Шулпалы ит бәлеше

Шулпалы ит бәлешетатар һәм башкорт уртак ашларыннан берсе, камыр тыш эченә бер яки берничә төрле ашамлык салып мичтә пешерелгән кунак ашы.

Шулпалы ит бәлеше

итле ризык

авторлык
Үз исеме

Шулпалы ит бәлеше

Автор

халык ашы

Компонентлары
Төп
  • камыр
  • ит
  • бәрәңге
  • суган
  • шулпа
Өстәмә
  • борыч
аналоглары

шулпалы каз бәлеше

Азык кыйммәте
Калориялеге:

югары

Бәлеш өчен камыр басу үзгәртү

Шулпалы бәлешне гадәттә төче камырдан ясыйлар, чөнки әче камырдан ясасаң, бәлеш тишелеп шулпасы агып бетүе мөмкин.

Табакка йомырка сыта­лар, аңа тоз сибеп һәм өстенә каймак яки өсте алынмаган сөт салып туглыйлар. Бу сыекчага иләнгән он салып, токмач камы­рыннан йомшаграк итеп камыр басалар. Берсен дүрттән өч өлеш, икенчесен дүрттән бер өлеш итеп камырны ике кисәккә бүләләр. Зуррак кисәкне биш-алты миллиметр калынлыгында, читләре зур табадан бер кул яссуыннан күбрәк чыгып торырлык итеп, куна тактасында түгәрәкләп җәеп, майлаган табага тигез итеп салалар.

Таба кырыена тиеп камыр өзелмәсен өчен, аның тирәсенә таба биеклегендә тастымал урап куярга мөмкин.

Бәлешнең эчлеген әзерләү һәм аны эшләп бетерү үзгәртү

Бәлеш эченә дигән итне юганнан соң, сөякләреннән аерып, кузы чикләвеге эрелегендә турыйлар һәм шундый ук эрелектә туралган бәрәңге белән бергә катнаштыралар. Бәрәңге белән бер үк вакытта вак кына итеп туралган суган да кушыла, борыч һәм тоз сибелә. Гадәттә шулпалы бәлешләргә лавр яфрагы са­лынмый, теләгән кешегә бөтен килеш яисә ваклап 1—2 яфрак салырга мөмкин. Кайберәүләр яфракны кайнатып, суын гына да салалар. Шуларның барысы табадагы камыр җәймәсенә өем итеп салына һәм камырның кырыен күтәреп, бөреп чыгалар. Шуннан соң камырның калган кисәген җәеп, бәрелгән бәлешкә каплыйлар да ике бармак белән чеметеп, ябыштыралар. Бәлеш капкачының уртасына тишек тишелә һәм аңа камырдан бөке (кендек) ясап тыгыла.

Бәлешне пешерү үзгәртү

Ясап  бетергәннән соң,   бәлешнең өстен канат белән майлыйлар һәм мичкә тыгалар, Әгәр мич кызу булып, бәлешнең өсте катып китү куркынычы булса, бәлеш мич­тә бераз торганнан соң, аның өстенә суда басылган арыш камы­рыннан каплама ясап ябалар яки суга манчылган кәгазь кап­лыйлар. Бәлеш мичтә 1—1,5 сәгать тотыла. Шуннан соң бәлеш­нең бөкесен ачып, эченә алдан хәзерләп куелган ит шулпасы салына һәм бөкесен каплап, яңадан мичкә тыгыла.

Бәлешне табынга бирү үзгәртү

Бәлешне табынга бирү алдыннан аның ' эченә тагын шулпа салына. Табынга бәлешне табасы белән бирәләр. Башта аның капкачын кисеп, өлешләп бүләләр, аннан һәр тәлинкәгә эче са­лына, соңыннан кырые киселә, Боларны ашап бетергәч, төбе кисеп бүленә.

Рецепт үзгәртү

Бәлеш пешерү өчен: 1,5 килограмм камыр, сөяге белән бергә 1,5—2 килограмм ит, 2 килограмм бәрәңге, 100—150 грамм май, 400 грамм шулпа, 150—200 грамм суган, кирәк кадәр тоз һәм борыч алына.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (өченче томда) Казан, 1977.
  • Юныс Әхмәтҗанов, "Татар халык ашлары" китабы, 1969 ел.
  • Татар халык ашлары. Руcчадан Р.Х. Камалова,, В.Р. Шәрипова тәрҗемәсе. - Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1987.