Үтәк (Идел кушылдыгы)

, һәм

Үтәк
Кушыла: Идел
Су җыю бассейны Идел бассейны[d]
Бассейн мәйданы 697 км²
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Сембер өлкәсе һәм Татарстан
Озынлык 50 km
Карта

Үтәк — Россиядә елга,  Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан буенча ага. Иделнең сул кушылдыгы.

Елганың озынлыгы — 50 км, су җыю бассейнының мәйданы — 697 км²[1].

Чыганак Татарстан Республикасында Әлки районының Катюшино авылы янында урнашкан. Тамагыннан 1685 км ераклыкта Куйбышев сусаклагычының Березовский култыгына  коя.

Ясачка елгасыннан башка әһәмиятле кушылдыклар юк[2]. Юлның бер өлеше Иске Майна районындагы (Ульяновск өлкәсе) урман массивы буйлап ага, анда елга юлы җирлектә югала диярлек.

Елга бассейнында халык аз утырган. Елгада торак пунктлар — Жедяевка авылы, Айбаш, Көкрәт авылы, Кузнечиха авылы. Үтәктә борынгы Суар шәһәре торган.

Үтәк балыкка бай. Елгада чуртан, алабуга, сазан, карп, корбан, густера, елец, плотва, ерш, линь, уклейка (зәңгәр), җайдак бар.

Су реестры мәгълүматлары үзгәртү

Россиянең дәүләт су реестры мәгълүматлары буенча Түбән Идел бассейны округына карый, елга су хуҗалыгы участогы — Куйбышев сусаклагычының шәһәр тибындагы поселок Кама Тамагыннан Олы Чирмешән елгасыннан башка Куйбышев сусакалагычына кадәр. Елга бассейны — Идел елгасы югары Куйбышев сусаклагычыннан Каспийга койган җиргә кадәр[1].

Дәүләт су реестрындагы объект коды — 110100005112100004574[1].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specifiedДәүләт су реестры (2009-03-29). . Русия Табигать министрлыгы. әлеге чыганактан 2009-03-29 архивланды. 2018-12-20 тикшерелгән.
  2. Калып:Карта/Бк