Шәмсия Азанова

(Шәмсия Сәгыйдуллина битеннән юнәлтелде)

Шәмсия Азанова, Шәмсия Азан кызы Азанова (Сәгыйдуллина) (1902—1992) — коммунистлар фиркасе хезмәткәре, журналист, «Азат хатын» журналы баш мөхәррире (1928—1931). ВКП (б) әгъзасы (1919 елдан).

Шәмсия Азанова
Туган телдә исем Шәмсия Азан кызы Азанова (Сәгыйдуллина)
Туган 1902(1902)
Казан губернасы, Казан өязе, Акъегет
Үлгән 1992(1992)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре мөхәррир
Җефет М. Сәгыйдуллин (1900—1938)
Балалар улы Рафаэль, кызы Луиза (игезәкләр)
Бүләк һәм премияләре «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале (1946)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1902 елда Казан губернасы Казан өязе (хәзерге Яшел Үзән районы) Акъегет авылында туган. Ун яше тулгач, Вологда шәһәрендә асрау булып хезмәт итә башлый. Йорт хуҗаларының тәкъдиме белән мәктәпкә укырга керә. 1922 елда Казанда II баскыч фирка-шура мәктәбен тәмамлый.

Казанда үзгәртү

1922 елдан ВКП (б) өлкә комитетында хатын-кызлар бүлегендә инструктор, соңрак әлеге бүлекнең мөдире булып эшли. 1928—1931 елларда Азат хатын журналының баш мөхәррире була. Казанның сәнәгать үзәге саналган Елга аръягы фирка район комитеты сәркатибе Миңгәрәй Сәгыйдуллин белән таныша. Аңа кияүгә чыга.

1926 елда ире белән Урта Азиягә (Үзбәкстан ССР, Ташкәнт) «кадрларны ныгыту өчен» эшкә җибәрелә. Ләкин Урта Азия климаты сәламәтлекләренә зыянлы булу сәбәпле, кире Казанга әйләнеп кайталар. М. Сәгыйдуллин ВКП (б) өлкә комитетының матбугат бүлеге мөдире итеп билгеләнә, аннан Мәскәүгә, ВКП (б) ҮК карамагына күчерелә.

Мәскәүдә үзгәртү

1932 елның 21 декабрендә Ш. Азанованың ирен кулга алалар. Мәскәү―Идел каналы төзелешенең төп базасы булган «Дмитровлаг»та татар телендә чыгучы канал газетасы мөхәррире буларак хөкем срогын үтәүче ире белән элемтәләрне өзмәгән һәм хатлар язышып, янына килеп йөргән өчен, аны фиркадән чыгаралар. Фирканең үзәк контроль комиссиясе сәркатибе Е. Ярославскийга язган хатыннан соң, фирка сафына кире кайтаралар, ләкин «сәяси сукырлык өчен» шелтә ясыйлар.

Сәяси золым үзгәртү

Мәскәүдә «Ремонтобувь» кооперативында мәдәният хезмәткәре, «Метрострой»да бүлекчә фирка комитеты сәркатибе булып эшләгән [1] Ш. Азанованы 1937 елның 16 октябренда кулга алалар. СССР НКВДсының махсус киңәшмәсе 5 елга ирегеннән мәхрүм итә. Коминың төньягына, Воркутага хәтле 900 км этап белән җәяүләп барырга туры килә. 1938 елның 10 мартында хөкем срогын үти башлый, 1944 елның 1 мартында лагерьдан чыгарыла, яшелчә үстерүчеләр бригадасы оештыра, 1946 елда «Бөек Ватан сугышында фидакәр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә. Пенсиягә чыккач, Казанга кайта. 1988 елда гына исеме аклана.

Гаиләсе үзгәртү

Ире М. Сәгыйдуллинны 1938 елның 10 маенда СССР Югары суды хәрби коллегиясе «кораллы фетнә, шулай ук фирка һәм хөкүмәт җитәкчеләренә һәм Сталинның үзенә каршы террорчылык акты хәзерләүдә» гаепләп, атарга хөкем итә.

Улы Рафаэль, техникум тәмамлап, Свердловскида авиация заводында эшли.

Кызы Луиза кызыл дипломга медицина институтын һәм ординатура тәмамлый.

Бүләкләре үзгәртү

  • 1946 — «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Симонов А. Журналистика как поступок. М., 2004.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү