Шишара - төрле-төрле фигуралар формасындагы ризык.

Шишара

Күп итеп шикәр комы һәм май салып төче камыр басалар. 200—300 г лы кисәкләргә бүлеп, 2 см калынлыгында җәяләр, аннары 4—6 см киңлегендә, 10—15 см озынлыгында тасмалап кисәләр. Кискән камырдан төрле-төрле фигуралар — шишара ясыйлар. Майлы табага тезеп, кызу мичкә яисә духовкага куялар. Пешкән шишара өстенә шикәр оны сибәләр. Шишараны махсус пычак яисә форма белән дә кисәргә була.

Чыганаклар үзгәртү