Төп менюны ачу

Җылаер кантуны (баш. Йылайыр кантуны, рус. Зилаирский кантон) — Башкортстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1922—1930 елларда гамәлдә торган.

Җылаер кантуны
баш. Йылайыр кантуны, рус. Зилаирский кантон
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Башкортстан АССР

Административ үзәк

Җылаер

Нигезләү датасы

5 октәбер 1922

Юкка чыгару датасы

20 август 1930

Халык саны (1926)

195 036 кеше

Мәйдан

29 474 (1926) км²

Үзәге Җылаер авылында урнашкан булган.

Җәгърафик урнашуҮзгәртү

Җылаер кантуны Башкортстан АССРның көньяк өлешендә урнашкан булган; төньякта Тамьян-Катай кантуны белән, көнчыгышта — Урал өлкәсенең Троицк округы белән, көньякта — Ырынбур губернасының Ырынбур һәм Орски өязләре белән, ә көнбатышта — Стәрлетамак кантуны белән чиктәш булган.

ТарихыҮзгәртү

Җылаер кантуны 1922 елның октәбрендә БАССР административ бүленешенең үзгәртеп кору нәтиҗәсендә барлыкка килгән; аның составына элекке Бөрҗән-Түңгәвер кантунының 14 олысы, Кыпчак-Җиде ыруг кантунының 16 олысы, Үсәргән кантунының 18 олысы керде.

1924 елның 25 июнендә Имангол олысы Кыргыз АССР составына күчерелегән. Шул ук елның 21 октәбрендә Орск өязе Яңа Покровка олысының 19 авылы кантун составына кертелгәннәр.

1926 елның 26 июлендә кантунга Ырынбур өязенең Исәнгол авылы кушыла; 9 олысларның өлешләре һәм Яңа Покровка олысының 19 авылы Ырынбур губернасына бирелә.

1930 елның 20 августында Җылаер кантуны юкка чыгарылган, аның территориясе Әбҗәлил (өлешчә Темәс олысы), Баймак (өлешчә Кананикольск, Таналык, Темәс һәм Сабыр олыслары), Бөрҗән (Бөрҗән олысының өлеше), Зиянчура (Сәлих, Үсәргән олыслары — тулысынча, Бөрҗән-Кыпчак, Җылаер һәм Сабыр олыслары — өлешчә), Морак (Кыпчак олысы — тулысынча, Бөрҗән-Кыпчак, Бөрҗән, Кананикольск олыслары — өлешчә), Җылаер (өлешчә Җылаер, Кананикольск, Сабыр олыслары), Мәләвез (Мораптал олысы), Хәйбулла (Хәйбулла олысы — тулысынча, Җылаер, Таналык, Сабыр олыслары — өлешчә) районнары составына кергән.

ХалыкҮзгәртү

1926 елда халык саны 195 036 кешене тәшкил иткән, шул исәптә шәһәр халкы — 14 645 кеше.[1]

Милли состав (1926): башкортлар — 80 764 кеше (41,4%), урыслар — 81 894 (42,0%), татарлар — 10 815 (5,5%, шул исәптә мишәрләр — 1759 кеше (0,9%)), украиннар — 8 748 кеше (4,5%), мордва — 8 112 (4,2%), чуашлар — 3 980 (2,0%), һ.б.[2]

ЧыганакларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү