Якты (Актаныш районы)

Татарстанның Актаныш районында юкка чыккан торак пункт (Россия)

Якты (рус. Якты) ― Татарстан Республикасы Актаныш районына караган, 1965 елдан юкка чыккан торак пункт (авыл) [1].

Якты
Карта

География

үзгәртү

Хәзерге Татарстан Республикасының көнчыгыш өлешендә, Актаныш районы территориясендә, район үзәге Актаныштан 25 чакрым төньяк-көнбатыштарак, Бүләк һәм Буазкүл авыллары арасында урнашкан булган. Камбарка тимер юл станциясеннән 70 чакрым ераклыкта, Дербешка пристаненнән 20 чакрымда була[2].

Климат

үзгәртү
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.9 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.8 °C 19.9 °C 17.1 °C 11.5 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[4]

Административ бүленеш

үзгәртү

1948 елдан Актаныш районының Татар Ямалысы авыл советы, 1956 елдан ― Тат. Суыксу авыл советы, 1963 елдан ― Минзәлә районының Тат. Суыксу авыл советы составында[5].

50 кеше (1956, татарлар)[5].

1930 елда яңа торак пунктка Иске Семиостровтан күченеп килүчеләр нигез салган[2].

«Якты» күмәк хуҗалыгы төзелгән. 1944―1947 елларда колхоз белән Мәхмүзә Гомәрова (Тимерова, 1916―2006) идарә иткән. 1945 елда колхозчылар язгы чәчүне 1 майга төгәлләгәннәр, райкомның күчмә Кызыл Байрагына лаек булганнар[2].

Илдә күмәк хуҗалыкларны эреләндерү сәясәте башлангач, 1950 елда «Байкал» (үзәге Бүләк авылы[6]), 1951 елда «Трактор» (үзәге Карт авылы[7]) хуҗалыклары белән, 1959 елда «Авангард» (үзәге Тат. Суыксу авылы[8]) хуҗалыгы белән берләшәләр, соңрак бөтенесе бергә «Гигант» хуҗалыгына әйләнәләр. Бөек Ватан сугышы елларында Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез флотын тәэмин итүдәге хезмәтләре өчен «Гигант» хуҗалыгы I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән (СССР Югары Советы президиумының 1985 елның 4 маенда чыккан Указы). Әлеге олы бүләккә һәр авылның да саллы өлеше кергән[2].

Авыл халкы Тат.Ямалы авыл җирлегенә керүче Бүләккә күченә[2].

1965 елны 23 июлендә рәсми рәвештә торак пунктның яшәүдән туктавы игълан ителгән[2].

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 458нче бит.

Сылтамалар

үзгәртү