Юрий Иванович Пименов (1903 елның 13 (26) ноябре, Мәскәү1977 елның 6 сентябре, Мәскәү) — совет, Россия рәссамы, график, сценографчы, педагог. ССРБ Сәнгать академиясе академигы (1962; әгъза-корреспонденты, 1954). ССРБ халык рәссамы (1970). Ленин премиясе (1967) һәм икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1947, 1950) лауреаты.

Юрий Пименов
Туган 26 ноябрь 1903(1903-11-26)[1]
Мәскәү, Россия империясе[2]
Үлгән 6 сентябрь 1977(1977-09-06)[1] (73 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер ВХУТЕМАС[d]
Һөнәре рәссам, рәсемче, сәнгатькәр

 Юрий Пименов Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

 
«Футбол» (1926) Россия маркасында (2017)
 
«Иртәгәге урамда туй» (1962) ССРБ маркасында

Юрий Пименов 1903 елның 13 (26) ноябрендә Мәскәүдә юрист гаиләсендә туа.

Мәскәү шәһәренең 10 нчы гимназиясендә укый. 1920—1925 елларда Югары сәнгать-техник остаханәләрдә (ВХУТЕМАС) Владимир Фаворский һәм Сергей Малютинда рәсем сәнгате һәм полиграфия факультетларында укый.

1923 елдан журналларда эшли. 1925 елда укуын тәмамлагач, Станковистлар җәмгыятен гамәлгә куючыларның берсе була. «Изобригада» (1931—1932) рәссамнар җәмгыятенең әгъзасы-гамәлгә куючысы. Революцион Россия Рәссамнар ассоциациясе әгъзасы.

Башлангыч чорда алман экспрессионизмының зур йогынтысын кичерә, бу күп очракта аның картиналарының каты-драматик кискенлеген аңлата: «Сугыш инвалидлары» (1926, Дәүләт Рус музее), «Авыр индустрия бирегез!» (1927); «Солдатлар революция ягына күчә» (1932; икесе дә Третьяков галереясендә). Еллар узу белән яңартылган импрессионизмга күчә, «гүзәл мизгел» иҗади принцибына, җиңел һәм артистик образ-хис-кичерешләргә нигезләнә. Театр-декорация сәнгатендә эшли, китаплар иллюстрациясе, монументаль-декоратив хезмәтләр (панно) белән шөгыльләнә. Станок сәнгате элементларын кулланган реклама киноплакаты мастеры.

Д. Б. Кабалевскийның «Кламсидан мастер» (Кече опера театры, Ленинград, 1938), Э. Ростанның «Сирано де Бержерак» (Ленин комсомолы исемендәге театр, Мәскәү, 1943), Э. Лабиш һәм А. Делакруаның «Копилка» (Кызыл Армиянең Үзәк театры, Мәскәү, 1945), Б. А. Лавренёвның «Диңгездәгеләр өчен!» (Кече театр, Мәскәү, 1946), Н. Г. Винниковның «Дала киң» (1949), Б. Р. Изаковның «Чит күк астында» (1951), Е. М. Бондареваның «Сергей Лазо» (1952), Ю. П. Чепуринның «Язгы агым» (1953), П. И. Чайковскийның «Кар кызы» балеты («Фестиваль-балет», Лондон, 1960—1961), А. П. Чеховның «Чия бакчасы» (Совет Армиясенең Үзәк театры, 1965) һ. б. спектакльләрне бизи[3].

1936—1937 елларда Рәссамнарның квалификациясен күтәрү институтында (Мәскәү) укыта, 1945—1972 елларда ВГИКта сәнгать факультетында укыта, профессор (1947).

ТАСС Тәрәзәләрендә эшли (1941—1945).

1954 елда — әгъза-корреспондент, 1962 елда ССРБ сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы булып сайлана. ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы.

1966 елда СБКФ ҮК Генераль секретаре Л. И. Брежневка И. Сталинны реабилитацияләүгә каршы 25 мәдәният һәм фән эшлеклесенең хатын имзалый[4].

Юрий Пименов 1977 елның 6 сентябрендә Мәскәүдә вафат була. Новодевичье зиратына җирләнгән.

Гаилә үзгәртү

  • Әтисе — Иван Васильевич.
  • Әнисе — Клавдия Михайловна (туганда Бабанина, сәүдәгәрләр гаиләсеннән) Даниловское зиратына җирләнгән.
  • Хатыны (1931 елдан) — Наталья Константиновна Бернадская.

Күргәзмәләр үзгәртү

Танылган хезмәтләре үзгәртү

  • «Яңа Мәскәү» (картина) (1937);
  • «Фронт юлы» (картина) (1944);
  • «Иртәгәге урамда туй» (1960).

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр үзгәртү

  • РСФСР Атказанган сәнгать эшлеклесе (1957);
  • РСФСР халык рәссамы (1962);
  • ССРБ халык рәссамы (1970);
  • Ленин премиясе (1967) — «Яңа кварталлар» (1963—1967) эшләре сериясе өчен;
  • Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1947) — ГАМТ сәхнәсендә куелган Б. А. Лавренёвның «Диңгездәге кешеләр өчен!» спектаклен бизәү өчен (1946);
  • Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1950) — ЦТС сәхнәсендә куелган Н. Г. Винниковның «Дала киң» спектаклен бизәү өчен (1949);
  • Ленин ордены (1973);
  • Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1963);
  • «Мәскәүнең 800 еллыгы истәлегенә» медале;
  • «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале;
  • ССРБ Мәдәният Министрлыгының көмеш медале (1958);
  • ССРБ Сәнгать академиясе алтын медале һәм I дәрәҗә Дипломы (1964);
  • Париждагы Бөтендөнья күргәзмәсенең алтын медале (1937).

Иншалар үзгәртү

  • В Подмосковье. (Записки художника). М., 1958
  • Год путешествий. (Путевые заметки). М., 1960
  • Искусство жизни или «искусство ничего». М., 1960, 2-е изд., доп. М., 1964
  • Новые кварталы. М., 1968
  • Таинственный мир зрелищ. М., 1974

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
  2. 2,0 2,1 Пименов Юрий Иванович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  3. ПИМЕНОВ Юрий (Георгий) Иванович (1903—1977). әлеге чыганактан 2020-10-24 архивланды. 2022-04-22 тикшерелгән.
  4. Письма деятелей науки и культуры против реабилитации Сталина.
  5. Выставка графических листов Юрия Пименова. әлеге чыганактан 2017-08-01 архивланды. 2022-04-22 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү