Җүҗи вулысы
Җүҗи вулысы (тат. جوجى ۋولىٰسىٰ, рус. Зюзинская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Җүҗи вулысы | |
---|---|
вулыс | |
Ил | Россия империясе, Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы, ССРБ |
Төбәк | |
Үзәк | Җүҗи |
Халык саны | 6093 кеше (1897) |
Сәләнгеш, Казиле, Анатыш, Маслау, Чырпы һәм Державин вулыслары белән чиктәш булган (1890). 18 торак пунктта 6093 кеше яшәгән.[1] 1923 яки 1924 елда бетерелә, күпчелек территориясе Нурминкә һәм Чырпы вулысларына кушыла.