Төп менюны ачу

Хәйри Гыймади (Хәйретдин Гыймадетдин улы Гыймадетдинов, 1912-1961) – татар тарихчысы.

Хәйри Гыймади
Хәйри Гыймади.jpg
Туган телдә исем Хәйретдин Гыймадетдин улы Гыймадетдинов
Туган 1 октябрь 1912(1912-10-01)
Мулла Иле, Косякау вулысы, Зөя өязе, Казан губернасы, Русия империясе
Үлгән 1961(1961)
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре тарихчы-галим
Бүләк һәм мөкәфәтләре Хезмәт кызыл байрагы ордены
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Хәйретдин Гыймадетдин улы Гыймади 1912 елның 1 октябрендә Казан губернасы Зөя өязе (хәзерге Яшел Үзән районы) Мулла Иле авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Ул авыр һәм катлаулы тормыш юлы үтә. 1920 – 1921 еллардагы каты ачлык вакытында әти-әнисе үлеп, әле 9 яше дә тулмаган килеш ятим кала. Ул чорда ятим балаларны йортка кертү гадәте беткән булганга, караучысыз калган малай, туган авылын ташлап, чит җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр була. 19211922 елларда Мәскәү, Ярыслау, Нижгар шәһәрләрендә урам малае булып, кайда эләкте шунда тамак ялгап, подволларда, иске өйләрдә кунып, каңгырып йөри. 1922 елда Ярыслау балалар йортына эләгә, бераздан Зөя каласы балалар йортына күчерелә. 1927 елга кадәр Х.Гыймади биредә тәрбияләнә һәм белем ала, 1927 –1930 елларда Зөя, Казан типографияләрендә хәреф җыючы булып эшли. Бер үк вакытта кичке мәктәптә укуын дәвам иттерә. Бу чорда заманының алдынгы шәхесләре белән очраша, Һ.Такташ һәм К.Нәҗми турындагы истәлекләр җыентыгында Х.Гыймади бу кешеләрнең аңарда татар әдәбияты һәм тарихына мәхәббәт уятуларын сурәтли.

1930 елда Х.Гыймади, Казан педагогия институтының тарих факультетына укырга кереп, 1933 елда аны уңышлы тәмамлап чыга. Шул ук елдан аның педагогик эшчәнлеге башланып китә: институтта, аннары КДУда тарих укыта. 1936 елда аспирантураны тәмамлый һәм шул вакыттан татар тарихын өйрәнү буенча фәнни эшчәнлеген башлап җибәрә. 1933 – 1941 елларда пединститутта укыта.

Сугыш башлангач, тарих факультеты деканы итеп билгеләнә. 1943 елдан СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият, тарих институтында эшли башлый. 1946 елдан – фәнни хезмәткәр, ә 1960 елдан – тарих бүлеге җитәкчесе. Ләкин бу урында Х.Гыймадига озак эшләргә туры килми. Иҗат көчләре чәчәк аткан бер вакытта — 1961 елда аның гомере фаҗигале төстә өзелә.

Уңышлы һәм нәтиҗәле фәнни тикшеренү эшләре алып барганы өчен, 1950 елда ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Фәнни мирасыҮзгәртү

Х.Гыймади – кырыктан артык фәнни хезмәт авторы. Фәнни эшчәнлегенең беренче елларыннан ук ул татар тарихында иң актуаль, җитди мәсьәләләрне күтәреп чыга. Хезмәтләренең өчтән берен татар халкының этногенезын һәм Болгар дәүләтенең Алтын Урда составында яшәгән чорын киеренке процесста сурәтләү тәшкил итә.

«Казан татарларының килеп чыгуы мәсьәләсе» дигән хезмәтендә — әйтик, ул татар халкының төрки телле болгар һәм башка җирле төрки ыруглары ассимиляциясе нәтиҗәсендә килеп чыгуын күрсәтә.

«Болгар халыклары тарихыннан», «Алтын Урда составындагы Урта Идел буе халыклары» дигән иң зур хезмәтләрендә автор XIII – XV гасырлардагы Болгар тарихының бик начар өйрәнелүен, анда да бик күп хаталар киткәнлеген искәртеп уза. Көнбатыш, Көнчыгыш, урыс чыганакларын тикшереп, җентекләп анализлаганнан соң, аларның гына бу чор процессларын бөтен тулылыгы белән күрсәтә алмавын яза. Бу өлкәдә Х. Гыймадиның аңа кадәр киң катлау тикшеренүчеләренә мәгълүм булмаган кыйммәтле тарихи чынанакларны фәнгә кертүе зур әһәмияткә ия. Ул үз хезмәтләрендә археологик, этнографик, фольклористик материалларны мул файдалана. Шушы чыганаклар, материаллар базасында, болгарларның монгол изүенә каршы көрәшен фактлар аша тасвирлап, бүгенге татарларның этногенезында монголларның бернинди дәһеле булмавын тәкърарлый.

Этнос мәсьәләсендә Х.Гыймади чуашларны суварлар белән чирмеш ыруглары ассимиляциясе нигезендә килеп чыккан дип фараз итә.

Хәйретдин Гыймади тарихи әдәбиятны өйрәнү өлкәсендә аеруча нәтиҗәле эшли. Атаклы якташы Каюм Насыйри хезмәтләрен өйрәнә, аның турында мәгълүматлар җыя һәм бөек мәгърифәтче турында үз хезмәтләрен яза.

Х.Гыймади Бөек Ватан сугышы чорында совет халкының патриотизмын чагылдырган хезмәтләр яза. «В боях за нашу Советскую Родину» дигән хезмәтендә Татарстан сугышчыларының батырлыкларын, тылдагы якташларыбызның фидакяр эшләрен фактик материаллар аша чагылдыра.

Тарихчы якташымның байтак кына хезмәтләре Мәскәүдә нәшер ителгән академик томнарда дөнья күрә. Алар арасында «Татарстан историографиясе» дигәне – иң әһәмиятлесе. Биредә галим Хисаметдин Мөслиминең «Болгар тарихы» хезмәтенә, беренчеләрдән булып, тирән анализ ясый.

Х.Гыймади татар халкы тарихының чорларга бүлү принцибын башкарып чыга. Узган гасырның 50 нче еллары ахырында нәшер ителгән «Татарстан тарихы»ның I – II томнарын язучы төп авторларның берсе була ул. Аның шулай ук илебез тарыхында тирән эз калдырган инкыйлабларга, ТАССР төзелүгә, сугыштан соңгы вакыйгаларга, галимнәргә, әдипләргә багышланган хезмәтләре дә билгеле.

ЧыганакҮзгәртү