Шаген Донгарян

Донгарян Шаген Саакович (26 сентябрь 1928, Шәмахы районы Матраса авылы, Азәрбайҗан ССР10 ноябрь 2010, Мәскәү) — ССРБ дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе.

Туу датасы 26 сентябрь 1928(1928-09-26)
Туу урыны Әзербайҗан
Үлем датасы 10 ноябрь 2010(2010-11-10) (82 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, Россия
Һөнәр төре инженер
Әлма-матер Азәрбайҗан дәүләт нефть һәм сәнәгать академиясе[d]
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены Октябрь Инкыйлабы ордены Хөрмәт Билгесе ордены

БиографиясеҮзгәртү

1928 елның 26 сентябрендә Азәрбайҗан ССР Шемахы районы Матраса авылында туган. «Инженер-төзүче» белгечлеге буенча Азәрбайҗан индустриаль институтының (хәзерге Азәрбайҗан дәүләт нефть һәм сәнәгать университеты) төзелеш факультетын (Бакы, 1950), ССРБ халык хуҗалыгы академиясен (Мәскәү, 1980) тәмамлаган. Азәрбайҗан индустриаль институтын тәмамлагач, юллама буенча Бөгелмәгә, Татарстан территориаль төзелеш идарәсенә (ТатТТИ, рус. ТатТСУ) җибәрелә.

Биредә ул "Бөгелмәнефтестрой" ның төзелеш тресты идарәчесе була, берничә ел "Татнефтегазстрой" берләшмәсен җитәкли һәм 1966 елдан чирек гасыр дәвамында СССР нефть сәнәгате министры урынбасары булып эшли.

ТАССР Югары Советы һәм Бөгелмә шәһәр Советы депутаты итеп сайлана.

1995 елда РФ Тау фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана.

2000 елда Бөгелмәнең шәрәфле ватандашы (2000) исеме бирелә[1].

2006 елның июленнән - пенсиядә. 2010 елда Мәскәүдә вафат була.

Хезмәт эшчәнлегеҮзгәртү

  • 1950—1951 — СССР нефть сәнәгате министрлыгының Татар территориаль төзелеш идарәсенең СУ-2 мастеры, Бөгелмә.
  • 1951—1952 — СССР нефть сәнәгате министрлыгының Татар территориаль төзелеш идарәсенең СУ-2 прорабы, Бөгелмә.
  • 1952—1953 — СССР МНП Татар территориаль төзелеш идарәсенең "Бөгелмәнефтестрой" трестының 3 нче төзелеш участогы башлыгы.
  • 1953—1954 — начальник урынбасары, СССР нефть сәнәгате министрлыгының татар территориаль төзелеш идарәсе җитештерү бүлеге башлыгы, Бөгелмә.
  • 1954—1956 — СССР МНП "Әлмәтнефтестрой" трестының 4 нче төзелеш районы баш инженеры, Әлмәт.
  • 1956—1959 — СССР нефть сәнәгате министрлыгының "Әлмәтнефтестрой" тресты 4 нче төзелеш районының баш инженеры, Әлмәт.
  • 1959—1960 — Бөгелмә Татар совнархозының "Бөгелмәнефтестрой" тресты идарәчесе.
  • 1960—1963 — Татарстан Совнархозының төзелеш идарәсе башлыгы, Казан.
  • 1963—1965 — СССР газ сәнәгате буенча дәүләт комитетының "Татнефтестрой" комбинаты башлыгы, Әлмәт.
  • 1965—1989 — СССР нефть сәнәгате министры урынбасары, коллегия әгъзасы, Мәскәү
  • 1989—1990 — СССР Нефть сәнәгате министрлыгының Гыйрак һәм Күвәйттәге вәкиле, Багдад.
  • 1991—1992 — Россия товар-чимал биржасы ТЭБ вице-президенты, Мәскәү
  • 1992—1997 — "РИТЭК" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары, Мәскәү
  • 1997—1999 — "Строгановлар" ЯАҖ генераль директоры консультанты, Мәскәү
  • 2002—2006 — "АК "Транснефтепродукт" ААҖ беренче вице-президенты киңәшчесе, Мәскәү

Бүләкләре һәм исемнәреҮзгәртү

Ике Кызыл Байрак Хезмәт, Октябрь Инкыйлабы, Хөрмәт Билгесе орденнары, медальләр белән бүләкләнгән[2].

Донгарян Шаген Сааковичның казанышлары - Россиянең мактаулы нефтьчесе, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, РСФСРның атказанган төзүчесе, Бөгелмә шәһәренең мактаулы гражданины[3].

Самотлор нефть ятмаларын кыска вакыт эчендә үзләштерүнең яңа югары нәтиҗәле фәнни-техник һәм инженерлык чишелешләрен эшләү һәм гамәлгә кертүе өчен 1977 елда СССР Дәүләт премиясенә лаек була.

ХәтерҮзгәртү

Әлмәтнең Черемушки-Шомыртлык микрорайонындагы урамга исеме бирелгән [4]

ИскәрмәләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү