Шок организмга бик көчле патологик ярсыткыч тәэсир иткәндә килеп чыга һәм ул тормыш өчен куркыныч процесс булып тора. Вак артерияләрдә, артериолаларда, капиллярларда, венулаларда һәм вак веналарда кан әйләнешенең критик рәвештә бозылуы, тукымаларның кислородка җитәрлек туенмавы, организмда матдә һәм энергия алмашы дефициты барлыкка килү һәм күзәнәкләр һәлак булу күзәтелә.

Шок
Сурәт
NCI Thesaurus идентификаторы C35016
 Шок Викиҗыентыкта

Барлыкка килү сәбәбе буенча бу халәтне берничә төргә: канның гомуми микъдары кимүгә бәйле (гиповолемия), септик шок, кардиоген, нейроген, анафилактик һәм башка төрле шокларга аералар. Ләкин табиблар практикасында шок бик еш катнаш хәлдә очрый. Мәсәлән, травма шогы булганда күп кан югалту, агулану һәм көчле авырту күзәтелергә мөмкин.

ГЕМОРРАГИК ШОК. Бик күп (20-40 % ка кадәр) кан югалтканда күзә­ телә. Җиңел дәрәҗәсе — 20 % , уртача — 20-40 % , авыр дәрәҗәдәге шок 40 % тан артык кан югалтканда очрый.

Геморрагик шок 3 стадиягә бүленә.

Компенсацияле кайтма шок. 700-1300 мл кан югалганда күзәтелә. Бу очракта уртача дәрәҗәдәге тахикардия була, кан басымы бераз төшә, тире асты веналары бушый, очлыклар суына, бәвел бүленеп чыгу яртылаш кими.

Компенсацияләнмәгән кайтма шок. Кан югалту күләме 1300-1800 мл.

Пульс ешлыгы минутына 120-140 була, систолик кан басымы терекөмеш баганасының 100 мм дәрәҗәсенә кадәр төшә. Тын бетүе сизелә, салкын тир бәреп чыга, очлыклар суына.

Кире кайтмый торган шок. Кан югалту күләме 2000-2500 мл га җитә.

Пульс 140 тан артып китә, систолик кан басымы 60 тан түбәнгә төшә яки бөтенләй булмый, аң югала, бәвел бүленми башлый.

Кан күп югалганда, йөрәк эшен көчәйтүче дарулар кертергә ярамый.

Беренче чиратта магистраль венага катетер куялар һәм аның аркылы организмга кан алмаштыргыч сыекчалар, шулай ук плазма, мөмкин булганда альбумин һәм протеин кертүне тәэмин итәләр. Уртача һәм авыр дәрәҗәдәге шок булганда, кан күчерү таләп ителә. Периферик тамырларның спазмын бетерү өчен авыруны җылыталар. Дымлы кислород бирәләр.

Эренле яра, сепсис авыруы булган очракта антибиотиклар кулланыла.

КАРДИОГЕН ШОК. Бу — йөрәкнең кинәт кенә кан кууын киметү нәти­ җәсендә барлыкка килгән шок. Кагыйдә буларак, ул киң тәэсирле миокард инфаркты булганда күзәтелә. Мондый шок миокардның 40 % массасы зарарланган сырхауларның 5-20 % ында очрый. Башка сәбәпләре: үтә көчле миокардит, аорта, сул йөрәгалды-карынчык тишеме кискен рәвештә (стеноз) тараю яки аларның үтә көчле җиткелексезлеге, карынчыкларның пәрдәсе ярылу, йөрәк ритмы бозылу. Кардиоген шок күбрәк олы яшьтәге кешеләрдә күзәтелә.

Бу шок вакытында кан басымы кискен рәвештә түбәнәя, тире төсе ага­ ра, дымлана, үпкәләр шешенә. Үзәк нерв системасы да читтә калмый — миңгерәүләнү сизелә. Авыруны тикшергәндә, аның очлыклары салкын була, көчле авыртудан аңын югалтырга мөмкин. Дәвалауда төп бурыч — кан басымын күтәрү. Авыруга кислород бирелә. : Аерым очракта диастола вакытында махсус насос белән аортага кан кертү, , башка төр дәвалау чаралары кулланыла. Кардиоген шок булганда, кан басымын үлчәү, йөрәк кыскару ешлыгын, организмнан бүленеп чыккан бәвел микъдарын, башка барлык кирәкле күрсәткечләрне даими рәвештә үлчәп торырга кирәк. Кардиоген шок вакытында үлем-китем 50-90 % ка җитә.

СЕПТИК ШОК. Перитонит, сидек һәм үт чыгару юллары инфекцияләре, пневмония, панкреонекроз, септик аборт һәм бала тапканда сепсис авыруы белән катлаулану булганда күзәтелә. Күп вакытта септик шок бактерияләр, вируслар, гөмбәчекләр, түбән төзелешле микроорганизмнар тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Симптомнары: температура күтәрелү, калтырау, кызыл һәм ак кан тәнчекләре нисбәте үзгәрүе. Нерв-психик халәт тайпылышы: ярсу, көзән җыеру, миңгерәүләнү хәле, кома. Йөрәк-кан тамырлары системасында үзгәреш: кан басымы түбәнәю, йөрәк ритмы бозылу, миокард ишемиясе.

Сулыш алу тайпылышлары: тирәнтен булмаган еш сулыш алу (тахипноэ), канда кислород күләме кимү (гипоксемия). Паренхималы әгъзалар функциясенә зыян килә. Кайчак ашказаны-эчәк трактыннан кан китә, су- электролит балансы бозыла.

Инфекция учакларын хирургик юл белән дәвалау таләп ителә. Йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген, кан әйләнешен көйләргә кирәк була. Үпкәдә һава алмашы кислород биреп нормальләштерелә. Кирәкле сыекча парентераль юл белән кертелә.

ТРАВМА ШОГЫ. Бу — үтә көчле травмага җавап буларак барлыкка килгән халәт. Авырту, канга агулы матдәләр җыелу (токсемия), кан агу һәм шуннан соң суыну шокка китерүче факторлар булып тора. Травматик токсикоз вакытында йомшак тукымаларның җимерелүе дә шокның бер сәбәбе булып исәпләнә. Пешкән вакытта исә авырту һәм кан агулану белән бергә, пешкән өслектән плазма чыгу, аксым һәм калий дефициты барлыкка килү шок сәбәбе булып тора. Травма булганда, зыян күрүче кан югалтмаса, аның тире өслеге агарып китә, ул хәлсезләнә, хәрәкәт итә алмый (гиподинамия), йөрәк тибеше акрыная, тыны бетә. Салкын тир бәреп чыга.

Дәвалау процессында геморрагик шок булгандагы кебек дәвалау алымнары кулланыла. Хастаханәгә салганчы ук, телнең эчкә батуын булдырмау, йоткылыкның урта өлешен чистарту, ясалма сулыш алдыру, үпкәләргә һава кермәсә, трахеягә көпшә кертү шарт. Кан йөрешен торгызу өчен, йөрәккә тышкы массаж ясау, көчле кан акканда жгут, кыса торган бәйләвеч салырга кирәк. Венага кан алыштыручы сыекчалар кертү, ’ авыртуны басучы дарулар кадау, сынган урынга иммобилизация ясау ярдәм итә. Авыруны носилкага җайлап салырга таләп ителә. Күкрәк читлеге зарарланганда — ярым утыртып, баш травмасы булганда — Фаулер торышында (ярым утыру хәле, баш, иңбашлар югарыдарак була), эч зарарланганда — горизонталь торышта госпитализацияләү шарт. Оча зарарланганда, авыруга бака торышы (аяклар аерылган, тезләр бераз бөгелгән хәлдә аркага яткыру) бирергә кирәк.

Искәрмәләр үзгәртү