Алабуга Суворов хәрби училищесы

Алабугадагы (ТР, РФ) хәрби уку йорты

Алабуга Суворов хәрби училищесы (рус. Елабужское суворовское военное училище) — Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстанның Алабуга шәһәрендә урнашкан хәрби училищесы. 1948 елда СССР Эчке эшләр министрлыгының Казан хәрби-сәяси училищесы буларак оештырылган, 1953 елдан — Алабуга милиция мәктәбе, 1955 елдан — Алабуга махсус урта милиция мәктәбе, 2008 елдан — Казан юридик институтының Алабуга филиалы, 2009 елның 30 июленнән — Алабуга Суворов хәрби училищесы[1]. Хәрби уку йорты укучыларга урта белем бирә, Эчке эшләр органнарында хезмәт итүгә һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының белем бирү оешмаларына укырга керүгә әзерли.

Алабуга Суворов хәрби училищесы
Элеккеге исемнәр Алабуга милиция мәктәбе
Алабуга махсус урта милиция мәктәбе
Казан юридик институтының Алабуга филиалы
Нигезләү елы 5 июль 1948 ел
Директор П. А. Валов
Урын Татарстан, Алабуга
Адрес 423600, Зур Покровский ур., 25.
Сайт http://есву.мвд.рф
Логотип

Тарих үзгәртү

 
Алабуга Суворов хәрби училищесының төп уку корпусы. Зур Покровский ур., 25

Бина үзгәртү

Хәрби училище Алабуга шәһәренең тарихи өлешендә XIX гасырның икенче яртысында төзелгән, өяз шәһәре төзелеше һәйкәле булган биналарда урнашкан. Биналар элекке кыяфәтен саклаган, шулай ук уникаль түшәм лепнинасы, сәүдәгәр Ушков заводларының керамика үрнәкләре, имән паркет идәннәр, ишек һәм тәрәзә рамнары да сакланган.

1917 елга кадәр училище территориясендә урнашкан барлык бина һәм корылмаларга сәүдәгәрләр һәм шәһәр хуҗа булган. Биредә Никольский чиркәве, Вятка губернасының реаль училищесы, Алабуга шәһәр Думасы, сәүдәгәр Д. И. Стахеевның сәүдә конторасы, сәүдәгәр Стахеев, Гирбасов, Чернов, Ушковларның йортлары, надворный советник Камашев йорты – Сәүдәгәрләр мәҗлесе урнашкан булган. Хәзерге вакытта да әлеге биналар тарихи, мәдәни һәм архитектура кыйммәтләрен җуймаган.

1878 елның 10 сентябрендә Алабуга шәһәрендә төп һәм коммерция бүлекләре булган алты сыйныфлы реальный училище ачыла. Уку йорты программасында төгәл фәннәргә: математика, физикага зур игътибар бирелә. Алабуга реальный училищесы — Вятка губернасындагы мондый типтагы 10 уку йортының берсе була, реальный училищены яхшы тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары Россия империясенең теләсә кайсы югары уку йортына керә алган. Училище бинасы шәһәр сәүдәгәрләре акчасына төзелгән, акчаның зур өлешен 1нче гильдия сәүдәгәре Иван Иванович Стахеев иганә иткән. Алабуга реальный училищесы бинасы (хәзер уку корпусы) үзенең архитектурасы, матурлыгы һәм иркенлеге белән аерылып тора. 1909—1916 елларда реальный училищеда булачак Советлар Союзы Герое Леонид Александрович Говоров белем ала. 1999 елда Алабуга шәһәрендә мәйдан уртасында Маршал Говоров бюсты урнаштырылган «Хәтер мәйданы» мемориаль комплексы (рус. мемориальный комплекс «площадь Памяти») ачыла, реальный училище бинасында Маршал Говоровка мемориаль такта куела. Аның ачылышында ТР Президенты М. Ш. Шәймиев һәм Говоровның уллары катнаша.

1917 елда биналар тартып алынганнан соң аларның бер өлеше торак йорт итеп файдаланыла, бер өлешенә шәһәр хуҗа булып кала. 1920—1930 елларда Д. И. Стахеевның сәүдә конторасы бинасында Алабуга шәһәренең халык депутатлары Советы урнашкан булган.

Бөек Ватан сугышы елларында әлеге территориядә хәрби әсирләр — алманнар һәм японнар өчен 97нче номерлы лагерь оештырылган булган. 1943 елда, Сталинград янында Паулюс армиясен тар-мар иткәннән соң, Алабугага әсир төшкән алман солдат һәм офицерларын, 1945 елда, Япониянең Квантун армиясен тар-мар иткәннән соң, әсир японнарны алып киләләр. Территория тимерчыбык белән әйләндереп алына, дозор каланчалары төзеп куела. Әсирләрне реальный училище бинасына урнаштыралар. 1946 елда ТАССР Эчке эшләр министрлыгының хәрби әсирләр өчен лагереның сәяси бүлеге башлыгы урынбасары итеп булачак ТАССР Эчке эшләр министры Салихҗан Җәләлетдин улы Япеев билгеләнә. 1947 елда хәрби әсирләр лагере бетерелә, алманнар һәм японнарны туган илләренә кайтарып җибәрәләр.

Казан хәрби-сәяси училищесы үзгәртү

СССР Эчке эшләр министрлыгының 1948 елның 5 июлендәге 00767 номерлы боерыгы белән хәрби әсирләр лагере территориясендә СССР ЭЭМ Казан хәрби-сәяси училищесы төзелә. Училищены оештыру тәэмин итү буенча башлык урынбасары, интендант хезмәте майоры Илларион Сергеевич Цибизов кул астында алып барыла.

1948 елның 1 сентябреннән училище белән полковник Варлаам Тимофеевич Корепанов җитәкчелек итә. Беренче уку елында гариза биргән 357 кешедән 235 курсант кабул ителгән. Шуларның 181е Бөек Ватан сугышында катнашкан, күбесе СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән. 1949 елның 1 гыйнварына училищеда 4 дивизион була: бер курсантлар дивизионы, ике ирекле тыңлаучылар дивизионы, бер укуны тәэмин итү дивизионы. Училищеда 20 берәмлек автотехника, 26 ат була. Дәресләр 1948 елның 1 ноябрендә башлана.

Бу чорда училищеның укыту-матди базасы барлыкка килә, китапханә фонды формалаша, 1949 елның 1 гыйнварына китапханәдә 34691 данә китап исәпләнә.

Училищеның сәяси бүлеге башлыгы подполковник С. И. Кабиков җитәкчелегендә шәхси состав шәһәрдә һәм авылларда төрле эшләрдә ярдәм итә, Алабуга хезмәт ветераннары һәм Балалар йортларына шефлык итә.

Училище өчен истәлекле даталар – уку йортында СССР Эчке эшләр министрлыгының хәрби-уку гаскәрләре идарәсе башлыгы, генерал-лейтенант Григорий Григорьевич Соколов(рус.) булып киткән. СССР ЭЭМ гаскәрләренең хәрби-уку йортлары идарәсе башлыгы генерал-лейтенант Михаил Петрович Марченков(рус.) 1949 елның 13 августында училищега Кызыл байрак тапшыра. 1949 елның 15 маенда училищеда Татарстан АССР Эчке эшләр министры полковник Шаһгали Чанбарисов булып китә.

Алабуга милиция мәктәбе үзгәртү

СССР Эчке эшләр министрлыгының 1953 елның 27 августындагы 00719 номерлы боерыгы нигезендә Казан хәрби-сәяси училищесы базасында СССР Эчке эшләр министрлыгының Алабуга милиция мәктәбе төзелә. Мәктәпнең штаты элекке училище кадрларыннан тора. СССР Эчке эшләр министрлыгының 1953 елның 17 октябрендәге 1700 номерлы боерыгы нигезендә мәктәп башлыгы итеп милиция полковнигы Тимофей Михайлович Гриненко билгеләнә. Мәктәпнең алмаш составының штат саны 600 кешегә билгеләнгән. Алабуга милиция мәктәбе берничә елдан СССР Эчке эшләр министрлыгының уку йортлары белән идарә итү системасында иң яхшы уку йортларның берсенә әверелә. Т. М. Гриненко Ленин, Кызыл Байрак орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

1953-1954 елларда укучылар тулы булмаган урта белем базасында кабул ителә һәм 1954-1956 елларда тәмамлаучыларга диплом түгел, ә таныклык бирелә.

Алабуга махсус урта милиция мәктәбе үзгәртү

СССР Эчке эшләр министрлыгының 1955 елның 5 маендагы 0230 номерлы боерыгы нигезендә милиция мәктәбе урта белемле милиция хезмәткәрләрен әзерләү буенча СССР Эчке эшләр министрлыгының Алабуга махсус урта милиция мәктәбе итеп үзгәртелә. Курсантларны туплау гомуми урта белем бирү базасында үткәрелә башлый. Мәктәпне комплектлау өчен база органнары билгеләнә: Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Курган, Ырынбур, Пенза, Пермь, Свердловск, Төмән, Сембер, Чиләбе өлкәләре, Красноярск крае һәм башкалар.

1959 елда, көндезге уку формасы белән беррәттән, Казан шәһәрендә беренче тапкыр ТАССР Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен Алабуга махсус урта милиция мәктәбе базасында читтән торып укыту оештырылган. 1990 елга кадәр читтән торып уку биш укыту-консультация пунктында – Казан, Куйбышев, Свердловск, Чиләбе һәм Пермь шәһәрләрендә башкарыла.

Мәктәпнең көндезге һәм читтән торып уку бүлегендә ел саен Советлар Союзының барлык почмакларыннан меңнән артык курсант белем ала.

1957 елда мәктәпнең шәхси составы Мәскәү шәһәрендә VI Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивален үткәрү вакытында җәмәгать тәртибен саклауда катнаша.

1963 елның 23 октябрендә РСФСР Югары Советы Президиумының Алабуга махсус урта милиция мәктәбе коллективына Кызыл Байрак тапшыру турындагы карары имзалана. 1964 елның 6 маенда ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе Салих Батыев Кызыл Байракны мәктәп башлыгы Т. М. Гриненкога тапшыра.

1965 елдан алып 1969 елга кадәр мәктәп белән Сергей Сергеевич Лобанов җитәкчелек итә, ул курсантлар һәм офицерларның көнкүреш шартларын яхшыртуга җитди игътибар бирә. Никольский чиркәве алдындагы территориядә җимеш бакчасы булдырыла. Уку сыйныфларын эстетик бизәүгә зур игътибар бирелә. Педагогик коллектив квалификация күтәрү өстендә эшли, күп кенә укытучылар өстәмә белем ала, диссертацияләр яклый. 1960-елларда 25 һәм 50 метрлы ике тир төзелгән.

1969 елдан 1979 елга кадәр мәктәп башлыгы булып Рәшит Хаҗи улы Әбуталипов эшли. Мәктәп белән җитәкчелек иткән елларда мәктәпнең матди базасын ныгыту, укытучылар составын көчәйтү өчен күп көч куя. Хезмәте өчен Кызыл Байрак ордены, медальләр белән бүләкләнә.

1970 елга кадәр мәктәп БХССның тикшерү бүлекләре, идарәләре һәм бүлекләре өчен белгечләр әзерли, 1970—1971 уку елыннан җинаятьчеләрне эзләү инспекторларын әзерләүгә күчә.

1970 елда мәктәпнең шәхси составы Сембер шәһәрендә В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан уздырылган бәйрәм чараларында җәмәгать тәртибен саклауда катнаша.

1974 елның ноябрендә мәктәп СССР һәм АКШ җитәкчеләренең Владивосток шәһәрендә югары дәрәҗәдә очрашуы вакытында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә катнаша.

1975 елның октябрендә мәктәп Эрих Хонеккер(рус.) җитәкчелегендәге Алмания ДР хөкүмәте делегациясенең Яр Чаллы шәһәрендә булу вакытында җәмәгать тәртибен саклый.

1979—1990 елларда мәктәпне Юрий Павлович Андреевский җитәкли. Фидакарь хезмәте өчен Халыклар Дуслыгы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

1970-еллар азагы – 1980-еллар урталарында котельный һәм курсантлар өчен мунча, 4 катлы казарма бинасы төзелә.

1980 елда мәктәп Мәскәү шәһәрендә XXII Олимпия уеннары вакытында җәмәгать тәртибен саклауда катнаша, һөнәри осталык өчен СССР ЭЭМ грамотасы белән бүләкләнә.

Мәктәп коллективы Мәскәүдә узган Бөтендөнья яшьләр фестивалендә (1985 елда), Игелекле ихтыяр уеннарында (1986 елда) җәмәгать тәртибен саклауда катнаша.

Алабуга махсус урта милиция мәктәбе Кавказ артында: Баку (1988), Шекә (1988), Степанакерт (1989) шәһәрләрендә милләтара конфликтларны җайга салуга җәлеп ителә.

1990—1993 елларда мәктәпне Евгений Иванович Зайцев җитәкли. ЭЭМ Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнгән.

1992 елдан урта мәктәпнең 11 сыйныфы базасында курсантлар кабул ителә башлый. Укыту «Хокук саклау эшчәнлеге» белгечлеге буенча алып барыла, уку тәмамлангач, «юрист» квалификациясе бирелә.

1994 елдан 2000 елга кадәр мәктәпне Михаил Иванович Рощупкин җитәкли. Эчке эшләр органнары өчен белгечләр әзерләүдә зур өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасының атказанган юристы» исеменә лаек була, медальләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

1994-1995 уку елыннан мәктәп өстәмә рәвештә җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе өчен сорау алучылар (дознаватель) әзерли башлый.

Алабуга махсус урта милиция мәктәбе Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Чуашстан Эчке эшләр министрлыклары, Түбән Новгород, Киров, Пенза, Сембер өлкәләре эчке эшләр идарәләре, Волго-Вятка УВДТ, Урта Идел УВДТ өчен махсус юридик урта белемле белгечләр әзерләп чыгара.

1994 елда мәктәпнең шәхси составы Россия Президенты Б. Н. Ельцинның Яр Чаллы шәһәренә эш визиты барышында җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итә.

1999 елда мәктәп коллективына Россия Эчке эшләр министрлыгының яңа байрагы тапшырыла.

2000 елдан 2008 елга кадәр мәктәп белән Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә Эчке эшләр идарәсе белән җитәкчелек иткән милиция полковнигы Виктор Михайлович Анищенко җитәкчелек итә. Тарихи һәйкәлләрне — мәктәп объектлары урнашкан биналарны һәм корылмаларны реставрацияләү буенча зур эш башкарыла. Тарихи биналар бары тик мәктәп хисабына гына сакланып кала. Мәктәпкә ТР Эчке эшләр министры милиция генерал-лейтенанты Ә. Ә. Сәфәров зур ярдәм күрсәтә. Алабуганың тарихи биналарын реконструкцияләүгә керткән зур өлеше өчен Виктор Михайлович Анищенко ЮНЕСКОның «Россиянең мәдәни мирасын саклаган өчен» махсус медале белән бүләкләнә, «Татарстан Республикасының атказанган юристы» һәм «Россия хокук саклау органнарының Мактаулы хезмәткәре» мактаулы исемнәренә лаек була, медальләр, Мактау грамоталары, исемле корал белән бүләкләнә.

2001 елдан мәктәптә Хокук белеме («Правоведение») белгечлеге буенча (көндезге уку, түләүле) белем бирелә башлый.

Уку процессы көндезге, читтән торып һәм түләүле бүлекләрдә җиде цикл буенча алып барыла: Эчке эшләр органнарының оператив-эзләү эшчәнлеге; җинаять хокукы һәм хокук дисциплиналары; административ хокук һәм Эчке эшләр органнарының административ эшчәнлеге; җинаять процессы һәм криминалистика; хәрби һәм тактик-махсус әзерлек; Эчке эшләр бүлегенең мәгълүмати-техник тәэмин ителеше; социаль-гуманитар дисциплиналар.

2000 елның июнендә, Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның Татарстан Республикасына визиты вакытында, мәктәпның шәхси составы, җәмәгать тәртибен саклау өчен, Казан шәһәренә бара.

Алабуга махсус урта милиция мәктәбенең җыелма батальоны Казан һәм Алабуга шәһәрләренең 1000 еллык юбилеена әзерлек һәм бәйрәм итү чорында җәмәгать тәртибен саклый.

2007 елның 1 сентябренә кадәр даими составтагы мәктәп штаты 270 кеше, 595 курсант, читтән торып уку бүлегендә 700 тыңлаучы, түләүле бүлектә 300 студент тәшкил итә.

Алабуга милиция мәктәбе эшләгән чорда эчке эшләр органнары өчен 35000нән артык белгеч әзерләнгән, алар Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә, шулай ук БДБ илләрендә эшли. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында 20дән артык генерал, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, танылган дәүләт һәм сәяси эшлеклеләре, галимнәр һәм язучылар бар. Болар арасында — Россиянең элекке эчке эшләр министры, армия генералы В. Ф. Ерин, Россиядә Интерполның Милли бюросын җитәкләгән милиция генерал–майоры В. П. Игнатов, РСФСР, соңрак СССР Эчке эшләр министры В. П. Баранников(рус.), Россия ЭЭМ Җинаятьчеләрне эзләү департаменты башлыгы милиция генерал-полковнигы И. Г. Галимов, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары милиция генерал-майоры Р. Г. Ногманов, Башкортстан Республикасы буенча элекке эчке эшләр министры милиция генерал-лейтенанты Р. Ү. Диваев(башк.) һәм башкалар.

Казан юридик институтының Алабуга филиалы үзгәртү

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2007 елның 29 октябрендәге 1510 – р номерлы күрсәтмәсе һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының 2008 елның 7 маендагы 404 номерлы боерыгы нигезендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга махсус милиция урта мәктәбе «Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты» югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенә кушыла, аның аерым структур бүлекчәсе — Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтының Алабуга филиалы итеп үзгәртеп корыла. Филиал җитәкчесе итеп милиция полковнигы Виктор Михайлович Анищенко билгеләнә.

2009 елда филиалда Россия Эчке эшләр министры армия генералы Р. Г. Нургалиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының кадрлар белән тәэмин итү департаменты башлыгы милиция генерал-лейтенанты В. Я. Кикоть(рус.) була.

Алабуга Суворов хәрби училищесы үзгәртү

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2009 елның 30 июлендәге 1071-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга Суворов хәрби училищесы төзелә. Россия Эчке эшләр министрлыгының 2009 елның 20 августындагы 646 номерлы боерыгы белән училищеның 150 укучыдан һәм 100 даими составтан торган штаты раслана.

Уку йортына 17 яше тулмаган (31 декабрьгә), төп гомуми белем программасы буенча 8 сыйныф тәмамлаган РФ гражданнары — егетләр кабул ителә.

Укырга кергәннән соң, укучылар бушлай: туклану, форма киеме һәм аяк киеме комплекты, тулай торак һәм медицина хезмәте белән тәэмин ителә. Тулай торакның дүрт катлы бинасы училище территориясендә урнашкан. Суворовчыларга 1000 сум күләмендә (ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен — 2000 сум) айлык стипендия бирелә. 30 көннән дә ким булмаган көзге, кышкы һәм язгы каникуллар һәм 8 атнадан да ким булмаган җәйге ял бирелә.

Уку тәмамлангач, урта гомуми белем турында аттестат бирелә[2] [3].

Уку йорты башлыклары үзгәртү

  • 1948—1953 елларда — Варлаам Тимофеевич Корепанов.
  • 1953—1965 лларда — Тимофей Михайлович Гриненко.
  • 1965—1969 елларда — Сергей Сергеевич Лобанов.
  • 1969—1979 елларда — Рәшит Хаҗи улы Әбуталипов.
  • 1979—1990 елларда — Юрий Павлович Андреевский.
  • 1990—1993 елларда — Евгений Иванович Зайцев.
  • 1994—2000 елларда — Михаил Иванович Рощупкин.
  • 2000—2008 елларда — Виктор Михайлович Анищенко.
  • Суворов хәрби училищесы — Сергей Михайлович Рязанов, П. А. Валов.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. История ЕСВУ МВД РФ. 2022 елның 16 март көнендә архивланган. Официальный сайт Министерства внутренних дел Российской Федерации(рус.)
  2. Елабужское суворовское военное училище МВД России проводит мероприятие «День открытых дверей».(үле сылтама) Администрация Горнозаводского городского округа Пермского края(рус.)
  3. Часто задаваемые вопросы.(үле сылтама) есву.мвд.рф(рус.)