Яңа Кала татарлары

Чечня республикасының Шелковской (Сарапан) районындагы Яңа Кала авылы татарлары

Яңа Кала татарлары (яки гребен татарлары) – Чечня республикасының Шелковской (Сарапан)[1] районындагы Яңа Кала авылы татарлары. Биредә 200ләп татар гаиләсе яши.

Халык саны үзгәртү

2010 елда милли состав:[2]

Тарихи белешмә үзгәртү

Татарлар Терек елгасы буенда Гребен казаклары, чеченнәр һәм кумыклар, нугайлар арасында өч гасыр дәвамында гомер итә. Аларны казанлылар дип тә атап йөртәләр. Мәгълүм ки, Россия Төньяк Кавказны яулап алганнан соң, Дагыстанда һәм Чечен-Ингуш җирләрендә кумык теле милләтара аралашу теленә әверелә. Шуңа күрә татарларның бу тугандаш телдә сөйләшә башлавы шактый табигый тоела.

1724 елда йомышлы татарлар корпусы Каспий диңгезендә кораблар ясау эшенә билгеләнә. Ә 1723 елда Бакы шәһәренә күчерелгән 5 мең Казан татары, мукшы, чуаш биредә 4 ел тора. Аларны 1729 елның 15 августында өйләренә кайтарып җибәрәләр, бер өлешен калдыралар. Ә 1735 елга кадәр Казан татарлары Иске Терек һәм Сулак крепостьларында яшәгән.

1735 елда генерал-аншеф В. Левашов Кизләр кальгасына нигез сала. Бирегә башка халыклар белән бергә Казан татарлары да күчерелгән. Тарихи мәгълүматларга караганда, анда яшәүче татарлар игенчелек белән шөгыльләнгән, ә йортлар салыр өчен агачны Гребен казакларыннан сатып алган.

XIX гасыр башында Кизләр инде «Төньяк Кавказның рус башкаласы» буларак әһәмиятен югалта. Шуңа күрә казаклар һәм хәрбиләр шәһәрдән китә. Шунысын да әйтергә кирәк, Кавказ сугышы вакытында күп татарлар рус гаскәреннән Имам Шамил ягына кача. Аксакалларның сөйләвенә караганда, Шамил әсирлегендә 40 Казан татары була. Аннары алар аның сәясәтен ошатмыйча, кире Терек буйларына әйләнеп кайталар һәм Гребен казакларының Новогладковский һәм Щедринский станицаларында урнаша.

Граф Апраксин 1771 елда Терекнең сул як ярына станция салырга боерык бирә. 110 елдан соң гребенлылар төньяккарак күченә.

Станица бүгенге урынына 1881 елда күченә. Әлеге вакыйганы татарлар да яхшы хәтерли. Димәк, алар инде күченгәнче үк шушы станица казаклары булып исәпләнгән. Мөгаен, татарларны Кавказ сугышыннан соң (1859) казак дип исәпли башлаганнардыр. Моңа, бәлки, Гребен казаклары белән күптәнге элемтәләр дә ярдәм иткәндер. Казак гаскәрләре сафында Казан татарлары рус-төрек, рус-япон сугышларында да катнашкан.

Берничә гасыр дәвамында Кавказда яшәү татарларның көнкүрешенә, матди һәм рухи культурасына йогынты ясамый калмаган, билгеле. Алар туган телләрен җуйган, ләкин исемнәре һәм милли үз аңнары исән калган. Алар Кавказга Россиянең төрле төбәкләреннән килгән. Араларында башкортлар, керәшеннәр, чуашлар, чирмешләр дә булган. Соңгылары бераздан Ислам динен кабул иткән һәм «казанлылар» дип атала башлаган.

Татарлар яши торган Щедринский станицасын татарлар Иске Карчыга дип йөртә. Аның күпчелек халкы — нугайлар. Ул Терекнең сул як ярына, Брагун дип аталган кумык авылына янәшә урнашкан. Гомумән, татарлар кумыклар белән якынрак яшәргә тырышкан. Алар арасында өйләнешүчеләр дә еш булган. Татарларның нугайлар белән дә элемтәсе ныгыган. Бистәдә 1991 елга кадәр яшәгән яһүдләр чечен телен белмәсләр дә, татар телен иркен белгәннәр.

1961 елга кадәр авылда татар мәктәбе эшләгән.[1]

Республикадагы хаос һәм сугыш тудырган авыр шартлар татарларны Чечнядән күченергә мәҗбүр итә. Күп кенә ата-аналар балаларын Чечнядән читкәрәк җибәрә. Мәсәлән, Сарытау өлкәсенең Рыбушки авылында күченеп кайткан 15 гаилә бар. Алар кайчандыр Гребен авылында яшәгән. Әстерханга да 10 гаилә күченеп килгән.

2000 елда авылда Татар милли үзәге ачылды. Татарларның үз мәчетләре бар. Ул 2005 елны Р. Кадыйров матди ярдәме белән төзелгән.

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Ислам порталы.
  2. Росстат мәгълүматы., archived from the original on 2015-09-29, retrieved 2020-02-10