Чирмешән туган як тарихы музее

Чирмешән туган як тарихы музее (рус. Историко-краеведческий музей Черемшанского района) — Татарстанның Чирмешән районы үзәге Чирмешән авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Чирмешән төбәге тарихы белән таныштыра.

Чирмешән туган як тарихы музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Чирмешән районы
Урын Чирмешән (Чирмешән районы)
Чирмешән
туган як тарихы
музее
Нигезләү датасы 2007
Урын 423100 ТР, Чирмешән районы, Чирмешән, 1 Май ур., 29.
Директор Алмаз Әгъзам улы Закиров
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Тарих үзгәртү

1980 елның 1 маенда Чирмешән районы мемориаль үзәге ачыла[1]. 2006 елның 27 декабрендә музейга нигез салына, 2007 елның 4 августында ачыла. Музейны нигезләүдә ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Николай Сергей улы Фролов башлап йөри [2]. Хәзерге вакытта Чирмешән районы мемориаль үзәге — Чирмешән туган як тарихы музееның бер бүлеге[3].

Бина үзгәртү

Музей ике катлы бинада урнашкан.

Экспонатлар үзгәртү

Мәйданы — 680,2 кв. м. Фондта 2 804 саклау берәмлеге. 8 экспозиция залы бар. Музей экспозицияләренең авторлары — Н. С. Фролов һәм В. В. Захарова. Музейда Чирмешән турында матди тарихи чыганаклар, документлар саклана. Экспонатлар арасында XIII гасыр тәңкәләре, Екатерина II заманы нумизматика тупланмасы бар. Этнография тупланмасында төбәктә яшәүче барлык милләтләрнең тарихы күзаллана. XIX гасырда татар һәм мордва хатын-кызлары кигән милли киемнәр күрсәтелә. Чирмешән районы мемориаль үзәгендә Чирмешән төбәге белән бәйле 16 мең шәхес турында мәгълүмат тупланган. 2017 елда Альберт Борһанов җитәкчелегендә Чирмешән районында узган фәнни-эзләнү эшләрендә табылган барлык археологик табылдыклар музейга тапшырылган[4].

Тупланмалар үзгәртү

  • нумизматика
  • сынлы сәнгать, скульптура, графика әсәрләре
  • табигать фәннәре
  • сирәк китаплар, шул исәптән, 1934 елда басылган «Кече совет энциклопедиясе», 19511957 елларда басылган 50 томнан торучы «Зур совет энциклопедиясе».

Экскурсияләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү