Яңа Балтач (Актаныш районы)
Яңа Балтач – Татарстан республикасы Актаныш районындагы авыл. Ул Агыйдел елгасының сул кушылдыгы Шәбез елгасы буенда урнашкан.
Яңа Балтач | |
Дәүләт |
Россия империясе РСФСР[d] Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Иске Кормаш авыл җирлеге[1] |
Халык саны |
84[2], 102 (1834)[2], 37 (1848)[2], 177 (1859)[2], 192 (1870)[2], 155 (1902)[2], 315 (1905)[2], 372 (1912)[2] |
Почта индексы | 423733 |
1997 елда монда 113 кеше яшәгән. Авылга 18 гасырда нигез салына. Авылда Җәмәгать үзәге бинасы бар. Анда медицина пункты, клуб һәм башлангыч мәктәп урнашкан.
Тарихы
үзгәртүЯңа Балтач авылы Гәрәй волосының (1866 елдан – Шәрип, аннан Такталачык волосының) Әҗәкүл түбәсе башкортлары нигезләгән Иске Балтач авылыннан 1805—1814 еллар аравыгында аерылып чыга, анда 10 йортта 84 башкорт яши. 1834 елда 10 йортта 102 башкорт була. 1848 елда 5 йортта 37 типтәр теркәлә. 1859 елда 177 асаба башкорт исәпләнә. 1870 елда 24 йортта 192 башкорт була. 1902 елда — 58 йортта 155 асаба башкорт. 1905 ел — 60 йортта 315 кеше. 1912 елда 74 йортта 372 асаба башкорт яши[3]. 1912 елда 74 хуҗалыкка 1600 дисәтинә җир, йәгъни йортка 21,6 дисәтинә туры килә. 1848, 1870 елларда авылда ике тегермән эшли, XX гасыр башында да ике тегермән саклана, бер хужалык магазины, берәр мәчет була була[3]. 1840 елда Кантон башлыгы ведомстволарында язылуынча, 101 башкорт 42 чирек көзге һәм 55 чирек язгы иген чәчкән; 1848 елда типтәрләрнең 5 йортында 21 ат, 12 сыер, 30 сарык, 20 кәҗә була.
Атаклы кешеләр
үзгәртү- Марсель Галимәрданов, Татарстанда элекке баш федераль инспектор, эчке органнар генерал-майоры.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ОКТМО
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 Әсфәндиярев Ә. Аулы мензелинских башкир — Башкортстан китап нәшрияты.
- ↑ 3,0 3,1 Ә. З. Әсфәндиәров. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 293-296. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.
Чыганак
үзгәртү- Ә. З. Әсфәндиәров. Аулы мензелинских башкир. — Уфа: Китап, 2009. — С. 293-296. — 600 с. — ISBN 978-5-295-04952-1.