Юрий Бариев (әдәби псевдонимы, чын исеме Хәлил Әдеһәм улы Бариев) (1947 елның 31 декабре, Норильск1998 елның 18 сентябре, шунда ук ) — шагыйрь, Россия язучылары берлеге әгъзасы (1994 елдан), Таймыр язучылар берлеге рәисе, Норильск шәһәренең шәрәфле ватандашы (09.10.1998, вафатыннан соң). Коръәнне, «Игорь полкы турында хикәят»не рус теленә шигъри юл белән тәрҗемә итүче. Әсәрләрен рус телендә иҗат иткән.

Юрий (Хәлил) Бариев

Х.Ә. Бариев (1947-1998)
Тугач бирелгән исеме: Хәлил Әдеһәм улы Бариев
Псевдонимнар: Юрий Бариев
Туу датасы: 31 декабрь 1947(1947-12-31)
Туу урыны: Норильск
Үлем датасы: 18 сентябрь 1998(1998-09-18) (50 яшь)
Үлем урыны: Норильск
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1979-1998
Юнәлеш: лирика, тәрҗемә
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: «Северная почта» (1979)
Премияләр: «Ника» премиясе (Красноярск крае)
«Вдохновение» премиясе (Норильск)
Норильск шәһәренең шәрәфле ватандашы (1998, вафатыннан соң)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1947 елның 31 декабрендә (документлар буенча[1] 1948 елның 12 гыйнварында) Норильск бистәсендә (1953 елдан шәһәр) туган. Норильск шәһәрендәге хәзерге 4нче санлы гимназияне тәмамлаган. Ике югары белем алган: Норильск кичке индустрия институтының урта техник бүлеген һәм читтән торып Мәскәүнең әдәбият институтын тәмамлый.

16 яшеннән шахта һәм рудникларда эшли башлый. «Западная» шахтасында горняк, мастер, диспетчер булып эшли һәм «Заполярный» руднигында баш инженер вазифасын башкара, соңрак хәрбиләштерелгән тау-коткару частендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, «Заполярная правда» газетасы каршындагы «Надежда» әдәби берләшмәсе эше белән җитәкчелек итә башлый. Ул җитәкче булып торган 20 ел эчендә 12 яшь язучыны Әдәбият институтына керергә әзерли, 6 башлап язучы Язучылар берлегенә алына, Юлия Старцева В.П. Астафьев исемендәге әдәби премиягә лаек була.

Х.Ә. Бариев тырышлыгы белән Россия язучылары берлегенең регион бүлекчәсе — Таймыр язучылар берлеге оеша. Аның катнашында Таймыр язучылар берлегендә «Гнездовье вьюг» (тат. Җил-давыллар оясы) җыентыгы һәм Красноярскиның «На поэтическом меридиане» (тат. Шигъри меридианда) шигырь антологиясе, Красноярск крае иҗади балаларының «Пегас ворвался в класс» шигырь антологиясе (1996) әзерләнә һәм нәшер ителә.

Иҗаты үзгәртү

 
Истәлек тактасы. Норильск

2нче сыйныфта укыганда ук шигырь яза башлый. Шигърияткә якынайткан китабы дип, Тарас Шевченконың «Кобзарь» җыентыгын саный. Норильск шагыйре Эдуард Нонин (19331992) аның остазы була. 1968 елда беренче «Листопад» шигыре «Заполярная правда» газетасында басыла. Шахта һәм рудникларда төп эшендә эшләү күп вакытын алып, сәламәтлеген какшатса да, шигърияттән беркайчан да аерылмый. Күпчелек шигырьләре төньякның гаҗәеп табигатенә багышлана. Шулай ук мәхәббәткә, дуслыкка мәдхия җырлаган лирик әсәрләре күп. Шигырьләре «Морозные метафоры», «Очертания ветра», «Северная почта» һ.б. җыентыкларда, «Сельская молодежь», «Студенческий меридиан», «Москва», «Енисей» журналларында, «Сура», «День и Ночь», «Полярное сияние» альманахларында дөнья күрә. Иң яхшы шигырьләре «Татарский цикл»га кергән[2].

Борынгы рус әдәбияты истәлеге булган «Слово о полку Игореве» (тат. Игорь полкы турында хикәят) әсәрен бик бирелеп, үзенчә шигъри тәрҗемә итә, әсәрдәге төрки алынмаларга аңлатмаларны китапның кушымтасында биреп бара. «Норильск никель» тау-металлургия компаниясе аның тәрҗемәсен аерым китап итеп бастырып чыгара. Академик Д.С. Лихачев 1984 елда ук әлеге хезмәткә югары бәя бирә.

Соңгы елларында Коръәннең аерым сурәләрен шигъри тел белән русчага тәрҗемә итә.

1996 елда Норильск шәһәре мәдәниятенә керткән өлеше өчен Норильск шәһәре администрациясенең «Вдохновение» премиясе бирелә.

1998 елда «Норильские книги Носова» нәшрияты шагыйрьнең «Экология души» исемле яңа китабын чыгара.

Гаиләсе үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Гаиләсе белән төшкән фотосурәтләре.

Әтисе Әдеһәм Хәлил улы, әнисе Хөснура Самат кызы
Хатыны Софья Федор кызы (1949-2002)
улы Денис (гаиләсе белән Владивостокта яши)
кызы Наталья (Шилова)
оныгы Никита (Шилов)

Кызыклы факт үзгәртү

 
«Нурд-Камал» мәчете. Норильск

Хәлил Бариев башлангычы белән Норильскида беренче мәчет («Нурд-Камал») төзү башлана. Мәчет шагыйрь үлгән көнне (1998 елның 18 сентябре) ачыла, Коръәнне тәрҗемә итүчегә шунда җеназа намазы укыла.

Хәтер үзгәртү

 
Һәйкәле. Норильск

1999 елның 15 апрелендә Норильскида шагыйрь 1983-1998 елларда яшәгән йорт (Севастополь ур., 7нче б йорт) диварына истәлек тактасы куелган. Автор — В.Н. Меликов[3].

2003 елның җәендә Норильскиның Голиково станциясе районында зираттагы кабере өстенә һәйкәл куелган. Сынчы — Константин Зинич (Красноярск)[4].

Әдәбият үзгәртү

  1. Бариев Ю. Татарские песни. «День и ночь» (журнал). 1997 ел, № 4.
  2. Быстрова А. Судьба поэта в мистическом ореоле. «Заполярная правда» (газета), 2001 ел, № 196.
  3. Варфоломеева Л. Новинки литературного Заполярья. «Заполярная правда», 1999 ел, № 55.
  4. Даниленко И. Нам осень возвела преграды. «Заполярная правда», 2003 ел, № 146.
  5. Даниленко И. Тебя создатель не оставил. «Заполярная правда», 2002 ел, № 140.
  6. Закревская И. Жил на свете человек. «Заполярная правда», 2006 ел, № 170.
  7. Лузан С. О поэзии члена союза писателей России Юрия Бариева. «Заполярная правда», 1997 ел, № 201.
  8. Толстов В. Юрий Бариев и «Слово о полку Игореве». «Заполярная правда», 2001 ел, № 154.
  9. Толстов В. Ушел из жизни замечательный писатель… «Заполярная правда», 1998 ел, № 144.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү