Якшур-Бодья

авыл, Якшур-Бодья районы үзәге (Удмуртия, Россия)

Якшур-Бодья (удм. Якшур-Бӧдья) ― авыл, Удмуртиянең Якшур-Бодья районы муниципаль округы һәм 2021 елга кадәр Якшур-Бодья авыл җирлегенең административ үзәге. [2] Халык саны ― 7638 (2021).[3]

Якшур-Бодья
удм. Якшур-Бӧдья
Байрак
Сурәт
Рәсми исем Якшур-Бӧдья
Рәсми тел ар теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Якшур-Бодьинское сельское поселение[d][1] һәм Якшур-Бодья районы
Административ-территориаль берәмлек Якшур-Бодьинское сельское поселение[d][1]
Сәгать поясы UTC+04:00
Халык саны 7211 (1 гыйнвар 2012)
Почта индексы 427100
Җирле телефон коды 34162
Карта
 Якшур-Бодья Викиҗыентыкта

Этимология үзгәртү

Авыл атамасы удм. яг — «урман», удм. шур — «елга» һәм удм. Бӧдьяворшуд(рус.) атамасы [4]. Нәтиҗәдә, авыл исеме «Урман елгасы буенда яшәүче Бодья нәселе» дип тәрҗемә ителергә мөмкин. Сөйләмдә авылның исеме еш кына «Як-Бодья» яки «Бодья» итеп кыскартып кулланыла.

Урнашуы үзгәртү

Авыл Удмуртия республикасының үзәк өлешендә, Тыловай калкулыгы(рус.) чикләрендә, республика башкаласы Ижаудан 42 км ераклыкта, Селычка елгасына коючы Якшурка елгасы ярында урнашкан. Якшур-Бодья һәм аның тирәсендә 4 буа төзелгән

Транспорт үзгәртү

Якшур-Бодья ИжевскГлазов Р321 автомобиль юлында утыра. Авылдан район үзәге булган Шаркан һәм Кекоран авылларына юллар китә.

Авылга иң якын урнашкан Кекоран(рус.) тимер юл станциясе Якшур-Бодьядан 12 км ераклыкта, Горький тимер юлының Ижау регионы Ижевск — Пибаньшур линиясендә урнашкан. [4]

Районны «Ямбург ― Көнбатыш Аурупа» магистраль газүткәргече кисеп үтә.

Тарих үзгәртү

Торак пунктка 1682 елдан аз гына элегрәк нигез салынган. Бодья нәселеннән удмуртлар Әгерҗе волостеннан Якшурка елгасына күчеп, Якшур-Бодья авылына нигез салалар. [5] 1710 елгы җанисәп буенча, Якшур-Бодья авылында 12 хуҗалык исәпләнә, аларда 69 кеше (27 ир-ат, 42 хатын-кыз) яшәгән. 1716 елгы Ландрат җанисәбен алуда 12 хуҗалык һәм 3 буш ихата теркәлгән. Авыл халкының зур өлеше удмуртлар булган, аларның төп шөгыле чолыкчылык, игенчелек һәм заводлар өчен агач күмере әзерләү була. [6]

1824 елның 3 октябрендә Ижевск заводына (хәзерге Ижевск шәһәре) инспекция сәфәре вакытында Якшур-Бодьяда император Александр I тукталыш ясый, аның килүенә Ижевск заводына кадәр юл киңәйтелә һәм төзекләндерелә. [7]

1860 елда чиркәү приходы ачыла, бер елдан изге Могҗиза тудыручы Николай хөрмәтенә агач чиркәү төзелә, шуннан соң Якшур-Бодья авыл (село) статусын ала. Николай чиркәвенең беренче настоятеле рухани Платон Васильевич Ардашев була. Аның башлангычы белән 1863 елда авылда чиркәү-мәхәллә мәктәбе ачыла. 1904 елда авылда кыз балалар өчен ике класслы чиркәү-мәхәллә мәктәбе эшли (соңрак әлеге бинада Якшур-Бодья педучилищесы ачылган), 1913 елда фельдшер-акушерлык пункты ачыла. [8]

Авыл Якшур-Бодья волосте үзәге булган, биредә волость идарәсе урнашкан.

Советлар хакимияте 1918 елның 12 мартында урнаштырылган. [9]

1918 елның августында большевикларга каршы башланган Ижау-Воткинск фетнәсе(рус.) вакытында Якшур-Бодья Ижау гыйсъянчылары тарафыннан басып алына. Якшур-Бодьяда яшәүчеләрдән гыйсъянчылар армиясенең бер ротасы формалаша. Октябрь урталарында Ижауга Махсус Вятка дивизиясе һөҗүм иткәндә, авылны Володарский исемендәге полк штурм белән ала. [10] Әмма 1919 елның апрелендә Якшур-Бодья янә аклар кулына эләгә – авылга Колчак гаскәриләре керә. Ниһаять, 1919 елның 20 июнендә Кызыл Гаскәр авылны яулап ала. [11]

1929 елда авыл Якшур-Бодья районының үзәге итеп сайлана. 1933 елда авылда удмурт телендә беренче район газетасы «Сталинья» чыга башлый (хәзерге район газетасы «Рассвет-Ошмес»), 1936 елда типография ачыла. [12] Авылның Николай чиркәве 1936 елда ябыла, 1938 елда сүтелә. [8]

1948 елда Якшур-Бодьяда беренче электр станциясе ачыла. [7]

Халык саны үзгәртү

Халык саны
2002[13]2010[14]2012[15]
694472527211

Социаль инфраструктура, икътисад үзгәртү

3 мәктәп, аларның берсе сукыр һәм начар күрүче балалар өчен махсус интернат-мәктәп; мәдәният йорты, туган якны өйрәнү музее (1981 елда ачылган), үзәк район хастаханәсе. Леспромхоз, асфальт-бетон заводы, чаңгы базасы, спорт мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе, балалар иҗаты үзәге (ДДТ), 6 балалар бакчасы, мотодром, «Поляна» рестораны, «Колобок» кафесы.

1995 елда яңа Изге Николай чиркәве төзелә башлый. Ул 1997 елда изгеләндерелә. 2006 елда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышлап ачылган мемориал реконструкцияләнә. 2009 елда XX гасыр локаль сугышларында катнашучыларга багышланган сквер ачыла. Бу вакыйгалар истәлегенә скверда БМП куелган. [16]

Икътисад юнәлеше: нефть чыгару, агач эшкәртү, металл эшкәртү, авыл хуҗалыгы җитештерү тармаклары.

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 ОКТМО
  2. Закон Удмуртской Республики от 11.05.2021 № 43-РЗ «О преобразовании муниципальных образований, образованных на территории Якшур-Бодьинского района Удмуртской Республики, и наделении вновь образованного муниципального образования статусом муниципального округа». әлеге чыганактан 2021-05-15 архивланды. 2023-01-31 тикшерелгән.
  3. ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ РОССИИ, ФЕДЕРАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, СУБЪЕКТОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, ГОРОДСКИХ ОКРУГОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ РАЙОНОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, ГОРОДСКИХ И СЕЛЬСКИХ ПОСЕЛЕНИЙ, ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ С НАСЕЛЕНИЕМ 3000 ЧЕЛОВЕК И БОЛЕЕ
  4. 4,0 4,1 Туганаев, 2008
  5. Стела «Село Якшур-Бодья». 2023 елның 31 гыйнвар көнендә архивланган. Территориальный отдел Муниципальный округ Якшур-Бодьинский район Удмуртской Республики(рус.)
  6. История села Якшур-Бодья(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка
  7. 7,0 7,1 Удмуртская правда №73 7 июля 2010.(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка
  8. 8,0 8,1 Николаевская церковь в селе Якшур-Бодья. Государственный архив Удмуртии. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2023-01-31 тикшерелгән.
  9. Официальный сайт Якшур-Бодьинского района. әлеге чыганактан 2013-04-18 архивланды.
  10. Заяц Н.. Очерк об Ижевско-Воткинском восстании. әлеге чыганактан 2013-06-19 архивланды. 2013-04-14 тикшерелгән.
  11. Официальный сайт Якшур-Бодьинского района. әлеге чыганактан 2013-04-18 архивланды.
  12. Официальный сайт Якшур-Бодьинского района. әлеге чыганактан 2013-04-18 архивланды.
  13. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  14. Итоги Всероссийская перепись населения 2010 года. 5. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов – районных центров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи человек и более. әлеге чыганактан 2013-11-14 архивланды. 2013-11-14 тикшерелгән.
  15. Каталог населённых пунктов Удмуртской Республики. Численность постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2015-03-24 архивланды. 2015-03-24 тикшерелгән.
  16. Официальный сайт Якшур-Бодьинского района. әлеге чыганактан 2013-04-18 архивланды.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү