Чулпан (Камышлы районы)
Чулпан авылы Камышлы районының Ярмәк җирлегенә керә. Тиләгәзе елгасы буенда.
Чулпан | |
---|---|
Ил | Россия |
Өлкә | Самар өлкәсе |
Район | Камышлы районы |
Координатлар | 54°1'20.8"тн, 52°1'31.8"кнч |
Нигезләнгән | 1928 |
Халык саны | 260 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | сөнни мөселманнар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Почта индексы | 446975 |
Русча атамасы | Чулпан |
107 йортта 264 кеше яши. Бу авылның тарихын зур дип атап булмый, ул 1928 елда барлыкка килгән, 1929 елда биредә мәктәп ачылган. Бөек Ватан сугышы елларында бу авылның 33 ир-егете яу кырында башын куйган.
Авыл уртасында мәчет басып тора. Авырулар өчен фельдшер-акушер пункты бар, картларга дүрт социаль хезмәткәр ярдәм күрсәтә, кибет, китапханә, мәдәният йорты да тулы көчкә эшли. Сишәмбе – бу якларда базар көн. Бу көнне, җирлек үзәге булган Иске Ярмәк базарына барып, кирәкле әйберләрне алып кайтырга була. Ә почта бүлеге юк. Авыл юлларына таш түшәлгән, су проблемасы хәл ителгән, өйләргә газ кергән, интернет челтәре эшләп тора. Колхоз таркалып, авылда эш калмагач, яшьләр читкә китә башлаган. 1978 елда төзелеп, 1989 елда тугызъеллыкка әверелгән мәктәп янә башлангычка әйләндерелгән һәм хәзер Иске Ярмәк урта мәктәбе филиалы булып санала. Балалар саны дүрттән артмый.
Cылтамалар үзгәртү
- Пенсионерлар өчен Чулпан «пансионаты»…(үле сылтама)