Җәләй Гыйльметдинов

ВКП(б) район-кантон комитетлары секретаре (ТАССР, РСФСР, СССР)

Җәләй Гыйльметдинов, Җәләй[1] (Җәләл [2]) Гыйльметдин улы Гыйльметдинов (1897 ел, РИ, Казан губернасы, Казан өязе, Мүлмә волосте, Мүлмә – 1970 елдан соң[1]) ― фирка эшлеклесе, ВКП(б)ның Мамадыш кантон (1926-1927), Тымытык―Азнакай (1930-1932), Октябрь (1932-1934), Норлат (1934) район комитетлары секретаре (беренче секретаре). 1920 елдан ВКП(б) әгъзасы. Репрессия корбаны[3].

Җәләй Гыйльметдинов
Туган телдә исем Җәләй Гыйльметдин улы Гыйльметдинов
Туган 1897(1897)
РИ, Казан губернасы, Казан өязе, Мүлмә волосте, Мүлмә
Үлгән билгесез
билгесез
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы РИ
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре фирка эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1897 елда Казан губернасы Казан өязе Мүлмә волосте (Татарстанның хәзерге Биектау районы) Мүлмә авылында крестьян гаиләсендә туган.

Хезмәт юлы үзгәртү

1908-1912 елларда ― Сәмәрканд өлкәсе Хуҗант өязе Хуҗант шәһәре сәүдәгәрендә йомышчы малай һәм приказчик.

1912-1916 елларда ― Төркестан генерал-губернаторлыгы Фирганә өлкәсе Коканд өязе Коканд шәһәре сәүдәгәрендә приказчик.

1916-1918 елларда ― патша армиясендә хезмәт итә, 77нче дивизиянең 1нче Төркестан көнбатыш 307нче полкы.

1918 елның апреленә кадәр ― Казан өязенең Мүлмә авылында үз хуҗалыгында крестьян.

1918 елның апреленнән 1922 елның маена кадәр ― Кызыл Армиядә: кызыл гаскәри һәм сәяси җитәкче, 2нче дивизиянең 3нче совет һәм 17нче төзелеш полклары.

1922 елның апреленнән 1923 елның апреленә кадәр ― Казан шәһәрендә ачылган милиция командирлар составын әзерләү курслары курсанты.

1923 елның апреленнән 1924 елның ноябренә кадәр – Чистай шәһәрендә: Татарстан АССР Чистай кантон милициясе башлыгы.

1924 елның ноябреннән 1926 елның гыйнварына кадәр ― ВКП(б)ның Чистай кантон комитетының оештыру бүлеге мөдире.

1926 елның гыйнварынннан 1927 елның июленә кадәр ― Мамадыш кантон комитеты секретаре.

1927 елның июленнән 1928 елның июненә кадәр ― Мәскәүдә: ВКП(б) ҮК каршында оештырылган өяз партия хезмәткәрләре курслары курсанты.

1928 елның июненнән 1929 елга кадәр ― Сәмәрканд шәһәрендә: ВКП(б) ҮК пропагандистлар төркеме пропагандисты.

1929 елдан 1930 елның июленә кадәр ― ВКП(б)ның Бөгелмә кантон комитетының оештыру бүлеге мөдире.

1930 елның июленнән 1931 елның августына кадәр ― ВКП(б)ның ТымытыкАзнакай райкомы секретаре[1].

1931 елның августыннан 1932 елның июленә кадәр ― ВКП(б) Татарстан өлкә комитетының оештыру бүлеге мөдире.

1932 елның июленнән 1934 елның апреленә кадәр ― ВКП(б)ның Октябрь райкомы секретаре.

1934 елның апрель-май айларында ― ВКП(б)ның Норлат райкомы секретаре.

Фиркадән чыгарылганчы эшләгән соңгы вазыйфасы ― ВКП(б)ның Сталин район комитеты (Казан) секретаре.

Кулга алынганчы Казан ит комбинаты экспедиторы булып эшләгән.

Репрессия корбаны үзгәртү

Беренче мәртәбә 1938 елның 15 гыйнварында кулга алынган. 1940 елның гыйнварында СССР НКВДысының махсус киңәшмәсе тарафыннан 58-2, 58-7, 58-11 маддәләре буенча 5 елга хезмәт белән төзәтү лагеренә хөкем ителгән.

Икенче мәртәбә леспромхозның урман складында төяү буенча мастер ярдәмчесе булып эшләгән җиреннән 1949 елның 7 февралендә кулга алынып, 13 апрелендә СССР МГБсының махсус киңәшмәсе тарафыннан 5 елга сөргенгә хөкем ителгән. 1955 елның 27 октябрендә акланган [4] [5].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Г. Хисамиева. Они стояли у руля.(үле сылтама) Портал муниципальных образований РТ, 10.08.2011
  2. Гильмутдинов Залял Гильмутдинович 2021 елның 12 апрель көнендә архивланган. / Руководители Республики Татарстан. Районные комитеты КПСС
  3. Гильмутдинов Залял Гильмутдинович // Книги памяти - Татарстан
  4. Залял Гильмутдинович Гильмутдинов (1897 - d.) - Genealogy
  5. Гильмутдинов Залял Гильмутдинович (1897) — Открытый список

Әдәбият үзгәртү

  • Гильмутдинов Заляй Гильмутдинович // Алар районны җитәкләделәр / Язмышыбыз Азнакай. Энциклопедик белешмә (авторлар коллективы; төзүче М. М. Гарипов, мөхәррирләр И. С. Гыйләҗев, Н. Ф. Мозаффаров). Казан: «Идел-пресс», 2014, 13нче бит.

Сылтамалар үзгәртү