Айдуллин Хәлил Бадиатулла улы — I нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены, «За отвагу» һәм башка медальләр белән бүләкләнгән шәхес.

Хәлил Айдуллин
Туган 1914(1914)
Түбән Новгород өлкәсе, Пилнә районы, Иске Мочали
Үлгән 2006(2006)
Химки
Милләт татар
Һөнәре укытучы, хәрби

Пилнә районы Иске Мочали авылында крестьян гаиләсендә туган. 193236 елларда Кочко-Пожар педтехникумында, 193740 елларда Горькийда учительский институтта укыган. 193240 елларда Иске һәм Яңа Мочали мәктәпләрендә директор.

Фин сугышы аша үтеп, 1942 елны ул үз теләге белән Бөек Ватан сугышына китә. Сугыштан капитан, 2-нче группа инвалид, булып кайта. 194555 елларда Питрәксе районы мәгариф бүлеге мөдире. 195570 елларда Иске Мочали һәм Питрәксе мәктәпләрендә завуч һәм тарих укытучысы. Район Совет һәм партия органнарына сайланган.

Химки шәhәре каберлегендә җирләнгән.

Чыганаклар үзгәртү