Хәмидә Гарипова - танылган журналист, укытучы, шагыйрә.

Хәмидә Гарипова
Туган телдә исем Хәмидә Лотфулла кызы Гарипова
Туган 17 август 1952(1952-08-17) (71 яшь)
Кайбыч районы Кошман авылы
Һөнәре журналист, укытучы, шигырьләр авторы


Тормыш юлы үзгәртү

Хәмидә Лотфулла кызы Гарипова 1952 нче елның 17 августында Кайбыч районы Кошман авылында туа.

Татарстанда журналист Хәмидә Гарипова исемен белмәгән, аның берсеннән-берсе гыйбрәтле, кызыклы язмаларын, хикәя, повесть, очерк, зарисовкаларын, хикәяләрен укымаган кеше сирәктер. Кызыклы, актуаль темага иҗат ителгән күңел җимешләрендә журналистның киң эрудициясе, сизгер йөрәге, кешеләрне сөендерергә омтылып яшәве, аралашучанлыгы, киң күңелле булуы чагылыш таба. Иҗатта аның үз йөзе, үз урыны табылган кебек, тормышта да юл ярып, авырлыкларны җиңә-җиңә, көчле ихтыяр көченә таянып, мәртәбә яулады ул ханым.

Кайбыч районының Кече Кошман авылында хезмәткәрләр гаиләсендә берен­че бала булып дөньяга аваз салган кыз, табигатьне сөяргә, аның матурлыгын тоярга өйрәнеп үсә. Яшьли әтисез калу сәбәпле, әнисе - Әминә Ризатдин кызына, сеңелләре Хәлимә һәм Мөслимәгә терәк була, кече яшьтән кул арасына керә. Кошман мәктәбенең иң шәп “математигы”, олимпиадаларда җиңүче булу белән беррәттән, бик яшьли әдәби иҗатка, журналистикага тартыла ул. 7-8 классларда укыганда ук авыл китапханәсендәге бөтен китапны укып бетерә. Китапханәче Са­ния ханым, бу кызыксынучан кызның җан таләбен канәгатьләндерер өчен, район­ның үзәк китапханәсеннән әдәби классика әсәрләрен кайтарта.

Кошман мәктәбен бик яхшы билгеләренә тәмамлаган тырыш укучыны Кай­быч урта мәктәбендә дә үз итәләр. Педагог булып туган үсмер, КДПУның тарих-филология һәм КДУның журналистика факультетларында белем алып, укы­тучы һәм журналист һөнәрләрен үзләштерә. 20 елдан артык педагогик эшчәнлек белән әдәби иҗатны, публицистиканы бәйләп алып бара, тарта торган атка йөкнең дә авырын өяләр бит. Хәмидәгә дә, 8 ел мәгаллимә булып эшләгәч, ди­ректор урынбасары, мәктәп директоры, аннан район мәгариф бүлеге мәдире вазифасын ышанып тапшыралар. Ул “Ел укытучысы”, “Югары категорияле җитәкче”, унбер ел рәттән “Елның иң яхшы хәбәрчесе”, “Бөтенроссия халык та- лантлары бәйгесе лауреаты”, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” медале иясе, РФнең “Алтын каләм”, ТРның “Бәллүр каләм” бәйгеләре лауреаты исемнәренә лаек була. Ул 1983 елдан – Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Хезмәт кенәгәсендә “поощерение”ләр битендә урын җитмәгәч, аңа өстәмә битләр ябыштырып, күпсанлы җиңүләрен, хезмәт казанышларын теркәп барганнар. 2003 елда журналистлар арасында ТР Мәгариф министрлыгы үткәргән бәйгедә җиңү яулап, мактаулы исем алса, 2005 елда аңа ТРның вице-премьеры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, бу тармак эшчәнлеген нәтиҗәле яктыртканы өчен, зурлап бүләк тапшырды.

Иҗат юлы үзгәртү

Ул иҗат иткән укыту-методик әсбабы ТР Мәгариф министрлыгы үткәргән конкурста җиңеп бүләкләнде һәм укыту ярдәмлеге буларак, кулланылышка тәкъдим ителде. “Мәгариф” журналында басылып, республика мәктәпләренә таратылды. Хәмидә ханымның өлгер каләменнән төшкән методик, фәнни-методик язмалар ТР Мәгариф министрлыгы чыгарган күмәк җыентыкларда урын алды. Ул күп ел­лар өстәмә белем буенча республика аттестация комиссиясендә һәм методик советында әгъза булды, республика һәм Бөтенроссия семинарында тәҗрибәсен уртаклашты. Хәмидә Лотфулловнаның журналистлык эшчәнлеге дә күпкырлы. Ул – киң диапозонлы журналист. “Шәһри Казан”, “Мәгърифәт” газеталарында, “Мәгариф” журналында, “Ялкын” һәм “Сабантуй”да мәгариф, тәрбия проблемаларын яктыртса, “Сөембикә”, “Юлдаш”, “Акчарлак”, “Идел”дә гаилә темасына актив иҗат итә, бу темаларга язылган хикәя-повестьларында да якташлары – кайбычлыларның гыйбрәтле язмышы чагылыш таба. “Ватаным Татарстан” газетасын­да һәм “Татарстан” журналында, “Татарстан яшьләре” газетасында ул авыл хуҗалыгы темасына багышланган аналитик мәкалә-очерклар бастырып чыгара, дәүләт, хөкүмәт сәясәтен халыкка җиткерә. Эзләнә, уйлана, кызыклы кешеләр яз­мышы аша туган ягы Кайбычның гына түгел, бөтен Татарстанның яшәешен күзалларга, фикер тупларга ярдәм итә бу актив журналист ханым. Яшьрәк чакта ул, хикәя-повестьларга керешкәнче, шигырьләр, поэмалар яза иде. Әдәби өлгергәнлек еллар узгач килә. Бүгенге көндә аның берничә китап чыгарырлык хикәя-по- вестьлары, шигырьләре, очерклары тупланган. Алар әлегә газета-журнал битләрендә үз укучысын эзләп таба, күмәк басмаларда урын ала. Ул – “Кайбычым –  куанычым” китабы редакторларының берсе дә.

Хәмидә ханым республи­ка “Алтын каләм” бәйгеләрендә җиңеп, журналистикага юл ярды. “Таңчулпан” яшь журналистлар лигасын да оештырган иде ул Кайбыч районында. Әлегә кадәр бу лига уңышлы эшләп килә.

Ул Кайбыч район укучылары йортын республика дәрәҗәсенә күтәргән көчле директор иде. Аның методик ярдәме белән Хуҗа Хәсән һәм Ульянково мәктәбенең өстәмә белем бирү педагоглары – С.Бартязова һәм Е.Пулялина республикада җиңү яуладылар. Кошман суы буенча салынган авылда туып, Аныстаудан челтерәп аккан чишмәләр суын эчеп үскән хыялый, сизгер күңелле кызчыктан бер дигән журналист-педагог үсеп чыккан икән, кайбычлыларның моның белән горурланырга тулы хакы бар.

Шигырьләре үзгәртү

  • "Киләчәге язлардай";
  • "Яшел бишегем";
  • "Көзге хисләр";
  • "Былбыл" һәм башкалар.

Чыганак үзгәртү

  • Туган җирем – Кайбычым. (Кайбицы – край мой родной). Автор – төзүче Р.А.Гарәфетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 бит.