Чикерткә (журнал)

«Чикерткә» журналы 1906 елда Ырынбурда чыккан татар юмористик журналы.

«Чикерткә» журналы
Tөр

юмористик журнал


Штат корреспондентлары

татар өлешенең рәссамы - «Нагайка» псевдонимлы рәссам

Нигезләнде

1906

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

22.10.1906

Төп офис

Ырынбур

Тарих үзгәртү

Журналның беренче саны 1906 елның 23 апрелендә Ырынбурда басыла. Ул «Саранча»-«Чикерткә» исеме белән рус һәм татар телләрендә бер төпләмгә төпләнеп нәшер ителә. «Чикерткә» аның татар өлеше була.

Беренче саны 36 битле була, анда татар телендәге оригинал текст биш битендә, ә икенче һәм дүртенче саннарда алтышар бит тәшкил итә, өченче һәм бишенче саннары исә тоташ рус телендәге язмалардан гыйбарәт була.

Журнал 1906 елның 22 октябрендә, бишенче саны чыкканнан соң туктатыла. Аның баш мөхәрире Павел Александров, ә татар өлешендәге рәссам «Нагайка» псевдонимлы һәвәскәр була.

Чыганак үзгәртү

Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «Чикерткә» // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.