Энцелад (иярчен)

Энцелад (бор. юнанча Ἐγκέλαδος, инглизчә Enceladus) — зурлыгы буенча Сатурнның алтынчы иярчене, Кояш системасында иң якты иярчен. Аның диаметры 504 км, Титанныкыннан 10 тапкыр кечерәк.

Энцелад
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Энкелад[d]
Масса 1,0804339E+20 килограмм[1][1]
Ачучы яки уйлап табучы Уильям Гершель[d][2]
Ачыш датасы 28 август 1789[2]
Ана җисем Сатурн[2]
Орбита эксцентриты 0,0047
Орбита авышлыгы 0,009 °
Орбита дәвере 1,37 тәүлек
Зур ярымкүчәр 237 948 километр
Күренмә йолдызча зурлык 11,8[3]
Альбедо 1,375[4]
Температура 32,9 Кельвин, 75 Кельвин һәм 145 Кельвин
Радиюс 252,1 ± 0,2 километр
Күләм 67 113 076 кубический километр[4] һәм 1,370218 тәүлек[4]
Астрономический символ
Commons-logo.svg Энцелад Викиҗыентыкта
Энцелад көньяк ярымшарында су бу
Җир һәм Энцелад зурлыгы чагыштыруы

1789 елда инглиз галиме Уильям Һершель тарафыннан ачылган.

Энцелад тулысынча боз белән капланган һәм өслеккә төшүче бөтен яктылыкны чагылдыра диярлек. Кояш яктылыгы 98%ы Энцелад өслегеннән чагыла, шуңа күрә шул иярчен бик якты һәм салкын -241 С, ләкин кайбер урыннарында, мәсәлән Көньяк котыбында җылырак температура -128 С җитә.

Кассини миссиясе Энцелад көньяк котыбында су белән бай шлейфтан фонтан чыгуын таба, бәлки, нәкъ шушы боз фонтаннар Сатурнның Е боҗрасын булдырганнар.

Бу ачылыш Энцелад эчендәге геологик активлыгына күрсәтә.

Иярчен орбиталь резонансларга эләгү нәтиҗәсендә көчле либрация күренеше (иярчен тирбәнеше) яки орбита зур эксцентриситеты һәм гравитация сәбәпле иярчен асты катламнарны периодик рәвештә җылыта.

Энцелад геологик актив, Кояш системасында тагы Юпитер иярчене Ио һәм Нептун иярчене Тритон шундый активлыкны күрсәтә.

Энцелад өслеге астында сыек су океан бар, шушы факт фонтаннарда чыгарылган матдәне тикшерү нәтиҗәсендә расланган.

Тереклек мөмкинлегеҮзгәртү

Су фонтаннарны табу сәбәпле 2011 елда НАСА «Enceladus Focus Group Conference» утырышында "Энцелад - Җирдән тыш Кояш системасында тереклеккә иң яраклы урын" дип белдерә.

NASA астробиологы Крис Маккей буенча Җирдән тыш Кояш системасында тик Энцеладта сыек су, күмертуар, азот аммиак формасында һәм энергия чыганагы табылган.

Энцеладта бик сирәк атмосфера бар, анда су бу 91 %, 4 % — азот, 3,2 % — күмерәче газ, 1,7 % — метан тәшкил итә.

Кечкенә иярчен Энцеладның гравитациясе шушы атмосфераны тота алмый, шуңа күрә аны тутыру чыганагы булырга тиеш, мисал өчен көчле гейзерлар яки криовулканнар булырга мөмкин.

 
Сатурн боҗралары һәм Энцелад

2017 елда НАСА "Кассини" аппараты Энцеладта сутуар билгеләре тапканын белдерә, сутуар тереклекне булдыру өчен яхшы чыганак булырга мөмкин дип фараз ителә.[5]

ИскәрмәләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү