Эдуард Ситдыйков

КДМУ профессоры, табиб-уролог (Казан, ТР, РФ)

Эдуард Ситдыйков, Эдуард Нәҗип улы Ситдыйков (1931 елның 31 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан2016 елның 5 сентябре, РФ, ТР, Казан) — табиб-уролог, Казан дәүләт медицина университетының урология кафедрасы профессоры (1972), кафедра мөдире (1970—1996 елларда), медицина фәннәре докторы (1971). ТАССР (1970) һәм РСФСР (1988) атказанган табибы, ТАССР (1981) һәм РФ (2002) атказанган фән эшлеклесе, СССР сәламәтлек саклау отличнигы (1982). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1994). Россия урологлар җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы филиалы рәисе (1970—2016). Казан урология мәктәбенә нигез салучы. Фәнни хезмәтләре урология проблемаларына багышланган: уродинамик җитешсезлек механизмнарын билгели һәм югалган функцияләрне нормальләштерү һәм торгызу ысулларын тәкъдим итә.

Эдуард Ситдыйков
Туган телдә исем Эдуард Нәҗип улы Ситдыйков
Туган 31 май 1931(1931-05-31)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Үлгән 5 сентябрь 2016(2016-09-05) (85 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре табиб-уролог, галим
Балалар кызлары Марина, Елена
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре «Фидакарь хезмәт өчен» медале

РСФСР атказанган табибы
ТАССР атказанган табибы
РФ атказанган фән эшлеклесе

ТАССР атказанган фән эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Олы кызы Марина белән.

1931 елның 31 маенда табиб-уролог Нәҗип Ситдыйков гаиләсендә туган. Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын «хирург» белгечлеге буенча тәмамлаган (1956). Студент чагында СССР медицина вузлары студентлары арасында баскетбол буенча СССР чемпионы була. 1956 елдан КДМИның факультет хирургиясе кафедрасында, академик Вишневский исемендәге клиникада ординатурада укуын дәвам итә (фәнни җитәкчеләре профессорлар С. М. Алексеев, И. Ф. Харитонов). ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең хирургия бүлегендә табиб-хирург булып эшли. 1960 елда Республика клиник хастаханәсендә хирургия бүлеге ачылгач, аның мөдире була. 1963 елдан КДМИның факультет хирургиясе кафедрасында ассистент. 1965 елда «Аденомэктомия с первичным глухим швом мочевого пузыря» темасына кадидатлык диссертациясе яклый (фәнни җитәкчесе профессор И. Ф. Харитонов). 1967 елда КДМИ факультет хирургиясе кафедрасында урология курсы буенча доцент итеп сайлана. 1971 елда «Замещение мочевого пузыря изолированной кишечной петлей при раке и тотальном папилломатозе» темасына докторлык диссертациясе яклый. 1972 елда профессор исеме бирелә. 1970—1996 елларда — КДМУның урология кафедрасы мөдире. 30 елга якын ул КДМУның урология кафедрасын җитәкли, аның беренче мөдире була. 1970 елдан — ТАССР урологлар җәмгыяте рәисе, ТАССР сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш Баш урологы. 1970-елларда Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә — Әлмәт, Яшел Үзән, Чистай, Алабуга, Бөгелмә, Яр Чаллы һәм Түбән Камада районара махсуслаштырылган үзәкләр оештыра. ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Баш урологы буларак, Э. Ситдыйков 1978 елда урология клиникасы өчен 7 катлы махсус корпус төзелешен башлатуга ирешә. Төзелеш 6 елга якын дәвам итә — баш уролог төзелешнең сыйфатын җентекләп күзәтә[1].

Операция ясаудан 76 яшендә генә туктый. 65 яшендә ул кафедра мөдирлеген калдыра, укытучылык эше белән шөгыльләнә. 2016 елның 1 июленә кадәр КДМУның урология кафедрасы профессоры була.

  Мин Эдуард Нәҗип улы мәктәбенә рәхмәтле. Аның һәр соравы — ул тулы бер тема, иртәнге рапорт — тулы бер лекция иде. Аның лекциясе — тулы бер энциклопедия. Аның операцияләре — зәркән эшләнмәләре кебек. Эдуард Нәҗип улы барысы өчен дә коткаручы фәрештә иде. Ул барысына да һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер иде! Менә кемне югалтты фән, медицина һәм бөтен дөнья[2]
Әхмәд Хөсәен, уролог (Ливан)
 

Фәнни кызыксынулар өлкәсе үзгәртү

Э. Н. Ситдыйков җитәкчелегендә яңа технологияләр кулланып, сидек юлыҗенес әгъзалары системасы авыруларын диагностикалауның һәм дәвалауның эндоскопик алымнарының нәтиҗәлелеген арттыру буенча фәнни тикшеренүләр алып барыла. Э. Н. Ситдыйков — 6 монография, 300 дән артык фәнни публикация авторы, 8 уйлап табу патенты иясе. Эдуард Нәҗип улының фәнни эшчәнлеге мәни бизе авырулары белән авыручыларны хирургик дәвалау мәсьәләләренә, аденомэктомиянең ялкынсыну, геморрагик һәм обструктив өзлегүләрен профилактикалау чараларына багышлана, сидек куыгының яман шеше вакытында ортопик операция методикасын эшли, бәвел деривациясенең төрле методлары белән цистэктомия ясаганнан соң, авыручыларны реабилитацияләү критерийларын билгели[3].

Казанда урология клиникасын булдыруның инициаторы һәм оештыручысы була. Э. Н. Ситдыйков — Россия Урология фәнни җәмгыятенең Татарстан филиалы рәисе, Бөтенроссия урологлар җәмгыяте идарәсе әгъзасы, «Казан медицина журналы» редколлегиясе әгъзасы, «Урология» журналының редакция советы әгъзасы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Баш урологы булып тора[4].

Хезмәтләре үзгәртү

  • 2013 — Клинико-экономическое обоснование преимуществ аденомэктомии в лечении аденомы предстательной железы (автордаш)
  • 2014 — Резекция мочевого пузыря в лечении пациентов с его новообразованиями (автордаш) һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны — һөнәре буенча инженер, аның белән студент чагында «Наука» хатын-кызлар республика баскетбол командасында уйнаганда танышканнар.
Олы кызы — Марина, медицина фәннәре докторы, КДМУ урология кафедрасы мөдире, РФ һәм ТР атказанган табибы, аның кияве — Евгений Никольский, нейрофизиология өлкәсендә белгеч, Россия Фәннәр академиясе академигы, РФА Казан фәнни үзәге рәисе урынбасары.
Кече кызы Елена — стоматолог-ортопед, медицина фәннәре кандидаты, доцент. Аның ире Алексей Зубков — уролог, аларның уллары Эдуард — уролог, медицина фәннәре кандидаты, аның хатыны — педиатр[5].

Хәтер үзгәртү

Казанның Вахитов районында, Бутлеров урамы, 47а йорт диварында истәлек тактасы ачылган. Истәлек тактасында: «Татарстан Фәннәр академиясе академигы Ситдыйков Эдуард Нәҗип улы — Казан ДМУ урология клиникасы директоры, ТР һәм РФ атказанган табибы, ТР һәм РФ атказанган фән эшлеклесе» дип язылган[6].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү