Чагырташ - су хәрәкәте нәтиҗәсендә йомарлак форма алган вак (~5 см) ташлар. Йомарлану, сулык төбендәге ташларның бер-берсенә кавышуы, яки дулкын суының ярдагы ташларга чарпылуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Елга чагырташы диңгезнекенә караганда гадәттә яссырак. Чагырташлар ак, кара, үтә күренмәле һәм башка төсле була, кайвакыт тамыр-сызыклы. Сулыкларда һәм электә борынгы диңгезләр булган коры җирләрдә табылалар.

Pebbles in Rethymno's beach, Crete.
Ретимно (Крит) пляжындагы чагырташ.
Сомерсет (Англия) пляжындагы чагырташ.

Кулланышы үзгәртү

Чагырташ юл төзелешендә һәм бизәү материалы кебек кулланыла. Күпчелеге чагырташ булган таш материалга конгломерат диләр. Чагырташ белән капланган пляжлар чарпылыш аркасында булган эрозиягә каршы тотрыклы. Борынгы кешеләрдән калган иң элекке артефактлар арасында чагырташтан ясалган кораллар дә бар.

Чыганаклар үзгәртү