Яшел Үзән тарихи-мәдәни мирасы музее

Яшел Үзән тарихи-мәдәни мирасы музее (рус. Зеленодольский музей историко-культурного наследия) — Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Яшел Үзән төбәге, Зөя өязе тарихы белән таныштыра.

Яшел Үзән тарихи-мәдәни мирасы музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Яшел Үзән районы
Урын Яшел Үзән
Яшел Үзән тарихи-мәдәни мирасы музее
Нигезләү датасы 1973
Урын 422550 ТР, Яшел Үзән, 1 Май ур., 20.
Директор Сабина Альберт кызы Устинова
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Филиаллар үзгәртү

Тарих үзгәртү

1973 елда җәмәгать башлангычында тарих музее эшли. Шәһәр һәм район тарихы буенча экспонатлар туплауда туган як тарихын өйрәнүче сугыш ветераны М. А. Штатнов башлап йөри. 1980-1993 елларда — Халык иҗаты һәм этнография музее — ТР милли музее филиалы. 2002 елдан район мәдәният бүлеге карамагында.

2005 елда, Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан, Яшел Үзән тарихи-мәдәни мирасы музее ачыла. 2010 елда ике филиалы белән «Яшел Үзән районы музейлар берләшмәсе»нә керә.

Бина үзгәртү

1939 елда төзелгән балалар бакчасы бинасы. Ике катлы ике бина җылы үтеп йөрү юлы белән тоташтырыла. Бер бинада — күргәзмә заллары, икенче бинада — фондлар.

Экспонатлар үзгәртү

Гомуми мәйданы 362 кв. м. Музей фондында 15 000 экспонат: XIXХХ гасырлар Зөя өязе метрика китаплары, салам һәм күн мозаикасы эшләнмәләре, Бөек Ватан сугышы белән бәйле документлар (хатлар, һәлак булу турында хәбәрләр, бүләкләр, фотолар, сугыш турында истәлекләр һ. б.), орден һәм медальләр, XIX гасыр ахыры—ХХ гасыр башы көнкүреш әйберләре, нумизматика һәм бонистика, археология, таксидермия тупланмалары.

Музейда 5 зал:

  • Яшел Үзән тарихының беренче битләре. Археологик табылдыклардан алып Беренче бөтендөнья сугышы белән бәйле экспонатлар урын алган.
  • Романовлар күпере. Экспозиция Hi – Tech стилендә башкарылган, Романовлар күперенең 100 еллыгына багышланган. Ул күпер торыгы эченә керергә мөмкинлек бирә.
  • Яшел Үзән. Бөек төзелешләр чоры. Экспозиция Февраль инкыйлабыннан алып Бөек Ватан сугышына кадәр аралыкны үз эченә ала. Яшел Үзәннең Л. В. Луговин тарафыннан сугыш алдыннан төзелгән картасы һәм гади агач йорт макеты шәһәрнең (1932 елдан шәһәр) 1940-еллардагы күренешен күз алдына китерә.
  • Яшел Үзән — фронтка. Экспозиция яшел үзәнлеләрнең Бөек Җиңүгә керткән өлешен чагылдыра. Биредә документлар, сугышчыларның шәхси әйберләре, сугыш кырыннан кайткан трофейлар, сугышчының хәрби атрибутикасы, йорт техникасы, Анохин китаплары һ. б.
  • Якташлар – безнең горурлык. Яшел Үзән сәламәтлек саклау, спорт, мәгариф һ. б. бүлекләрне җитәкләгән кешеләр турында мәгълүмат.

Экскурсияләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү