Щинто

(Шинто битеннән юнәлтелде)

Щинто (Кытай иероглифлары белән: 神道, хирагана белән: しんとう)яки Щиндо (Кытай иероглифлары белән: 神道, хирагана белән: しんどう) яки Синтоизм ул Япония дине. Шулай ук Каннагараномичи (Кытай иероглифлары белән: 惟神道, хирагана белән: かんながらのみち)дип атала.

Щинто
Сурәт
Барлыкка килгән урыны Япония
Йогынтысын кичергән koshintō[d], буддизм, Даочылык, Конфуцийчылык, Ибраһими диннәр[d] һәм Һинд дине
Кайда өйрәнелә Shinto studies[d]
Пиктограмма
Коллаж
Нинди вики-проектка керә Shinto task force[d]
 Щинто Викиҗыентыкта
Япониядә, Һирощима префектурасында Ицукущима изге урынына тории узу юлы, илдә торииларның иң мәшһүр мисалларының берсе. Тории Синтоизм храмнарына керүне билгели һәм диннең таныла торган символлары булып тора.

Бу риваятьләргә, сигез миллион Илаһка, табигатькә һәм табигать юнәлешләренә нигезләнгән анимистик һәм борынгы бабаларга табыну дине. Синтоизм диненең үзәк идарәсе юк һәм тарафдарлар арасында төрле юллар бар.
Синтоизм политеистик һәм барлык әйберләрдә бар дип ышанылган табигыйдан өстен берлекләр ками тирәли әйләнә. Ками һәм табигый дөнья арасында бәйләнеш Синтоизмның анимистик дип танылуына китергән. Камиларга камидана көнкүреш изге урыннарында, гаилә изге урыннарында һәм дзиндзя җәмәгать изге урыннарында табыналар. Соңгыларында персонал булып каннущи буларак мәгълүм каһиннәр тора, алар шул урында храмда булган махсус камига ашамлык һәм эчемлек тәкъдимнәрен күзәтеп тора. Бу кешеләр һәм камилар арасында гармонияне үстерү һәм соңгыларның алкышына ирешү өчен эшләнә. Башка киң таралган ритуалларга кагура биюләре, узу ритуаллары һәм фасыл фестивальләре керә. Җәмәгать храмнарында багучылык формалары җайлаштырылган һәм дин тарафдарларына амулетлар кебек дини объектлар тәэмин ителә. Щинто динендә төп концептуаль игътибар үзәге сафлыкта, күбесенчә чистарту практикалары ярдәмендә, мәсәлән, ритуаль юыну һәм коену, бигрәк тә табыну алдыннан. Ышану күп төрле асаба һәм төбәк формаларда яши.
Щинто аспектлары яңа дини хәрәкәтләргә кертелә.
Щинто храмнары (дзиндзя) күбесенчә Япониядә урнашкан, биредә 100 000-нән артык храм. Шулай ук Америка Кушма Штатларында дзиндзялар бар, анда Европа килеп чыгышлы Американнар да йөри. Храмда японнар да, төрле килеп чыгышлы Американнар да хезмәт итә. Бразилиядә иммигрантлар берничә дзиндзя нигезләгәннәр.

Сахалин өлкәсе территориясендә Карафуто храмы.
Көньяк Европада, Сан-Маринода дзиндзяда Щинто йоласы башкарылуы.

Шулай ук Тайваньда (Тайван дзингу), Сахалин утравында (Карафуто храмы), Кореяда (Тёсэн дзингу), Палауда (Корор утравында), Сан-Маринода (Серравалле) Синтоизм храмнары төзелгән булган. Америка Кушма Штатларында Синтоизм храмнары пантеонына Джордж Вашингтон һәм Камеамеа I Һавайи патшасы рухлары керә. Америка Кушма Штатларының Бөек Цубаки храмының баш каһине булып Коити Бэрриш тора.
Хәзерге Япониядә каннущи (Щинто дине каһине) булырга теләүчеләр өчен ике төп өйрәтү университеты бар, Токиода Кокугакуин университетында һәм Миэ префектурасында Когаккан университеты. Аларда уку дәвере 1 елдан 2 елга кадәр аерылып тора, ә уку планы "Синтоизм храмнары ассоциациясе" алга сөргән таләпләргә туры килә. Әмма бер айга кадәр тизләтелгән курсларны узарга тәкъдим итә торган рәт башка программалар бар, шуннан соң студент башта имтихан тапшырып сертификат ала. Кайбер храмнар каннущи аккредитациясен аларда узарга мөмкинчелеген тәкъдим итә. Хәзерге вакытта тәҗрибә һәм белем белән аерылып тора торган биш төр каннущи бар: гудзи (иң олы каһин), аның ярдәмчесе гонгудзи, өлкән һәм кече каһиннәр неги һәм гоннеги һәм аннан соң каннущи. Шулай ук биш рәсми рангтан торган шкала бар.
Храмда баш каһин гудзи дип атала. Шулай ук храмнарда дзиндзя мико (алар инглизчә кайчак "shrine maidens" дип атала) ярдәм итәләр.

Сигез миллион Ходай үзгәртү

Табигать һәм Ходайлар бер итеп таныла һәм ритуаллар Илаһлар һәм кешеләргә бәйле махсус йолалар булып, бу йолалар махсус урыннарда һәм храмнарда (дзиндзя) башкарыла.
Япон телендә еш сигез миллион ками бар дип әйтелә, бу төшенчә чиксез санны билгели, һәм Щинто практикалаучылар алар бөтен җирдә дә бар дип ышаналар. Алар бөтен көчкә ия, бөтен нәрсәне белә торган яки һичшиксез үлемсез дип таныла.

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү