Ярымүткәргеч диод

Ярымүткәргеч диодярымүткәргеч прибор, киң мәгънәдә — электрон прибор, ярымүткәргеч материалдан эшләнгән, Хәзерге заман ярымүткәргеч диоды кремний кебек ярымүткәргеч кристаллыннан ясала, шул кристаллга башка матдәләр өстәлә. Бер якта тискәре корылган кисәкчәләре (электроннар) булган өлкә булдырыла, ул n-тип ярымүткәргеч дип атала, я икенче якта уңай корылма йөртүчеләре электрон тишекләре булган өлкә p-тип ярымүткәргеч дип атала. Диодның электродлары бу ике өлкәнең һәрберенә тоташтырылган. Бу өлкәләр арасындагы чик P-N узуы дип атала, монда диодның функциясе башкарыла. Кристалл электроннар тогын катод дип аталучы n-тип яктан анод дип аталучы p-тип якка үткәрә, ә кире юнәлештә үткәрми. Шулай да, “шартлы ток” анодтан катодка таба, ук күрсәткән юнәлештә ага (бу электроннар тогына каршы юнәлештә, чөнки электроннарның корылмасы тискәре). Башка тип ярымүткәргеч диод, Шоттки диоды дип атала, ул металл һәм ярымүткәргеч контактыннан ясала.

1-нче рәсем: Типик корпуслы диодлар, полярлыклары символда күрсәтелгәнчә . Нечкә турыпочмак катодны күрсәтә.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  1. 1928 Nobel Prize Article on the diode "Термионик күренешләр һәм алар белән идарә итүче законнар", декабрь, 1929, Оуэн Ричардсон.
  2. Diode 2016 елның 3 март көнендә архивланган.
  3. Сравнение выпрямительных свойств транзистора и диода
  4. Раздел 3. "Диоды". Лекция №8. Тема 3.2. Выпрямительные и детектирующие диоды 2003 елның 5 ноябрь көнендә архивланган.