Хорватиядә президент сайлаулары (2024–2025)
Хорватиядә президент сайлаулары (хорв. Hrvatski predsjednički izbori) 2024 елның 29 декабрендә узган. Икенче тур 2025 елның 12 гыйнварында узган[1]. Икенче турда илнең гамәлдәге Президенты Зоран Миланович җиңү яулаган [2].
← 2018 ![]() | |||
Хорватиядә президент сайлаулары (2024–2025) | |||
---|---|---|---|
2024 елның 29 декабре (1нче тур) 2025 елның 12 гыйнвары (2нче тур) | |||
Сайлаучылар килүләре | 46,03% (1нче тур) 44,18% (икенче тур) | ||
![]() |
![]() |
||
Кандидат | Зоран Миланович | Драган Приморац | |
Фирка | SDP[d] | HDZ[d] | |
Голосов в первом туре | 797 938 (49,09 %) |
314 663 (19,35 %) |
|
Голосов во втором туре | 1 222 859 (76,26) |
380 752 (23,74) |
Алтарих
үзгәртү2024 елның 20 ноябрендә премьер-министр Андрей Пленкович[d] президент сайлаулары 29 декабрьдә узачак, дип белдергән, тәкъдим парламент[d] тарафыннан 21 ноябрьдә хупланган[3].
Гамәлдәге президент Зоран Миланович үз кандидатурасын куярга хокуклы, аның Президент вәкаләтләре 2025 елның 18 февралендә тәмамлана[4].
Тавыш бирү системасы
үзгәртүХорватия Президенты яшерен тавыш бирү юлы һәм яңадан сайлану мөмкинлеге белән 5 елга сайлана. Хорватия Республикасы Конституциясе президент сайлаулары гамәлдәге Президент вәкаләтләре тәмамланырга 60 көннән дә иртәрәк һәм 30 көннән дә соңга калмыйча үткәрелергә тиеш дип белдерә. Тавышларның абсолют күпчелеге беренче турда җиңүне аңлата. Әгәр бер кандидат җиңү өчен кирәкле санда тавыш җыймаса, 14 көннән икенче тур иң күп тавыш җыйган ике кандидат белән үткәрелә[5].
Кандидатлар
үзгәртүКандидат | Партия | Катнашуны раслау | Ремарка | ||
---|---|---|---|---|---|
Миро Буль[d] | Мост[d] | Синь шәһәренең гамәлдәге мэры[6]. Үзенең катнашуын 2024 елның 8 октябрендә игълан иткән[7]. | 6 декабрьгә җитәрлек күләмдә имза җыйган[8]. | ||
Томислав Йонич[d] | Бәйсез | Юрист, публицист. HSP[d] әгъзасы[9]. | 10 декабрьгә җитәрлек күләмдә имза җыйган[10]. | ||
Ивана Кекин[d] | Možemo![d] | Сул кандидат буларак катнаша. Катнашуын 2024 елның 10 сентябрендә игълан иткән[9]. | 10 декабрьгә үзен тәкъдим итү өчен җитәрлек 18,000 имза җыйган [11]. | ||
Бранка Лозо[d] | DOMiNO[d] | Загреб университеты[d] профессоры. Уң кандидат буларак күрсәтелә. 2024 елның 28 сентябрендә катнашуын игълан иткән[12]. | 10 декабрьгә җитәрлек күләмдә имза җыйган [13]. | ||
Зоран Миланович | Партиясез | Хорватиянең гамәлдәге Президенты (2020 елдан). Формаль бәйсез кандидат булуына карамастан, иң зур оппозицион партия SDP[d] һәм сул канатның башка тугыз партиясе тарафыннан хупланган.[14][15]. Элеккеге премьер-министр (2011―2016). 2024 елның 26 июнендә сайлауларда катнашуын игълан иткән[16]. | 3 декабрьгә тәкъдим ителү өчен җитәрлек 45,833 имза җыйган [17]. | ||
Драган Приморац[d] | Партиясез | Формаль бәйсез кандидат булуына карамастан, HDZ[d] тарафыннан һәм үзәкчел уң канатның башка алты партиясе тарафыннан хупланган[6]. Элеккеге мәгариф, фән һәм спорт министры (2003-2009)[18], 2009 елгы сайлауларда Президент постына кандидат. Үзенең катнашуын 2024 елның 30 июлендә игълан иткән[19]. | 4 декабрьгә тәкъдим ителү өчен җитәрлек 109,505 имза җыйган[20]. | ||
Мария Селак Распудич[d] | Партиясез | Консерватор, популист һәм коррупциягә каршы көрәшче буларак тәкъдим ителә. 2024 елның 22 июлендә катнашуын игълан иткән[21]. | 9 декабрьгә кирәкле санда имза җыйган[22]. | ||
Нико Токич Картело | Партиясез | Бизнесмен[23]. 2024 елның 2 августында катнашуын игълан иткән[24]. | 9 декабрьгә тәкъдим ителү өчен җитәрлек 11,800 имза җыйган[25]. |
Нәтиҗәләр
үзгәртүКандидат | Партия | 1нче тур | 2нче тур | ||
---|---|---|---|---|---|
Тавышлар | % | Тавышлар | % | ||
Зоран Миланович | Бәйсез кандидат (SDP[d]) | 797 938 | 49,09 | 1 222 859 | 76,26 |
Драган Приморац | Бәйсез кандидат| (HDZ[d]) | 314 663 | 19,35 | 380 752 | 23,74 |
Мария Селак Распудич | Бәйсез кандидат | 150 435 | 9,25 | ||
Ивана Кекин | Možemo! | 144 533 | 8,89 | ||
Томислав Йонич | Бәйсез кандидат (Хорватия хокук партиясе) | 82 787 | 5,09 | ||
Миро Буль | Мост | 62 127 | 3,82 | ||
Бранка Лозо | DOMiNO | 39 321 | 2,41 | ||
Нико Токич Картело | Бәйсез кандидат | 14 409 | 0,88 | ||
Исәпләнгән тавышлар | 1 606 213 | 98,82 | 1 503 611 | 96,33 | |
Дөрес булмаган / буш бюллетеньнәр | 19 245 | 1,18 | 57 209 | 3,67 | |
Барлыгы | 1 625 458 | 100 | 1 561 223 | 100 | |
Теркәлгән сайлаучылар/Килү | 3 531 065 | 46,03 | 3 533 441 | 44,18 | |
Чыганак: izbori.hr |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Election calendar.
- ↑ Илья Сокольникас (2025-01-13). Действующий президент Хорватии Миланович переизбран на второй срок.
- ↑ Croatia to hold a presidential election on Dec. 29 (2024-11-19).
- ↑ FAOLEX.
- ↑ Hrvatski sabor (2016-12-13). әлеге чыганактан 2016-12-13 архивланды. 2025-01-07 тикшерелгән.
- ↑ 6,0 6,1 IZJASNILI SE Hrvatski suverenisti podržavaju čak troje predsjedničkih kandidata. Evo o kome je riječ (2024-10-29).
- ↑ Bulj: Kandidiram se za predsjednika. Niti sam igrač američki, niti sam igrač ruski.
- ↑ Hina (2024-12-06). Miro Bulj predao potpise.
- ↑ 9,0 9,1 Telegram.hr. Odvjetnik najavio kandidaturu, cilja birače HDZ-a: 'Popularniji sam od Primorca, idemo se kladiti' (хорв.).
- ↑ Jonjić: Objavljujemo borbu protiv totalitarnog, jugoslavenskog duha.
- ↑ Ivana Kekin predala potpise DIP-u: 'Skupili smo 18.000 potpisa!'.
- ↑ Đečević, Jasmin (2024-09-28). Radić predsjednik DOMiNO-a, Branka Lozo bit će kandidatkinja za predsjednicu države.
- ↑ Lozo predala potpise. Radić: Ona ima veću obitelj i više djece nego drugi kandidati.
- ↑ Kandidatura - Izbori za predsjednika RH 2024..
- ↑ VIDEO Zorana Milanovića novinari pitali planira li po novi mandat, pogledajte što im je odgovorio.
- ↑ Milanović upravo objavio: "Idem na izbore, ovo su moji aduti".
- ↑ Božić, Nataša (2024-12-03). DIP potvrdio: Milanović skupio dovoljno potpisa!.
- ↑ VIDEO Dragan Primorac objavio kandidaturu za predsjednika, objavio i snimku, a već se pohvalio i web-stranicom.
- ↑ Primorac objavio kandidaturu za predsjednika RH, HDZ mu dao potporu.
- ↑ Hrvatska, N1 (2024-12-04). Dragan Primorac predao potpise u DIP: "Milanović već demonstrira da je prošli predsjednik".
- ↑ Jutarnji list - Selak Raspudić ekskluzivno za Jutarnji: 'Kandidirat ću se za predsjednicu i pobijediti Milanovića' (2024-07-22).
- ↑ Hina (2024-12-09). Selak Raspudić predala potpise: Cilj je omogućiti Hrvatskoj da prodiše.
- ↑ Niko Tokić Kartelo - Kandidat za predsjednika Hrvatske na izborima 2024 (2024-12-17).
- ↑ Poznati zagrebački poduzetnik ulazi u utrku za Pantovčak: 'Sad je vrijeme služiti našoj zemlji...' (2024-08-02).
- ↑ Hina (2024-12-09). Tokić Kartelo predao potpise: Punim hrvatski proračun dok ga drugi prazne.
Сылтамалар
үзгәртү- Službene stranice Državnog izbornog povjerenstva Republike Hrvatske - Naslovna (2024-12-30).(хорв.)