Шафран (санаторий)

Башкортстандагы санаторий

Шафран санаторие - Башкортостан Республикасының Әлшәй районының Шафран авылында урнашкан климат һәм кымыз белән дәвалаучы оешма.

Шафран
Дәүләт  Башкортстан
Административ-территориаль берәмлек Әлшәй районы
Карта

Урнашуы үзгәртү

Санаторий Уфадан 138 км көньяк-көнбатыштарак, Шафран тимер юл янында, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының итәгендә, диңгез кимәленнән 230-250 м биеклектә урнашкан[1]. .

Климаты үзгәртү

Климаты континенталь. Кыш уртача салкын (гыйнварда уртача т. - 15оС), җәй җылы, кояшлы (июль аенда уртача +19оС). Уртача явым-төшем микъдары - елына 400 мм чамасы. Кояшлы сәгатьләр саны - елына 2055[2]. .

Тарихы үзгәртү

Беренче шәхси кымыз белән дәвалау йорты 1882 елда тайный советник хатыны О.В. Шафранова тарафыннан ачыла. Җәйге чорда 60ка якын кешегә хезмәт күрсәтелгән [3].

Тиздән Шафран станциясе янында кымыз белән дәвалаган тагын берничә бина эшли башлый.

1919 елда «Гомумдәүләт әһәмиятендәге дәвалау урыннары турында»гы декрет [4] белән бәйле, алар базасында 360 койкага исәпләнгән хәзерге Шафран гомумдәүләт санаторие оештырыла. Беренче тапкыр курорт эшен фән белән бәйләп, кымыз белән дәвалауны фәнни нигезгә куеп, бердәм санаторий режимын эшләргә тәкъдим ителгән.

1923 ел дәвалау мизгелендә санаторийда 460 авыру дәвалау курсы уза һәм 92,9 процент авыруларның уңай нәтиҗәләренә ирешелә. "Шафран" шифаханәсе ул елларда ук чит илдә дә таныла.

1923 ел дәвалау мизгелендә Америка полковнигы Белл миссиясе вәкиле үтенече буенча, Шафранга дәвалау курсы үтергә Американың алты гражданы килә. Сугыш вакытында санаторий яралылар өчен госпиталь буларак эшли. 1960 елда Башкортстан Саулык саклау министрлыгының шул чактагы баш урологы, Башкорт медицина институты профессоры Леонид Петрович Крайзельбурд тырышлыгы белән урология бүлеге ачыла[5]. .

Санаторий биналарында Бөек Ватан сугышы елларында 2576 нчы эвакогоспиталь урнаштырыла, анда 1943 елга кадәр яралылар, аннары туберкулез белән авыручылар дәвалана.

1960 елдан - Башкортстан Республикасының туберкулезның төрле формаларын (үпкә, сидек системасы, корсак куышлыгы органнары зарарлануы) кымыз белән ел әйләнәсендә дәвалау өчен 460 койка (1994) исәпләнгән санаторий. Шуңа бәйле икенче авыруларны (специфик булмаган үпкә һәм сулыш юллары, ашказаны-эчәк тракты, йөрәк-кан тамырлары системасы һ. б. чирләр) дәвалау үткәрелә [6].

Дәвалау ысуллары үзгәртү

Төп дәвалау ысуллары: кымыз һәм климат; диеталар, дәвалау физкультурасы, физиотерапия, бактериягә каршы һәм патогенетик дәвалау киң кулланыла.

Санаторийның клиник, биохимик, бактериологик лабораторияләре бар. Рентгенология, функциональ диагностика, эндоскопия, стоматология, физиотерапевт. һ. б. кабинетлар эшли. Үзенең ярдәмче хуҗалыгы, кымыз остаханәсе дәваланучыларны урындагы продукция белән тәэмин итә[7].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Шамаев А.Г. Башкирский кумыс. Уфа, 1989.
  2. Шамаев А.Г. Башкирский кумыс. Уфа, 1989.
  3. Станция Шафраново (старинное фото)
  4. № 231. Декрет Совета Народных Комиссаров. О лечебных местностях общегосударственного значения, archived from the original on 2020-06-25, retrieved 2020-08-27 
  5. Станция Шафраново (старинное фото)
  6. Шамаев А.Г. Башкирский кумыс. Уфа, 1989.
  7. Санаторий Шафраново

Чыганаклар үзгәртү

  • Шафраново // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 11 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Шамаев А.Г. Башкирский кумыс. Уфа, 1989.