Шайва Сиддханта Гыйбадәтханәсе

Шайва Сиддһанта ул үзен Шиваизм Һинду дине белән идентификацияләгән оешма. Ул Сатгуру Шивая Субрамуниясваминың соңгы эшләрен тәэмин итә, ул данлыклы Гурудэва титулы белән рухи остаз. Гыйбадәтханәнең миссиясе булып Шиваизм Һинд динен саклау һәм дәгъвачылык итү тора. Гыйбадәтханәдә әгъзалык дөньяның күп илләренә киңәйгән, аларга Америка Кушма Штатлары, Канада, Маврикий, Малайзия, Сингапур, Һиндстан, Шри-Ланка һәм берничә Европа дәүләте керә. Әгъзалар төбәк гыйбадәтханә миссияле итеп оештырылган, аларның максаты булып гаиләләренә һәм җәмәгатьләренә һәм глобаль җәмәгатькә Сатгуру Бодһинатһа Вейлансвами җитәкчелегендә Шайвизм тәэмин итү.

Истәлекле урыннар

Шайва Сиддханта Гыйбадәтханәсе
Каваи Һинду Монастырендә Ирайван Гыйбадәтханәсе
Каваи Һинду Монастырендә Ирайван Гыйбадәтханәсе
Каваи Һинду Монастырендә Ирайван Гыйбадәтханәсе
Ил Америка Кушма Штатлары
Дин Һинд дине
Кайсы дини агымга карый Шиваизм
Нигезләүче Сатгуру Шивая Субрамуниясвами
Нигезләнгән 1949 (Америка Кушма Штатлары)
Сайт [Śaiva Siddhanta Temple Рәсми сайт]

Тарихы үзгәртү

Гыйбадәтханә 1949 елда Сатгуру Шивая Субамуниясвами тарафыннан нигезләнгән булган, бу Америка Кушма Штатларыннан үзен билгеләгән Шайва Һинду гуруы.[1] Гыйбадәтханәнең исеме Санскрит теленнән һәм якынча итеп "Ходай Шиваның Ачылган Хакыйкате гыйбадәтханәсе." Шайва Сиддһанта гыйбадәтханәсе Америка Кушма Штатларының Калифорния штатында законнары астында 1957 елның 30 декабрендә кертелгән булган һәм гыйбадәтханә буларак 1962 елның 12 февралендә Америка Кушма Штатларының Эчке Салымнан азат ителү статусын 1962 елның 12 февралендә тануын алган. Американың иң элек Һинду оешмаларының берсе булып, аның халыкара штаб-фатиры Кауаи Аадһинамда, ул шулай ук Кауаиның Һинду Монастырендә Кауаида, Һавайида 1970 елның 5 февралендә .[2] Кауаи Һинду Монастыреның ике гыйбадәтханәсе бар, Ираиван Гыйбадәтханәсе һәм Кадавул Гыйбадәтханәсе.[3]

Максаты үзгәртү

 
Маврикийда гыйбадәтханәнең Рухи Паркында меңнәрчә ай саен Ганеша һомасына киләләр.

Гыйбадәтханәнең төп максаты булып Шри-Ланканың һәм Көньяк Американың Тамил мәдәниятендә, традицияләрендә һәм гәүдәленеше булганча Шайвит Һинду динен яклау, саклау һәм тәэмин итү. Ул It is based on the precepts of the Нандинатһа Сампрадайя күрсәтмәләрендә нигезләнгән һәм килеп чыгышын Каиласа Парампара Гуруларның ике мең ел тапшыру сызыгына күрсәтә. Гыйбадәтханәнең хәзерге җитәкчесе булып Сатгуру Бодһинатһа Вейлансвами тора. Гыйбадәтханә Тамил чыгышлыларга хезмәт итәргә юнәлгән, аеруча Шри-Ланкадан булганнарга. Шулай да аның әгъзалыгы борынгы дини һәм мәдәни үрнәге буенча эшләргә бар этник килеп чыгышы булганнарга ачык. Хәзерге вакытта глобаль әгзалыкның 85%-тан артыгы Һинду булып туганнар күбесенчә Маврикийда, Малайзиядә, Сингапурда, Һиндстанда һәм Шри-Ланкада. Көнбатышта яшәүчеләрнең күбесе Һинд динен кабул итүчеләр, алар җаннарны хезмәт, табыну, садһана һәм Йога аша Ходай Реализациясенә алып баручы юлы буенча яшәүчеләр. Шайва Сиддһанта гыйбадәтханәсе Сатгуру Бодһинатһа Вейлансвами күзәткән барлык төп проектларны тәэмин итә, аларга болар керә:

  • Кауаида Ирайван Гыйбадәтханәсен төзү, Һиндстанда ясалган ак гранит таш Шива гыйбадәтханәсе.
  • Hinduism Today журналын нәшер итү. Журнал Һиндулар арасында һәм дөньякүләм диаспорада киң укыла. Шулай итеп, ул дөньякүләм челтәре өчен әһәмиятле чараларны тәэмин итә, ул киң танылган.[4]
  • Китаплар, буклетлар нәшер итү һәм тарату, һәм максаты Һиндуларны һәм Һинду булмаганнарны Шайвит Һинду дине турында өйрәнү өчен онлайн материаллар тарату.
  • Дәресләр, әдәбият, өйрәнү курслары, сәяхәт итү һәм өйрәнү программалары һәм идарә астында рухи юлга омтылучы яшьләр ретритлары.
  • Дөнья буйлап Һиндулар өчен Hindu Heritage Endowment кулчатыры астында иганә оешмаларны нигезләү һәм алар белән идарә итү.

Теологиясе үзгәртү

Шайва Сиддһанта гыйбадәтханәсе Шайва Сиддһанта мәктәбенең монизм тармагына карый. Аның теологиясе Ведага, Шайва Агамаларга һәм by Тирумулар инша иткән Тамил язмасы борынгы Тирумантирамга нигезләнгән. Гыйбадәтханә теологиясе тугърылар теизмына һәм компромиссыз нон-дуализмы синтезына нигезләнгән. Ул "монистик теизм" дип атала, ул монизмны һәм дуализм/плюрализм тигез рәвештә дөрес перспективалар дип таный. Ходай безнең эчебездә һәм безнең тышыбызда, Барлыкка китерүче һәм мәхлукат, имманент һәм трансцендент. Сатгуру Шивая Субрамуниясвами шулай дип аңлата:

  Монистика Шайвизмның төп максаты ул берәүнең Ходай Шива белән камил берлектә һәм нон-дифференция идентиклыгын аңлау. Моның төшенчәсе нирвикалпа самадһи, Үз Реализациясе һәм бу тормышта ирешелергә мөмкин, даими туу һәм үлем циклларын азат ителү. Икенчел максат булып шавикальпа самдһи тора Сатчидананда реализациясе, супер-аң эчендә берләшү тәҗрибәсе, аның эчендә камил хакыйкать, белем һәм балкыш мәгълүм. Тирән безнең җан эчендә без бу моментта Илаһ белән идентик, чөнки безнең эчебездә манифестацияләнмәгән Парашива һәм манифестацияләнгән Сатчидананда. Болар эволюцияләүче җанның аспектлары түгел, ә җанның төше, ул үзгәрми һәм эволюцияләми. Алар мәңге камил һәм Шива Илаһы белән бер. Без Шул. Без Шуңа әйләнмибез.[5]  

Кауаи Һинду Монастыре үзгәртү

Кауаи Һинду Монастыре Һавайида Кауаи утравында урнашкан, ул ике гыйбадәтханәдән тора: Кадавул Гыйбадәтханәсе һәм Ирайван Гыйбадәтханәсе.[6] Кадавул 1973 елда Шивая Субрамуниясвами тарафыннан нигезләнгән булган.[7][8] Иравайнның төзелеше 1990 елда башланган булган; ул көнбатыш ярымшарда беренче гел таштан, ак гранит гыйбадәтханәсе.[9][10]

Матбугатта үзгәртү

Ирайван Гыйбадәтханәсе турында язганда New York Times репортёры Мишелль Каял шулай дип язган:

  Бу Һиндстанга охшаган, әмма ул Һавайи утравы Кауаи, анда Шайва Сиддһанта Гыйбадәтханәсе әгъзалары Һинду Ходае Шивага ак гранит гыйбадәтханәсен коралар, ул гуруның карашын чагылдыра һәм 1000 ел торырга тиеш. Шул тугърылык акты өчен һәр кечкенә таш кисәге—барысы 3,2 миллион фунт—Һиндстанда җирдән кул белән тартып алына һәм зәвыклы детальләнгән блокларга бары тик чүкеч һәм чуку өтергесе белән зәвыклы итеп чукып эшләнә.[11]  

1973 елдан бирле гыйбадәтханә Кауаи Аадһинамда Кадавул Гыйбадәтханәсе дип аталган икенче гыйбадәтханәне тәэмин итә, анда Шива Натараджа Илаһы изге урыны.

Галерея үзгәртү

Билгеләмәләр үзгәртү

  1. Don Baker (31 May 2010). Asian religions in British Columbia. UBC Press. pp. 26–. ISBN 978-0-7748-1662-5. https://books.google.com/books?id=dgtgGhMUgIUC&pg=PA26. Retrieved 14 September 2011. 
  2. [1]
  3. Our Temples.
  4. Frank Neubert. Western Hindus and ‘Global Hinduism’: Discourses on Conversion to ‘Hindu Religions’, Acceptance of Converts, and Social Engagement (2010), бит  61.
  5. Dancing with Siva [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-945497-97-0]]
  6. https://www.himalayanacademy.com
  7. kadavul temple.
  8. kadavul temple.
  9. Iraivan temple in the news.
  10. Iraivan Temple In the News.
  11. Kayal, Michele. Religion Journal; For Temple, 1,600 Tons, 8,000 Miles and 1,000 Years, The New York Times (7 February 2004), бит  5.

Тышкы сылтамалар үзгәртү