Хирохито, яп. 裕仁, тәхет исеме Шова, яп. 昭和天皇 (тат. Мәдәниятле дөнья) (1901 елның 29 апреле, Токио1989 елның 7 гыйнвары, Токио) — Япониянең 124нче императоры (1926 елның 25 декабре-1989 елның 7 гыйнвары). Япония гаскәрләре генералиссимусы.

Хирохито
яп. 裕仁
Туган телдә исем Хирохито
Туган 29 апрель 1901(1901-04-29)
Токио
Үлгән 7 гыйнвар 1989(1989-01-07) (87 яшь)
Токио
Үлем сәбәбе duodenum cancer[d]
Күмү урыны Император зираты[d]
Милләт япон
Ватандашлыгы Япония Япония
Әлма-матер Гакусюин[d]
Һөнәре император
Җефет Нагако
Балалар Акихито, император
Ата-ана
Кардәшләр Ясухито Титибу[d], Нобухито Такамацу[d] һәм Такахито Микаса[d]
Хәрби дәрәҗә филмаршал[d] һәм генералиссимус[d]

 [[commons:Category:Shōwa Emperor|Хирохито
яп. 裕仁]]
Викиҗыентыкта

Япония императоры штандарты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Һатыны Нагако шаһбикә белән. 1924

1901 елның 29 апрелендә Токиода Япония тәхет варисы (соңыннан император) Йошиһито гаиләсендә туган. Балачактагы исеме — Мичи шаһзадә. 1912 елның 30 июлендә (бабасы император Мутсуһито вафатыннан соң) Япония тәхет варисы була.

  • 1908-1914 елларда югары асылзатлар балалары өчен мәктәптә (казоку), 1914-1921 елларда махсус Япония тәхет варисы институтында Токио император университеты галимнәреннән һәм Япониянең югары хәрби дәрәҗәле шәхесләреннән белем ала.
  • 1921 елда, тәхет варисы буларак, Аурупага 5 айлык сәяхәт ясый.
  • 1921 елның 29 ноябреннән, авыру атасы урынына, регент була.

1924 елның 26 гыйнварында ерак туганы Нагако шаһбикәгә (1903-2000) өйләнә. 7 балалары туа:
шаһзадәләр Тсугу (соңыннан император Акихито), Йоши, шаһбикәләр Теру, Һиса, Така, Йори, Суга.

Тәхеткә утыру үзгәртү

1926 елның 25 декабрендә, император Йошиһито вафатыннан соң, Япония тәхетенә утыра һәм Япония тарихында иң озак вакыт тәхеттә утырган император булып исәпләнә.

1926-1945 елларда Япония гаскәриләре илдә зур йогынтыга ия була, ил 1937-1945 еллардагы Япон-Кытай сугышына һәм Икенче бөтендөнья сугышына катнашып китә.

Икенче бөтендөня сугышы үзгәртү

 
Генерал Д. Макартур белән. 17.09.1945

1941 елның 8 декабрендә (Һавай утрауларында 7 декабрьдә) Пөрл-Һарбор гаваненда торучы АКШ флотына кинәт ясалган һава һөҗүме белән Япония Икенче бөтендөнья сугышына кереп китә. Япония армиясе Көньяк-Көнчыгыш Азиягә басып керә. Сугышның башы Япония өчен уңышлы була. Һироһито япон хәрби көчләренең җиңүен тели.

1942-1943 елның башыннан япон армиясе җиңүләргә дучар була.

1945 елның башында, Һироһито, Япония армиясенең берәр яңгыравыклы җиңүеннән соң, солых турында сөйләшүләр башларга өметләнә. Ләкин союздаш илләр бары тик капитуляция гына таләп итәләр.

1945 елның 6 һәм 9 августларында АКШ Хиросима һәм Нагасаки шәһрләренә атом бомбасы ташлый. ССРБ 9 августта Япониягә сугыш игълан итә. 15 августта Һироһито радио буенча халкына мөрәҗәгать итеп, капитуляция турында игълан итә. Ләкин Квантун армиясе, Маньчжуриядә Кызыл гаскәргә каршылык күрсәтеп, август азагында гына бирелә.

Сугыштан соң үзгәртү

 
АКШ президенты Р. Рейган белән. Токио, 09.11.1983

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, Кытай, Тайвань, Корея, Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре халкы Хирохитоны «Азия Гитлеры» дип атап, хәрби җинаятьче буларак хөкем итәргә чакыралар. АКШ президенты Гарри Трумэн да, союздаш илләр башлыклары да шундый фикердә була. Ләкин Япониядәге Америка оккупация хакимияте башлыгы генерал Дуглас Макартур Хирохитоның император булып калуына ирешә. 1946 елда Япониядә конституцион монарх титулы кабул ителә.

Вафатына кадәр (1989) Хирохито Япониядә һәм чит илләрдә күп йөри, Япониянең дипломатик имиджын күтәрүдә сизелерлек өлеш кертә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Япония, Бельгия, Бруней, Алмания, Бразилия, Норвегия, Греция, Швеция, Дания, Польша, Испания, Бөекбритания, Финляндия, Таиланд һ.б. илләрнең дәүләт бүләкләренә лаек була.

Шәҗәрә үзгәртү

(122) Мәйҗи
 
(123) Тайчо
 
(124) Чова
 
(125) Акихито
 
Нарухито
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Ясухито
 
 
Масахито
 
 
Фумихито
 
Хисахито
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Нобухито
 
 
Томохито
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Такахито
 
 
Йосихито
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Норихито
 


Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү