Хәдичә Гыйниятова
Хәдичә Гыйниятова (1937 елның 4 гыйнвары[1] ― 2021 елның 7 гыйнвары) — җырчы (меццо-сопрано, сопрано), педагог. ТАССРның атказанган артисты (1974). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2003).
Хәдичә Гыйниятова | |
---|---|
Туган телдә исем | Хәдичә Гыйният кызы Гыйниятова |
Туган | 4 гыйнвар 1937 Татарстан АССР |
Үлгән | 7 гыйнвар 2021 (84 яшь) РФ, ТР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | җырчы, педагог |
Бүләк һәм премияләре | ТАССРның атказанган артисты (1974), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2003) |
Сайт | Хадича Гыйниятова |
1964 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый (Валентина Лазько классы). 1962-1994 елларда — Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында солисты булып эшли. 1994-2009 елларда — Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында укытучы (доцент, 1999). Казан консерваториясендә 2009 елдан алып вокал сәнгате кафедрасында белем бирә.
2021 елның 7 гыйнварында Казанда вафат[2]. Әтнә районы Югары Көек авылында җирләнгән.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Хадича Гыйниятова. ВКонтакте
- ↑ Музыкальная общественность Республики Татарстан понесла большую утрату. Татарский театр оперы и балета имени Мусы Джалиля (facebook)
Сылтамалар
үзгәртү- Педагог һәм җырчы Хәдичә Гыйниятова вафат Татар-Информ. 11.01.2021