Яңа Авыл (Зәй районы)

Татарстанның Зәй районындагы юкка чыгу стадиясендәге авыл, Россия

Яңа Авыл[1], Яңавыл[2] (рус. Яна Авыл, Новая Деревня) ― Татарстанның Зәй районы Төги авыл җирлегенә караучы, юкка чыгу стадиясендәге торак пункт (авыл). 2012 елның 1 гыйнварына авылда 4 кеше яшәгән [3].

Яңа Авыл
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Зәй районы
Координатлар 55°11'тн, 51°44'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423522
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Новая Деревня,
Яна Авыл

Почта индексы — 423507.

География үзгәртү

Авыл Кичү елгасы кушылдыгы Батрас елгасының өске агымында, урман буенда, Зәй тимер юл станциясеннән 28 км ераклыкта, ЗәйТөги автомобиль юлыннан 1,5 км эчтәрәк урнашкан[4].

Координаталар: киңлек 55.157220, озынлык 51.748556[5].

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[6]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[7]

Демография үзгәртү

Халык саны [8]
1938 1958 1970 1979 1989 1993 2002 2012
169 80 79 46 15 12[4] 8[8] 4[3]

Төп халык ― татарлар (керәшеннәр), руслар.

Тарих үзгәртү

Авылга 1928 елда хәзерге Зәй районы Төги авылыннан элекке җирбиләүче алпавыт Я. Бочкарев җирләренә күченеп утырган крестьяннар нигез салган.

Авыл 1918 елда төзелгән Төги авыл советына караган (беренче рәисе билгеле түгел).

1930 елга кадәр Татарстан АССР Чаллы кантоны Кузай (Троицко-Юсупкино) волостенә керә. 1930 елдан ― Акташ, 1944 елдан ― Ямаш, 1957 елдан ― Акташ, 1962 елдан ― Әлмәт, 1972 елдан ― Зәй районнарында[3].

Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, 1929―1930 елларда авылда «Иптәш» (Товарищ) авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла (сайланган рәисләрнең берсе ― Петр Черяшов, ул сугышта һәлак булган). 1930 елда авылда 32 хуҗалыкта 135 кеше яшәгән.

Бөек Ватан сугышы елларында (1941―1945) фронтка киткән 11 кеше өйләнеп кайтмаган (һәлак булган яки хәбәрсез югалган) [4].

Күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, 1950 елның июлендә «Иптәш» (Яңа Авыл), «Кызыл Таң» (Красная Зорька, Водоохранный), «Бишьеллык» (Пятилетка, Соколка) һәм Энегельс исемендәге (Алексеевка) авыл хуҗалыгы артельләрен берләштерәләр, яңа хуҗалыкка Энгельс исеме бирелә (беренче рәисе ― Мазанкин).

1959 елдан «Рассвет» колхозында (үзәге Төги авылында: беренче рәис ― Н. Я. Бабатов)[9].

Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеген югалткан авыл халкы тарала башлый.

1993 елда 6 хуҗалыкта 12 кеше, 2002 елда ― 8 кеше, 2012 елда ― 4 кеше яшәве мәгълүм [8]. Авылга газ кермәгән, бернинди социаль-мәдәни объектлар юк. Хәзер авыл юкка чыгу стадиясендә.

Әдәбият үзгәртү

  • Новая Деревня (Яна Авыл). // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реном»е, 1994. – С. 171-172.

Чыганаклар үзгәртү

  • Новая Деревня (Яңа Авыл). // Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. – С.401. ISBN 09530650-3-0

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Новая Деревня (Яңа Авыл). // Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. – С.401. ISBN 09530650-3-0
  2. Зәй районы. Административ-территориаль бүленеше. Tatarica. Татарская энциклопедия
  3. 3,0 3,1 3,2 Тюгеевское сельское поселение. О поселении, archived from the original on 2021-08-29, retrieved 2021-10-01 
  4. 4,0 4,1 4,2 Новая Деревня (Яна Авыл). // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: «Реноме», 1994. – С. 171-172
  5. Новая Деревня. Заинск на карте
  6. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  7. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  8. 8,0 8,1 8,2 История деревни Новая Деревня (Янгаавыл). Татары без границ
  9. «Рассвет». // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: «Реноме», 1994. – С.199