Чирмешән районы флагы

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы флагы-муниципаль берәмлекнең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе.

Чирмешән районы флагы
Нигезләнү датасы 2005
Сурәт
Дәүләт  Россия
Юрисдикциягә карый Чирмешән районы

Тасвирлама үзгәртү

"Чирмешән районы флагы киңлеге озынлыгына 2 гә 3 булган турыпочмаклы кызыл тукымадан гыйбарәт, ул аскы як буйларында яшел полосаны 1/6 өлешендә алып бара, аның өстендә герб фигуралары: арка белән дивар (яшел полосага якын) һәм анда утырган ак һәм соры төсләр белән ябалак сурәтләнгән».

Символиканың нигезләнүе үзгәртү

Флаг район гербы нигезендә эшләнгән, ул җирлекнең тарихи һәм географик үзенчәлекләрен чагылдыра.

XVIII гасырда биредә дәүләтнең көньяк чиге урнашкан. Чирмешән районы территориясе аша икенче Кама аръягы "Чиремшанская" чик буе линиясе үткән. 1732-1736 елларда Чирмешән һәм Шешминка ныгытмалары төзелә,бу хакта дивар сурәте сөйли. Дивар - районның ышанычлылык, ныклык һәм мөстәкыйльлек символы. Уяулык, зирәклек һәм акыллылык гәүдәләндерүче ябалак флагның чик буе символикасын тулыландыра. Ачык капка сурәте (арка) җирле халыкның кунакчыллыгы һәм игелеклелеге турында сөйли.

Ак төс (көмеш) геральдикада намуслылык, чисталык, игелеклелек символы.

Кызыл төс батырлык, хезмәт, бәйрәм, матурлыкны символлаштыра.

Яшел төс-авыл хуҗалыгы, уңдырышлылык, табигать, тормыш символы.

Чыганаклар үзгәртү