Шри Мариамман Гыйбадәтханәсе, Куала-Лумпур

Шри Маһамариамман Гыйбадәтханәсе (Тамил телендә:ஸ்ரீ மகாமாரியம்மன் திருக்கோவில்,கோலா லம்பூர்) - ул Малайзиядә, Куала-Лумпур шәһәрендә Һинд дине гыйбадәтханәсе. Ул 1873 елда нигезләнгән булган һәм Петалинг Урамында (Чайнатаун) Җалан Бандарда (элек Һай Стрит буларак мәгълүм) кырыенда урнашкан. 1968 елда яңа корылма төзелгән булган, анда Көньяк Һинд гыйбадәтханәләре стилендә бизәкле “Раджа Гопурам” хасият булып тора. Башланганнан бирле, гыйбадәтханә иртә Һинд дине иммигрантлары өчен әһәмиятле табыну урыны булып тора һәм хәзер әһәмиятле мәдәни мирас урыны булып тора.

Гыйбадәтханә
Шри Мариамман Гыйбадәтханәсе, Куала-Лумпур
ஸ்ரீ மாரியம்மன் கோவில்
Śrī Māriyammaṉ Kōvil
马里安曼兴都庙
Mǎ lǐ Àn Màn xīng dū miào
Ил Малайзия
Кайсы дини агымга карый Мариамман Алиһәсенә табыну
Төзелеш еллары ???—1873 ел

Тарихы үзгәртү

Шри Маһамариамман Гыйбадәтханәсе К.Тһамбусами тарафыннан 1873 елда нигезләнгән булган һәм башта Пиллаи гаиләсе өчен шәхси изге урын булып торган. Гаилә гыйбадәтханә ишекләрен җәмәгатькә 1920 елларда җәмәгатькә ишекләрен ачкан һәм соңыннан гыйбадәтханә өстеннән идарәне трастилар оешмасына тапшырган. Бу Малайзиядә иң борынгы эшләп торучы Һинд дине гыйбадәтханәсе. Гыйбадәтханәнең урыны элек Куала-Лумпур тимер юл станциясе янында булган. Ул хәзерге урынына Җалан Тун Эйч. Эс. Лига (Петалинг Урамына, ягъни Куала-Лумпурның Чайнатаунына) 1885 елда күчкән. Элеккеге бина 1887 елда җимерелгән булган һәм аның урынында кирпеч бина төзелгән булган. Шул корылма хәзерге гыйбадәтханә бинасына юл бирер өчен җимерелгән булган һәм аның төзелеше 1968 елда тәмамланган булган. “Гопурам” буларак мәгълүм гыйбадәтханәгә капка юлы 1972 елда тәмам төзелгән булган.

Архитектурасы үзгәртү

Гопурам үзгәртү

Дравид архитектурасы стилендә төзлеп, гыйбадәтханәнең күренекле хасияте булып сокландыргыч 5-баганалы гопурам (манара) тора. Ул гыйбадәтханәдә иң биек корылма булып тора. 22,9 м (75 фут) биеклектәге пирамида формасындагы капка көньяк Һиндстаннан сынчылар ясаган Һинд дине Илаһлары белән бизәлгән. Баш сынчы булып Тамилнадтан С.Т.Муниаппа булган һәм аннан гопурамны ясар өчен 228 потны барлыкка китерергә соралган булган.

Төп дога кылу залы үзгәртү

 
Шри Маһа Мариамманга гыйбадәтханәнең изге урыны (гарбаграһам).

Бу гыйбадәтханә аркасында ятучы кеше тәне формасында һәм башы көнбатышка таба һәм табаннары көнчыгышка таба юнәлгән сыман. Гыйбадәтханәнең 5 баганалы гопурамы тәннең аякларына карый. Ул материаль һәм рухи дөнья арасында бусага булып тора. Артта башка карый торган гарбһагриһа яки санктум санкторум урнашкан. Ул стеналар һәм түбә белән ирекле итеп торган корылма һәм аның көнчыгышка карый торган бер керүе бар. Бу төп Илаһ Шри Маһа Мариамман урнашкан эчке санктум. Каһин гарбаграһам алдында пуджаны (догаларны) башкарганда басып тора. Гыйбадәтханә эчендә бай бизәлгән түшәме белән төп дога залы урнашкан. Төп гыйбадәтхандә өч изге урынның урнашуы зәвыклы итеп бизәлгән суган-сыман гөмбәзе белән билгеләнгән, аны тыштан күреп була. Шулай ук төп гыйбадәтханә бинасы тирәли перифериядә дүрт кечкенә гыйбадәтханә урнашкан. Пиллайяр сулда изге урында һәм аның иртуганы Ходай Муруган уң якта урнашкан. Пиллаяр шулай ук керү янында бар, чөнки ул киртәләрне юк итүче булып тора. Гыйбадәтханә эчендә сигез пот ашта Лакшминыкы. Һинд дине традициясе буенча һәр 12 елны гыйбадәтханә янә изгеләштереләнә.

Көмеш арба үзгәртү

Бина эчендә көмеш арба бар. Бу арба ел саен уза торган Тһайпусам вакытында әһәмиятле хасият булып тора. Ул бу чара вакытында Ходай Муруган һәм аның хатыннарын (Валли һәм Теиваяннины) шәһәр урамнары буйлап Бату Мәгарәләренә алып бару өчен кулланыла. Ул беренче мәртәбә 1893 елда эшләнгән булган һәм 350 килограмм көмештән ясалган булган. Арба Һиндстанда ясалган булган һәм 12 өлеш итеп җыелыр өчен алып барылган булган. Ул 6,5 метр биеклектә һәм аның 240 чаңы һәм өстендә пар аты бар. Көмеш арба алдында, агач юрамасы ул 1930 елда Һиндстан һөнәр ияләре тарафыннан эшләнгән булган.

Бангунан Мариамман үзгәртү

Соңгы вакытта Шри Мариамман гыйбадәтханәсене 40 ел узганнан соң уз бинасына ия булган. Җалан Тун Эйч. Эс Лида гыйбадәтханә артында алты катлы бина рәсми рәвештә Эшләр Министры һәм Малайзия Һинд дине Конгрессы президент Сами Веллу тарафыннан ачылган булган. Гыйбадәтханә сәркатибе бинаны төзү фикере турында 38 ел элек Сами Веллу гыйбадәтханә комитеты әгъзасы булганда бәхәс алып барган. Бангунан Мариамман буларак мәгълүм булган бина Каланг автобус тукталышы янында һәм Пасар Сени станциясенә каршы. Ул гыйбадәтханәгә тоташтырылган һәм бина асты парковкасы өчен урыны, ике аудитория өчен өч каты һәм залы бар.

Илаһы үзгәртү

Мариамман күченгән Һиндлеләр тарафыннан киң табынылган Алиһә булып тора, аеруча Тамиллар арасында, чөнки ул аңа чит илләргә барганда яклаучыга буларак караганнар. Мариамман Парвати Алиһәсенең манифестациясе булып тора, бу Ана Җир һәм аның куркыныч көчен чагылдыручы инкарнация булып тора. Ул тугърыларны изге булмаган һәм шәйтани вакыйгалардан саклый.

Идарә ителеше үзгәртү

Шри Маһамариамман Гыйбадәтханәсе белән Шри Мариамман Гыйбадәтханәсе Дэвастханамның Идарә Оешмасы идарә итә, шулай ук ул Бату Мәгарәләре һәм Кортумалаи Пиллайяр Гыйбадәтханәсе белән идарә итә. Ул шулай ук Һинд дине ел саен календарен билгеләүдә Малайзия Хөкүмәтенең Һинд дине дини киңәшчесе ролен башкара.

Бәйрәмнәр үзгәртү

Гыйбадәтханәдә аеруча Дипавали бәйрәмендә тугърылар күп була, алар изге көндә догаларын тәкъдим итәләр. Шулай ук Тһайпусам изге көнендә меңнәрчә тугъры иртә белән таң атканчы килеп дини вакыйга буларак Бату мәгарәләренә озын процессия башлыйлар. Алар Ходай Муруганга тәкъдим буларак һәр кулында сөт контейнерлары алып баралар һәм җилкәләрендә “кавади”ларны алып баралар.

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү