосы» дип саналучы язулар белән бизәлгән.

Каләм очлы манарасының биеклеге 31 метр, гөмбәзенең биеклеге 13,5 метр, гыйбадәт залының түшәме биеклеге 12,5 метр. Гыйбадәт залының өлешчә Давыт йолдызы(рус.) белән бизәлгән, очлы áркасыман 11 тәрәзәсе бар. Михрабы гыйбадәт залының көньяк-көнбатыш ягында урнашкан, мөнбәре агачтан. Хатын-кызлар өчен гыйбадәт залына (балконга) баскычтан күтәреләсе[2].

Мәчетнең үзенчәлеге — почмакларында аерым акустика тудыручы тавыш көпшәләре булу.

ФотогалереяҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү